+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
6 июль 2021, 18:40

Торатау туристларны җәлеп итсен өчен

"Шулай итеп, без үзебезнең Торатауга экологик баскыч төзергә ниятлибез", - дип язган республика Башлыгы социаль челтәрләрдә.

"Шулай итеп, без үзебезнең Торатауга экологик баскыч төзергә ниятлибез", - дип язган республика Башлыгы социаль челтәрләрдә.
"Ә моның алдыннан шиханда археологлар эшли. Тарихи-мәдәни экспертиза безгә бик кирәк, ул шиханның торышын дөрес бәяләргә мөмкинлек бирәчәк. Моның алдыннан берничә ай мәсьәләне галимнәр, экологлар, геологлар, биологлар һәм урындагы халык белән хәл иттеләр. Эшкә Русия Фәннәр академиясе белгечләре дә кушылды. Без табигатебезгә бернинди зыян китермәячәгебезне расларга тиеш.
Торатау федераль дәрәҗәдә саклана, һәм аның һәр сантиметры аерым әһәмияткә ия. Барлык геологик кыйммәтле участоклар, сирәк үсемлекләр үсә торган зоналар, кошлар оя корган урыннар, туфрак торышы исәпкә алына. Хәзер экосукмаклар турында. Ул уңайлы булырга тиеш, өстәвенә, яшь һәм көчлеләр өчен генә түгел.
Аны Торатауның көнчыгыш һәм төньяк якларыннан 1000 метр тирәсе озынлыкта салырга планлаштырабыз.
Юлда эскәмияле күзәтү мәйданчыклары булачак, һәм балалар белән һәр гаилә акрынлап, ял итеп, югарыга күтәрелә алачак. Торатау тавы янында урнашкан визит-үзәктә дә без күрсәтеләчәк хезмәтләрне арттырабыз. Безнең республика эчке һәм халыкара туризмны җәлеп итү урынына әйләнергә мөмкин. «Торатау» геопаркын төзекләндерү - бу максатка конкрет адым".
Фото: "ВКонтакте"
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: