+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
12 июль 2021, 10:07

Хөрмәткә һәм мактауга лаеклар!

Кушнаренко төбәгенең күркәм гаилә пары Зөлфирә һәм Ринат Гариповлар матур юбилеен билгеләде.

Хөрмәткә һәм мактауга лаеклар!
Хөрмәткә һәм мактауга лаеклар!
Кушнаренко төбәгенең күркәм гаилә пары Зөлфирә һәм Ринат Гариповлар матур юбилеен билгеләде.

Һәр кешенең тормышында картада гына түгел, бәлки аның күңелендә дә урын алган төбәк була. Ул – кече Ватан. Туган җиренә, үз иленә зур мәхәббәт нәкъ шуннан башлана. Һәркемнең борчылулардан арына, дөнья мәшәкатьләреннән хәл җыя торган почмагы бардыр дип уйлыйм.
Ринат Гарипов өчен андый почмак Чәрмәсән елгасы буендагы Купай авылы була һәм әлегәчә шулай булып кала. Биредә аның ата-бабалары яшәгән, балачагы һәм яшьлеге шушында үткән. Бәлки, шуңадыр да ул атна саен гаиләсе белән Уфадан кайта һәм җирдә казына. Туган йорты янында әтисенең 100 еллык юбилеена, Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышлап, тыл геройлары, сугыш балалары һәм әтисенә матур һәйкәл төзеткән. Ул әлегә бөтен тирә-якта тыл эшчәннәренә һәм сугыш балалары хөрмәтенә куелган бердәнбер һәйкәл. Һәйкәлле матур йорт һәркемне үзенә тартып торган кебек.

Миңнекамал һәм Хәтмулла Гариповлар гаиләсендә биш бала: Фәнил, Фәния, Рамил, Фәнүзә һәм Ринат үсә. Төпчек улларына унөч яшь бул­ганда әниләре вафат була. Әтиләре икенче группа инвалид булганлыктан, хуҗалык эшләре малай иңнәренә ята. Ул мал карый, ике сыерны сава, бакчаны карый, кер һәм идән юа, ашарга әзерли. Өйгә бирем­нәрне мәктәптә эшләп кайта. Хәтмулла Гарипов районда иң яхшы сөт җыючыларның берсе була. Хез­мәттәге казанышлары өчен ул “Москвич” автомобиле белән бүләкләнә.
Ринат мәктәптә яхшы өлгәшә, сыйныфларында утыз тугыз укучы була. Римма Йосыпова, Суфиян Садыйков һәм Ринат Гарипов тик дүртле һәм бишле билгеләренә укыйлар.
Беренче укытучысы Фәридә Баешева, мәктәп директоры Шамил Вәлиев, колхоз рәисләре Шәүкәт Садыйков һәм Рифкать Сәлахов егетнең тормыш остазларына әвереләләр.
Урта белем турында аттестат алганнан соң Ринат Гарипов элем­тәче булып эшли башлый. Армиягә чакырылгач, Ерак Көнчыгышта разведка ротасында хезмәт итә. Конституцион бурычын намус белән үтәп, Башкорт авыл хуҗалыгы институтына укырга керә, төркем старостасы була, югары стипендия ала. Дипломлы яшь белгеч, туган авылына кайтып, бригаданы җитәкли, аннары “Победа” колхозының баш агрономы итеп тәгаенләнә. Хуҗа­лыкта бик күп сыер малы, дуңгызлар, атлар, тавыклар асрала. Игенчелек ныклы үсешкән хуҗалыкта басулар мул уңыш бирә. Күп күләмдә авыл хуҗалыгы продукциясе җи­тештерелә һәм дәүләткә сатыла. Биш мең баш сарык асралган Купай фермасы республикада иң ях­шыларның берсенә әверелә.
“Победа” колхозы КПСС Үзәк Комитеты, СССР Югары Советы Президиумы, СССР Министрлар Советы, ВЦСПСның Мактау билгесенә лаек була.
Язмыш Ринат Хәтмулла улын Уфа шәһәренә алып китә. Биредә ул Октябрь районының торак-коммуналь хуҗалыгында мастер, өлкән мастер, директор, трест идарәчесе булып хезмәт сала. Аның кул астында 1800дән артык кеше эшли. Ринат Гарипов үзен һәрвакыт гадел, ярдәмчел, яхшы күңелле кеше итеп күрсәтә, белемен һәм тәҗрибәсен кызганмый эшли. Беренче карашка артык таләпчән булып күренсә дә, бик аралашучан була. Җитәкче кешеләрне үз тирәсенә туп­лый белә, аларны авырлыклар алдында каушап калмаска, киртәләрне җиңәргә өйрәтә, коллектив әгъзалары турында хәстәрлек күрә. Күпләр үзләрен Ринат Хәтмулла улы белән очраштырганы өчен язмышларына рәх­мәтлеләр, әле дә аның белән күрешеп, киңәшләшеп торалар.
Югары оештыру сәләте, җитәкче таланты, һөнәри сыйфатлары өчен аны Кушнаренко район хакимияте башлыгы итеп сайлыйлар.
2001 елда Кушнаренко авылында балалар өчен парк ачыла һәм биш мең төп чәчкә утыртыла, лимонад, кымыз җитештерү җайга салына. Кечкенә рестораны булган стадионны төзү тәмамлана. Кичләрен анда яшьләр ял итә, дискотекалар үткәрелә. Шушы ук елны Шәрип – Первушино юлын ремонтлау тә­мамлана, анда асфальт түшәлә. Уфа – Первушино маршруты буенча автобус хәрәкәте ачыла.
Первушино авылына газ кертелә. Гомәр авылында күпер төзелә. Альберт Әхмәтшинның иганә ярдәме белән таудагы ТУ-124 урынына
АН-26 самолеты урнаштырыла. Һәр елны ашлык кабул итү пред­приятиесенә яңа уңыш төягән “кызыл олау”лар оештырыла. “Куляшка” аучылык стационары ачыла. Районның барлык юл буе урман полосалары тәртипкә китерелә. Алар оешмаларга беркетелә. Кушнаренко авылында тегермән һәм ашлык ваклагыч сафка кертелә. Яшь гаиләләр өчен күп фатирлы йорт файдалануга тапшырыла. Шәрип авылында табиб амбулаториясе ачыла. Районда кәрәзле элемтә эшли башлый. Ринат Гарипов җитәкчелек иткән чорда районда ике базар ачыла, ун гектарда теплица төзелә, авылларга газ кертү буенча нәтиҗәле эш алып барыла.
2004-2005 елларда мәдәният-спорт комплексына, клуб һәм мәктәпләргә, авыл хуҗалыгы техникумы һәм училище биналарына капиталь ремонт ясала. Педучилище һәм Көнчыгыш икътисад университеты базасында югары уку йортлары филиаллары, ике техникум ачыла – уку йортлары саны җидегә җитә. “Белоречье” футбол клубы оештырыла, ул берничә тапкыр республика чемпионатында призлы урыннар ала. Район җитәкчеләренең өч буын вәкилләре белән очрашуы үткәрелә. Музей яңартып корыла. Район үзәгендә һәм авылларда социаль-җитештерү участокларын саклап калу һәм үстерүгә зур игътибар бирелә. Кушнаренко – Чишмә, Кушнаренко – Чакмагыш республика юлларына һәм Первушино, Солтанай, Бакай, Калтай, Яңа Кормаш авылларына кадәр урындагы әһәмияттәге юлларга капиталь ремонт ясала, стелалар куела.
2005 елдан башлап Ринат Хәтмулла улы Уфа шәһәренең Дим районы торак хуҗалыгының алыштыргысыз директоры булып эшли һәм соклангыч нәтиҗәләргә ирешә. Ул күп медальләр, Русия һәм Башкортстан министрлыклары, шәһәр һәм районнарның бихисап Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Дәүләт архивларыннан унтугызынчы буынга кадәр ата-бабаларын һәм әнисе ягыннан йөзләрчә туганнарын эзләп таба. Шул мәгълү­матлардан күренүенчә, ыруга нигез салучы Сәет-Әхмәт 1298 елда ясак җыю өчен Урдадан Темников + Мокшага килә. Аның оныкачы Когыш улы Бихан (1489-1510) Темниковта князь, аның улы Тениш (1539-1588) воевода була. Аннан соң нәселне дәвам итүчеләр – Еники, Елмәмәт, Сәфәр, Хан, Хантимер, Сөләйман, Янбахтин, Әбделсәләм, Ибраһим, Исмәгыйль, Мөхәммәтгәрәй, Сәет­гәрәй, Миң­лекамал, Хәмәтзариф, Хәтмулла, Ринат, Руслан, Рөстәм, Зарема.
Ринат Хәтмулла улының тормыш иптәше Зөлфирә Зәйнетдин кызы укытучы, Башкорт икътисад колледжы филиалы директоры була. Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы, “2012 елның иң яхшы мәктәп директоры” Бөтенрусия конкурсы лауреаты, күп Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Гариповлар ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Алар җаваплы вазыйфаларда хезмәт салалар. Әти-әниләрен өч онык белән сөен­дерделәр.
Ринат Хәтмулла улы һәм Зөлфирә Зәйнетдин кызының юбилейлы гомер юлы (аларның икесенә дә 65 яшь, апрельдә Рубин туйлары булды) фидакарь хезмәт, максатка омтылучанлык, гаилә кыйммәтләре ныклыгы, үзара ихтирам, мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге булып тора.
Аларга безнең районны үстерүгә керткән өлешләре өчен аеруча рәхмәт әйтәсе килә. Көндәлек фидакарь хезмәтләре хөрмәткә һәм мактауга лаек. Без Ринат Хәтмулла улын талантлы җитәкче-оештыручы, үз эшен яратучы һәм гадел кеше буларак беләбез.
Зөлфирә Зәйнетдин кызы зирәк укытучы, җитәкче һәм гаилә учагын саклаучы буларак танылды.
Аларның юбилей шатлыгын уртаклашып, ныклы сәламәтлек, озын гомер, тугры дуслар, балалары һәм оныкларының шат елмаюын, якын­нарының чын сөюен телибез.

Фәйләс МУЛЛАГАЛИЕВ,
Кушнаренко районының шәрәфле шәхесе, 1980-1990 елларда КПСС райкомының беренче секретаре, Җәмәгать палатасы һәм район ветераннар советы әгъзасы, көмеш волонтер.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: