Ни аяныч, җәйге чорда алар катнашлыгында булган күңелсез вакыйгалар һәм фаҗигаләр саны сизелерлек арта.
Башкортстанның төрле почмакларында балалар тарыган күңелсез вакыйгалар турында хәбәрләр килеп кенә тора. Җәйнең иң кызу чоры, каникуллар әле тагын ай ярым дәвам итәчәк, һәм калган вакыт һәркемгә шатлык кына китерсен иде. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты белгечләре белән берлектә әзерләнгән түбәндәге язма сезне һәм якыннарыгызны, бигрәк тә сабыйларны, бәладән курчаларга ярдәм итәр дигән ышанычта калабыз.
Суга баталар
Шаран районында 13 яшьлек ике кыз батып үлгән. Иртән алар туганнарына, велосипедта йөрибез, дип чыгып китә, ә кичен әйләнеп кайтмыйлар. Балаларның әйберләрен буа буенда тапканнар. Бер кызның мәетен судан шунда ук алып чыкканнар, икенчесенекен коткаручылар икенче көнне ярдан дүрт метр эчтәрәк тапкан.
Быел Башкортстанда инде 13 бала батып үлгән! Бу — мәктәп сыйныфының яртысы, дигән сүз.
Күңелсез статистика күрсәтүенчә, нигездә, караучысыз калган балалар су төбенә китә.
– Күпләр балалар белән берәр хәл була калса, алар ярдәмгә чакырыр, дип уйлый. Бу алай түгел. Балалар тавыш-тынсыз һәм сиздермичә генә бата. Су йота да төпкә китә. Шуңа күрә аларны биш минутка да караусыз калдырырга ярамый. Хәтта бер минутка да, – ди Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты авария-коткару хезмәтенең үзәк эзләү-коткару отряды җитәкчесе Денис Габдрәхимов.
Урманда адашалар
Ел башыннан 10 бала югалган, алар барысы да табылган. Шушы елның маенда Стәрлетамак районы урманында тугыз яшьлек малай юкка чыга. Коткаручылар шунда ук аны эзләүгә керешә. Бәхеткә, малай үзе юлга чыга, узып баручыларга мөрәҗәгать итә һәм алар аны полициягә китерә. Ә шушы көннәрдә Белорет районындагы Алсу кыя янында биш яшьлек бала югалган. Аны әти-әнисе тапкан. Ә бит балаларның урманда төн буе, хәтта ки берничә көн адашып йөргән очраклары да күп булды!
Коткаручылар менә нинди киңәш бирә:
— Балага ачык төстәге әйберләр кидерегез, бу аны күздән яздырмаска ярдәм итәчәк, чөнки бу очракта ул ерактан ук күренеп торачак. Җәен яшел яки кара төстәге кием кимәскә тырышыгыз. Кием җиңенә һәм чалбарга яктылык кайтаргычлар тегегез — бу караңгыда баланы күрү мөмкинлеген арттыра. Баланың һәрвакыт үзе белән зарядка алган телефоны булсын, аның буенча ул шалтырата һәм ярдәм сорый алачак. Элемтә булмаса, 112 телефонына шалтыратырга мөмкин;
— Бала урманда адашкан очракта аңа берничә гади кагыйдәне төшендерү мөһим. Иң мөһим кагыйдә – бер урында калу. Әгәр даими рәвештә хәрәкәт итәсең икән, бик ерак китәргә мөмкин. Урманда баланы эзләүче кешеләр бик акрын хәрәкәтләнә, әмма алар, һичшиксез, ярдәмгә киләчәк;
– Берүзеңә бик куркыныч булмасын өчен агачны кочакларга мөмкин. Хәрәкәт итә алмасалар да, алар да тере бит. Агач белән сөйләшергә, аның янында утырырга, аңа сөялергә мөмкин. Ә менә кыргый хайваннарга якын килергә һәм бигрәк тә аларны сыйпарга ярамый. Киресенчә, алардан ераграк торырга кирәк. Кыргый хайваннар инфекция таратучы булырга, үзләрен яисә балаларын яклап, балага һөҗүм итәргә мөмкин;
– Ашарга яраклылыгына тулысынча ышанмаган әйберләрне авызга алырга ярамый. Агулануга караганда ач булуың хәерлерәк. Бала белән урман буйлап йөргәндә җиләк-җимешләрне, гөмбәләрне, үсемлекләрне танырга өйрәтегез, алар хакында сөйләгез, ашарга яраклы һәм яраксыз җиләк-җимеш, гөмбәләр арасындагы аермаларны күрсәтегез;
– Бала кайда урнашканлыгы турында белгертсен. Кычкырырга, сыбызгы сызгыртырга (балалар хәзер сумкалар белән йөрергә ярата, анда сыбызгы салыгыз) мөмкин. Төнлә бу өстәмә рәвештә кыргый хайваннарны да куркыта.
Электр шаяруны гафу итми
Шушы көннәрдә Туймазы районы дәваханәсе реанимациясенә куллары нык пешкән 10 яшьлек малайны китергәннәр. Тәүге мәгълүматлар буенча, малайлар футбол уйнаган, туп трансформатор щитына эләккән. Бала тупны алырга менгән һәм аны ток суккан. Шаһитлар ашыгыч ярдәм чакырткан.
Без беркайчан да балаларның сак кына йөрүенә һәм беркайда да менмәүләренә ирешә алмаячакбыз, моның кирәге дә юк – үзебез дә шундый булдык. Әмма аларны игътибарлылыкка өйрәтергә тиешбез. Электр чыбыгына кагылырга кирәкми, тимер казыклар калкып торган җирдә сикерергә ярамый, төзелеш мәйданчыгы буенча йөгерү һәм түбәгә менү катгый тыела. Болар барысы да бик мавыктыргыч булса да, үлем белән яный.
Кояш та аямый
Быелгы җәй, балалар бәхетенә, аномаль эссе булды – көннәр буе урамда йөрергә мөмкин. Тик назлы һәм җылы кояш бер мизгелдә куркыныч һәм мәкерле дошманга әйләнергә һәм кояш сугарга да мөмкин. Моны булдырмас өчен уңайлы, иркен кием-салымда йөрергә һәм мотлак баш киеме кияргә кирәк. Иң яхшысы — ак төстәгене! Һәм, һичшиксез, бик күп су эчәргә кирәк. Тик барысы да бер шешәдән түгел.
Ихатада яисә пляжда йөргәндә хәл кинәт начарая, баш әйләнә, тән кызара икән, мөмкин кадәр тизрәк күләгә һәм салкын урынга керергә, су эчәргә, ә хәл бөтенләй мөшкелләнсә, өйгә кайтып, табиб чакыртырга кирәк. Бу каникулларның калган көннәрен дәваханәдә үткәрүдән яхшырак.
Янгыннар гомерләрне өзмәсен!
Ел башыннан янгыннарда сигез бала үлгән. Кайчагында сезнең белән безгә турыдан-туры берни дә бәйле түгел — яшен суга, электр көчәнеше сикерә, очкын төшә... Без янгынның балаларның ут белән шаяруы аркасында кабыну очраклары турында торган саен сирәгрәк ишетәбез, хәер, анысы да булгалый. Әмма янгыннарда балалар һәлак булуы турында күңелсез статистика артканнан-арта.
Без стихия белән идарә итә алмыйбыз, әмма өйдә күптән яңарту таләп ителгән электрүткәргечне алмаштыра, розеткаларны һәм сүндергечләрне төзәтә, һәр бүлмәдә гадәттән тыш хәл булган очракта тавыш бирүче янгын хәбәрчесен куя алабыз — мондый җайланмалар 200 сум тора, әмма йөзләгән баланы коткардылар инде! Ә иң мөһиме — балаларга аларның гомере һәм сәламәтлеге дөньядагы барлык уенчыклардан да кыйммәтрәк булуын төшендерергә кирәк. Әйберләрне коткарырга түгел, иң мөһиме — янган йорттан исән-имин чыгып котылырга кирәк! Һәм алга таба яшәргә.