...Башта ук шуны белдерәсем килә: туган авылым мәчетендәге семинар барышы турында хәбәр язарга мин дәүләт һәм дини басмалардан йөкләмә алмадым. Залда мин гади тыңлаучы сыйфатында гына утырдым: кулымда каләм-блокнот та юк иде. Бик озынга да сузылмаган, артык кыска да булмаган сөйләшүдән соң, барыбыз да ишек алдына чыктык. Семинарга, ягъни Тәкәрлек авылы мәчетенең эшчәнлеге белән танышырга тирә-яктан уннан артык мәчеттән имам-хатыйблар килгән иде. Менә алар саф һавада ишеткән-күргәннәре белән ихлас уртаклаша. Мин дә икәү-өчәү басып торганына сорау бирдем: “Ничек, семинар ошадымы? Имам-хатыйб Рәфыйк Галиевтан үрнәк алырлык тәҗрибәләр булдымы?” “Ә-ә, Рәфыйкмы? Ул — имам-хатыйб кына түгел, бу авылның губернаторы дәрәҗәсенә күтәрелгән шәхес. Дини һәм дөньяви мәсьәләләрне бер тезгендә тотып хәл итүче җитәкчегә әйләнгән ләбаса!” — дигән җавап мине хәйран калдырды, авылдашымның абруе югары булуына шатлык тойгылары кичердем. Машинага утырып, юлдан кайтканда да, “губернатор” вазыйфасы миңа күп нәрсәләрне искә төшерергә, баштан кичерергә мәҗбүр итте.
Имам-хатыйб Рәфыйк белән минем яшь арасы 20 ел. Мин авылдан һәм районнан Уфага күчеп киткән 1961 елда дөньяга килгән ул. Әти-әнисен бик яхшы беләм. Әхмәтзәки абзый колхозда һәм районда елның-елында иң алдынгы комбайнчылар сафында булды. Әнкәсе Факыя апа колхоз эшен алып баруы өстенә дүрт кыз һәм бер ул (ягъни Рәфыйк) тәрбияләп үстерде. Эшсөяр һәм үрнәкле гаилә авылыбызның һәр өендә яратып һәм мактап искә алына иде.
Атаклы механизатор улы, киләчәккә һөнәр сайлау иркеннән файдаланып, терлекчелек тармагына йөз бора һәм Башкорт авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетына укырга керә. Аны бик уңышлы тәмамлап туган районы хуҗалыкларында ветеринария табибы вазыйфасын башкара. Соңгы елларда элекке “Әсән”, “Уңыш” һәм Еникеев исемендәге колхоз биләмәләренә кергән авылларда ветеринария участогына җитәкчелек итә.
Үз буйсынуындагы белгечләр белән авыл хуҗалыгы кооперативларындагы һәм шәхси хуҗалыклардагы малларның мул продукт бирүчәнлеген тәэмин итә алар. Күп еллар дәвамындагы хезмәте өчен Рәфыйк Галиев Башкортстан ветеринария идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Бу аның өчен иртәгә бүгенгедән дә яхшырак эшләргә чакыра торган байрак. Нәкъ шушы урында аның икенче байрагын да искә төшерү бик вакытлы булыр: тиешле дини гыйлем алгач, Рәфыйк Галиев Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин кул куйган танытмага ия була. Мин бу мәгълүматларны ни өчен өчен китерәм? Шуның өчен, чөнки моннан өч ел элек мин “Кызыл таң”да Рәфыйк турында бер сурәтләмә бастырган идем: “Саумы, имам-шагыйрь!” Сүз анда, нигездә, Рәфыйк Галиевның “Тәкәрлек тарихыннан кайбер өзекләр” дип аталган шигъри китабы турында барды. Гәзит материалы бик күп якларда хуплап каршы алынды, әлегәчә имам-шагыйрь турында сорашып торалар: “Шигырьләр язамы?” Миңа кайчак кыен хәлдә дә калырга туры килә, чөнки авторның икенче китабы дөнья күргәнгә дә байтак вакыт үтеп бара, ә укучыга хәбәр итмәгәнбез. Әйткәндәй, икенче китап беренчесенә караганда да калынрак һәм Тәкәрлек тарихын географик яктан тагын да киңәйтебрәк һәм тирәнәйтебрәк җибәрә. Алай гына да түгел, имам-шагыйрьнең поэтик осталыгы яңа офыклар яулый. Сүз уңаенда шуны әйтәм: Рәфыйк көндәлек дөньяда нинди генә чараларда катнашмасын, анда укылган шигъри шәлкемнәр залда утыручыларның берсен дә битараф калдырмый. Кемдер әйтеп торды: зал планлаштырылмаган алкышларга күмелә.
Әйе, ветеринария табиблыгы һәм имам-шагыйрьлеге турында кыскача бәян иттек. Ә кайдан килеп чыкты соң әле Рәфыйк Галиевның — Тәкәрлек авылы мәчете имам-хатыйбының губернаторлыгы? Әллә билгесез авторның атамасына мин ялгыш уралдыммы? Уйланулар, эзләнүләр торган саен хаклыкка китереп чыгарганын үзем сизми дә калдым.
Беренчедән, ягъни иң мөһиме, безгә — үткәндәге яшь буынга — мәчет эшчәнлеген ата-бабаларыбызның совет чорындагы дини тормышыннан аерып карарга кирәк. Качып-посып, бала туу, никахлашу, җомга намазлары уку шөгыльләрен башкаруның социализм төзү белән бернинди дә уртаклыгы булмый. Бүген инде хәл бөтенләй башкача. Күптән түгел имам-хатыйб Рәфыйк миңа бер исемлек тәкъдим итте. Баксаң, анда авылыбыз мәчетенең җитәкче һәм эшче органы составындагы унлап кешенең исем-фамилиясе китерелә. Аны уены-чыны бергә мин политбюро әгъзалары белән чагыштырудан да курыкмадым. Исемлек башында шундый шигъри куплет бар:
Менә шундый команда
Без яшәгән заманда.
Авылны оештыра,
Бәйрәмнәр булыштыра.
Я, берничәсен мисалга китерик. Аксакал дәрәҗәсендәге Мәдәви Рәхимҗанов — ревком рәисе, мәзин Мират Васфетдинов — казначей, Рәшәт Фазлыйәхмәтов — “Яшел беретлар” ансамбле җитәкчесе, Рәлиф Гәрәев — балта, эретеп ябыштыру эшләре өчен җаваплы. Командада эшкуарлар, Уфада яшәп матди ярдәм күрсәтүчеләр, хәтта ки ак әбиләр вазыйфасындагы өлкән хатын-кызлар да бар. Ә аларның берсе — элекке китапханәче Зөләлә Шәйхетдинова белән аерым таныштырып үтәргә кирәк. Хәзер аның төп вазыйфасы — староста. Иң гаҗәбе һәм хикмәтлесе шунда: Зөләлә Әгъзам кызы Тәкәрлек авыл Советы башкарма комитеты белән Еникеев исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы (Тәкәрлек авылы аларга карый) тарафыннан мәчеткә рәсми билгеләнгән староста, ә үз ягыннан мәчет тә аны староста итеп билгели. Бер як та: “Нигә алай?” дип тавыш күтәрми, чөнки староста гүя илче-дипломат, һәр ике якның мәнфәгатен яклый һәм алда торган бурычлар үтәлеше сагында тора.
Менә бит тормыш ничек? Заманында ике-өч бригадирлы, парторглы, комсорглы һәм пионерлы авылда бөтен җитәкчелекне аңлашулар һәм килешүләр нигезендә хәзерге мәчет оештыра. Басулар бармы? Бар. Чәчәргә, чәчүлекләрне тәрбияләргә, урып-җыюны оештырырга кирәкме? Бердәнбер сөтчелек фермасында продукция җитештерү, мал азыгы хәзерләү белән шөгыльләнергә кирәкме? Авыл кешеләренең көндәлек тормышында туган мәсьәләләрне хәл итәргә кирәкме? Кирәк, әлбәттә. Мәчет командасын ничек инде властьларның бөтен эшкә яраклы уң кулы дип атамассың?! Ә имам-хатыйб Рәфыйк бер шигырендә болай ди:
Вазыйфа безнең өстә,
Онытмыйк шуны һич тә.
Мәчет авыл хезмәтен оештыруны, анда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен хәстәрләүне күз уңында тотса, җәен һәм кышын сабантуйлардан ким булмаган дәрәҗәдә бәйрәм чаралары оештыру да шулай ук көн тәртибендә иң мөһимнәрдән санала.
“Яшел беретлар” ансамбле турында искә алган идек. Аның белән Әфган сугышыннан исән-сау әйләнеп кайткан авылдашыбыз Рәшәт Фазлыйәхмәтов җитәкчелек итә. Тәкәрлектә үткәргән концертлары, бер караганда, репетиция генә булып тора. “Яшел беретлар” Башкортстанның барлык район һәм шәһәрләрендә, Русиянең ярты өлешендә чыгыш ясаган һәм әле дә изге сәяхәтләрен дәвам итә. Сентябрь башындагысы Мишкә районында булды. Аңлап торасыздыр: “Яшел беретлар” Рейхстагка җиңү байрагын беренчеләрдән булып кадаучы Гази Заһитов истәлегенә чыгыш ясады. Һәм шунысы: бик күп урамнарда (аеруча мәктәпләрдә) Әфганстанда, Урта Азия һәм Кавказ төбәгендәге сугышларда корбан булганнарга багышлап тактаташлар куелды. Тәкәрлек мәчете командасының иң актив егетләреннән саналган Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшәт Фазлыйәхмәтовка рәхмәтләр яусын. Республиканың танылган сәхнә йолдызлары Ризван Хәкимов белән Радик Динәхмәтов та әледән-әле “яшел берет” киеп алалар икән.
Әйе, төрле-төрле бәйрәмнәр үткәрү кайчандыр шактый тыныч кына яшәп яткан Тәкәрлектә гадәти күренешкә, хәтта вакыйгага әверелгән. Алай гына да түгел, ел саен кабатланып, үстерелеп торганга алар йола дәрәҗәсенә күтәрелгән. Әйтик, “Уңыш”, “Яңа ел”, “Язны каршылау”, “Җәйне озату”, “8 март”, “Угыз”, “Кое” һәм башка бәйрәмнәр авыл халкының календарь бәйрәмнәренә әйләнеп беткән. Алар фотога һәм кинога төшерелә, байтагы район телевидениесенең иң гүзәл сюжетларын тәшкил итә.
Имам-шагыйребез Рәфыйк Галиевның түбәндәгечә әйтергә тулы хакы бар шул:
Менә шулай Тәкәрлек —
Бәйрәмнәре җитәрлек.
Дөньялары нык матур,
Шөкер генә итәрлек.
Тәкәрлек мәчете чын мәгънәсендә заман агышы белән бергә атлый. Дөнья мәшәкатьләрен уртага салып өйрәнү һәм хәл итү көндәлек хәстәрлек булып тора. Авылдагы бер генә йорт та игътибардан читтә яшәми, чөнки һәркемнең бүгенгесе һәм иртәгәсе турында кайгыртучанлык — чын мәгънәсендә авыл властьлары һәм мәчет командасы кулында. Аларның кулы мәрхәмәтле. Аларны дөньяви һәм дини җаваплылык берләштерә. Бәлки, менә шулардан чыгып, тәҗрибә өйрәнергә килгәннәрнең фикеренә кушылып, имам-хатыйб Рәфыйк Галиевны Тәкәрлек губернаторы дип атау дөреслеккә тап килә торгандыр да әле. Дөрес, Конституциябез буенча Русиядә бүгенге көндә 60тан артык өлкә һәм крайны губернаторлар җитәкли. Рәфыйк Галиевны алар чиратына куярга җыенмыйбыз. Әмма кылган гамәлләре, ә алар, халкыбыз әйтмешли, тавык чүпләсә дә бетәрлек түгел. Булсын әйдә, алар нинди генә дәрәҗәле урында тумасын, илгә, халкыңа бирелгәнлек тойгысы белән хәл итүне сорый. Үзенә 60 яшь кенә тулган булса да, дөньяви һәм дини гыйлемнәрне бер-берсенә бәйләп эш иткән, кешеләргә, изгелек кылырга, хезмәт итәргә туган Рәфыйк Әхмәтзәки улы Галиевка фәкать иҗади һәм илаһи казанышлар телик. Ул моңа лаеклы һәм хаклы. Һәм мин аңа, эшлекле образ буларак, күңел түреннән шулай дип дәшәм: Саумы, һөнәрең буенча мал табибы, авылым имам-хатыйбы, имам-шагыйрь һәм Тәкәрлек губернаторы. Бөтен Башкортстанда кулланылганча, “Алга” дип чакырам.
Равил Карамов.
Дүртөйле районы.