Мәгърифәтче Гали Чокрыйның дәвамчысы Рәмия Сәгыева нәсел шәҗәрәсен өйрәнү юнәлешендә максатлы эш алып бара.
Агымдагы елда Тәтешле төбәгенең горурлыгы булган күренекле шәхесләре, әдәби һәм мәдәни тарихыбызда зур урын алган, халыкка хезмәт итүнең гүзәл үрнәге булган күренекле шагыйрь-мәгьрифәтчеләребез Гали Чокрыйның тууына — 195, аның улы Гарифулла Киековның тууына 160 ел тула. Шул уңайдан Гали Чокрыйның иҗатын өйрәнүгә һәм яктыртуга күп көч салган, аның нәселенең дәвамчысы, үзе дә шигырьләр һәм публицистик мәкаләләр язучы Рәмия Сәгыева турында бәян итмәкчемен.
Рәмия Батыр кызы – укытучылар династиясен дәвам итүче. Йосып авылында туып-үсеп, урта мәктәп, институт тәмамлап, бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлый ул. Хезмәт юлының күп өлеше Тәтешле балалар иҗаты үзәге белән бәйләнгән. 20 елга якын аның алыштыргысыз җитәкчесе, туган якны өйрәнү буенча методист, башкорт, урыс телләре укытучысы булып лаеклы ялга чыга ул. Туган якны өйрәнү музеен булдыруга зур өлеш кертә.
Кечкенә чагыннан Рәйхана картыйсы аңа үзенең картәтисе Мөхәммәтгали (Гали Чокрый) турында сөйли, гарәп телендә язылган кулъязмаларыннан аның шигырьләрен тыңлап үсә.
Район күләмендә уздырылган чараларда Рәмия Батыр кызы һәрвакыт теләп катнаша. Аеруча бабасы Гали Чокрый иҗатын тирәнтен өйрәнүгә бөтен көчен, белемен сала, төрле очрашуларда, җыеннарда шагыйрьнең иҗатын тасвирлап, халык алдында чыгышлар ясый, альбомнар төзи, папкалар туплый.
Шагыйрьнең туган авылы Иске Чокырда Гали Чокрыйның йорт-музеен ачканда беренчеләрдән булып ярдәм кулы суза, бик зур рухи кыйммәткә ия байлык — фотографияләр, кулъязмалар, экспонатлар тапшыра. Һәр экспонат зур әһәмияткә ия. Музейга килгән белгечләр бу турыда сокланып сөйли. Шулай ук шәҗәрә төзүдә ярдәм итә. Картәтисе Гыйниятула (Ахунҗан) ишан алдынгы карашлы булган, 4 тапкыр хаҗга барган, халыкны дәвалаган, туган авылы Иске Чокырда урыс мәктәбен ачкан. Рәмия ханым, бу изге затның тормыш юлын өйрәнеп, аның турында альбом төзеп, район һәм Иске Чокыр музеена бүләк итә. Шулай ук Аксәет авылында бабасының каберенә тактаташ куюда ярдәм күрсәтә.
Күптән лаеклы ялда булуга карамастан, аңарда илһам чыганагы ургылып тора. Ул җәмәгать эшендә җаны-тәне белән кайнап яши. Рәмия ханым районда оештырылган “Агинәйләр” оешмасы рәисе, район Ветераннар советы секретаре вазыйфаларын башкара. Тәтешле үзәк китапханәсендә оештырылган ”Сөембикә” хатын-кызлар клубының һәм “Илһам” әдәби клубының актив агъзаларының берсе булып тора. Анда уздырылган “түгәрәк өстәл”ләрдә, шагыйрьләр белән очрашу кичәләрендә бик теләп катнаша, яңа каләм тибрәтә башлаган шигърият сөючеләргә киңәшләрен бирә.
Шигырь язу таланты әти-әнисе тарафыннан да күчкәндер, чөнки алар да – шигырь жыентыклары бастырып чыгарган әдипләр. Батыр Дәүләтгәрәй улы Әнгам Атнабаев премиясенә лаек булды. Рәмия Сәгыеваның шигырьләре, мәкаләләре дә еш кына матбугат битләрендә басылып тора. Район тарихын өйрәнүгә дә зур өлеш кертә Рәмия Батыр кызы. Асауды балалар йорты, пионер лагере, Пионерлар йорты, пионер һәм башка оешмаларның тарихын язып, гәзит битләрендә чагылдыруы — моңа ачык дәлил.
Башкортстаннан, Татарстаннан, Пермь өлкәсеннән килгән, Гали Чокрый иҗатын тирәнтен өйрәнүче гыйльми хезмәткәрләр белән туплаган материаллары, фәһемле киңәшләре белән бик теләп уртаклаша бу кунакчыл ханым, чөнки алар аның йортында еш була.
Актив хәбәрче, халык алдында тирән ихтирам яулаган, туган якны, үзенең нәсел шәҗәрәсен өйрәнүгә һәм яктыртуга бөтен гомерен багышлаган һәм күп көч сарыф иткән Рәмия Батыр кызына иҗади уңышлар телибез!
Альбина Әхмәтҗанова.
Тәтешле районы.