Русиядә башка бик күп сирәк телләр бар. Халык исәбен алу экспертларга мондый телләрне саклау һәм үстерү юлларын бәяләргә, ярдәм программаларын эшләргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, 2010 елда орочи этносының 482 һәм алеутның 595 вәкиле исәпләнгән. Безнең илдә чукча телен хәзерге вакытта һәр өченче чукча (15862дән 4563), эскимос телен — һәр дүртенче эскимос (1737дән 456), коряк телен һәр бишенче коряк (7949дан 1460) белә.
Шул ук вакытта вепс телен һәр икенче вепс белә (5934тән 2362), абазин телен күпчелек абазин (42695тән 34699) белә.
Ике ел элек илдә милли телләрне өйрәнү һәм укыту буенча зур сөйләшү узды. Белем бирү программалары үзгәртелде, ә туган телләрне өйрәнү мәсьәләләре дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру стратегиясендә өстенлекле юнәлеш итеп билгеләнде. Нәтиҗә буларак, 2012 елда Русия халыкларының 85 теле укытылса, хәзер аларның саны 105кә җитте.
Дөньяда ел саен берничә йөз тел юкка чыга. Бу — гомуми процесс. Әмма безнең дәүләтнең сәясәте телләр күптөрлелеген саклап калуга һәм үстерүгә юнәлтелгән. Һәм Бөтенрусия халык санын алу аны нәтиҗәлерәк үстерү мөмкинлеге бирә.
Соңгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, үз милләтенең телен белүнең иң югары күрсәткечләре түбәндәгечә: урыслар (99,9), чеченнар (94), кабардалар һәм якутлар (86 процент).
Гөлия МӨГАЛЛИМОВА.