+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
13 сентябрь 2021, 10:46

Өйдәге чүп-чарны тышка чыгармыйлар...

Балаларыбызның кем булып үсүе үзебезнең кулда.Ниһаять, балаларыбызны матур итеп киендереп, кулларына гөлләмәләр тоттырып, мәктәпләргә озаттык. 1 сентябрь – ниндидер башлангычларга юл салу, тормышның яңа этабы башланган чор кебек бит ул. Хәзер инде нарасыйларыбызны мәктәпкә озату, каршы алу, бер түгәрәктән икенчесенә йөртү, өй эшләрен эшләргә ярдәм итү һәм башка мәшәкатьләр көтә безне. Әйе, ата-ана белән бала арасында күзгә күренмәгән бәйләнешләр бар. Аның ишекне ачып өйгә керүеннән үк көненең ничек үтүен аңларга була. Тик һәр баланың да тормышы мондый матур вакыйгаларга, әти-әни җылысына гына төренмәгән шул. Җәмгыятьтә яклауга иң мохтаҗ булган кешеләр дә ул – балалар. Статистика мәгълүматларыннан күренүенчә, Русиядә һәр өченче бала әти-әнисе тарафыннан даими рәвештә кыйнала...

Өйдәге чүп-чарны тышка чыгармыйлар...
Өйдәге чүп-чарны тышка чыгармыйлар...
“Ул ышанычлы кешенең туган көнендә булган, чит кешегә бармас иде. Бу аның ахирәте генә түгел, туганы иде”, — дип искә ала ахирәтен мәрхүмәнең дусты.
Бөре районының Питяково авылында булган коточкыч фаҗига бөтен республикага яңгырады. 15 яшьлек укучы кызның гәүдәсен Питяково авылы янындагы чокырда таптылар. Шунда ук аның көчләп үтерелүе ачыкланган. Тиздән бу җинаятьне кылган ике ир-егет тоткарланды. Элек хөкем ителгән 21 һәм 24 яшьлек җинаять­челәр алар.
Кызны 29 августта Баженово авылы зиратында җирләделәр. Үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган, тоткарланучылар үз гаебен таныган.
“Дуван районында яшәүче 28 яшьлек кеше коточкыч җинаятьтә гаепләнә. Егет берничә ай элек үсмер кызны урлаган булган, арытаба ул аны газап­лаган”.
Шушындый язма да күптән түгел социаль челтәрләрдә таралды.
Тикшерү фаразы буенча, өч ай дәвамында яшь егет 17 яшьлек кызны мәсхәрәләгән. Атап әйткәндә, ул аны тимерле каеш белән кыйнаган.
Беркөнне гаепләнүче кызны урамда башка егет белән күргән. Билгеле, бу хәл аны чыгырыннан чыгарган. Ул кызны төрлечә куркытып, автомобильгә утырырга мәҗбүр итә. Дөрес, кыз аңа каршы да килә алмаган, чөнки егет аның башына бик нык итеп суккан. Тастүбә авылыннан 19 чакрым ераклыктагы яланга алып чыгып, ул янә аны бик каты кыйный. Арытаба ул кызны шушы җирдә ташлап, кайтып китә.
28 яшьлек ир-ат үз гаебен тулысынча таный.
Бу республикада соңгы чорда гына кылынган авыр җи­наятьләр. Алар бу кадәр шау-шу тудыргач, җинаять­челәргә, һичшиксез, тиешле җәза бирелер дияргә кирәк. Ә күпме шундый хәлләр ачыкланмый кала?..
Белгечләр, психологлар, табиблар әйтүенчә, балаларны кыйнау, көчләү очраклары арта бара. Кайберәүләр урамда, мәктәптә шундый хәлләргә дучар булса, икенчеләре гаиләдә даими мыскыллауга түзеп яши. Күп очракта бала әти-әнисеннән зарланып берәүгә дә сөйләми. Гаиләдә даими рәвештә кыйналып торуны аның тәнендәге күгәргән эзләрдән генә белеп була. Ә эз һәрвакыт калмаска да мөмкин. Янә дә шул: әгәр бала ике, өч яшеннән даими рәвештә җәберләүгә, кыйналуга дучар ителә икән, тора-бара ул моны гадәти хәл дип кабул итә башлый. Андый балалар үз-үзләрен түбән бәяли, яшьтәшләре белән уртак тел тапмый.
Иң зур проблема – үги әти, үги әни белән үскән балалар. Еш кына малай-кызлар үги ата тарафыннан җәберләүгә, җенси яктан мыскыллауга дучар була. Һәм иң аянычы – балалар бу фаҗига турында берәүгә дә сөйләми.
Уфада яшәүче биш яшьлек малай үги әтисе тарафыннан күп тапкырлар мыскыллауга дучар булган. Малай авырып киткәч, дәваханәгә салганнар. Менә шунда тикшеренү узганда табибларда шик туган да инде. Сораштыра торгач, үги әтисе, әнисе белән аралашканнан соң гына әлеге җинаять ачылган. Ә биш яшьлек баланың бу турыда кемгәдер әйтергә башына да килмәгән. Тагын шунысын да әйтергә кирәк — балаларга карата мондый вәхшилекне күп очракта якыннары кыла: үги әтисе яки әти-әнисенең берәр олы ир туганы... Андый эшләр, гадәттә, озак тикшерелә, чөнки четерекле мәсьәлә. Психикасына зыян китермичә, булган куркыныч хәлләр турында баланы сөйләтергә кирәк бит. Мондый җинаятьне дәлилләү дә авыр.
Белгечләр мәгълүматларына караганда, 2019 елда илдә 107 571 бала зыян күргән дип табылган. Тик­шеренүдә абсолют күрсәткеч буенча барлык субъектлар арасында лидерлар булып Чиләбе һәм Кемерово өлкәләре, Свердловск өлкәсе һәм Пермь крае тора. Монда зыян күргән балигъ булмаганнар саны 3 мең кешедән артып киткән. Башкортстанда да күрсәткечләр мактанырлык түгел.
Зыян күрүче дип танылган 100 бала теркәлгән өлкәләр исемлегенә Ингушетия, Чукотка һәм Ненец автономияле округлары, шулай ук Чечен Республикасы кергән. Аңлашылуынча, монда балаларга кул күтәрү бик сирәк күренеш.
“Өйдә көч куллану проблемасы аерым игътибарга лаек, күпчелек очраклар теркәлми, һәм, махсус закон булмау сәбәпле, дәүләт статистикасында чагылмый. Шул ук вакытта рәсми булмаган чыганаклар Русиядә бу проб­леманың киң таралуын күрсәтә (ру­сиялеләрнең 7 проценты гаиләдә балаларга кул күтәрү шаһиты булган, ә 19 проценты үз күзе белән күрмәсә дә, шулай икәнлеген белә)”, — ди экспертлар.
Тикшеренүдә 2017-19 елларда балигъ булмаганнарның җенси кагылгысызлыгына һәм җенси ирегенә каршы җинаятьләр санының артуы билгеләнә (13487 – 14755 очрак). Шулай ук шундый җинаятьләрнең балигъ булмаганнар тарафыннан кылыну очракларының артуы күзә­телә (2017 елда 425 очрак, 2019 елда — 618). Мондый мәгъ­лүматлар балалар омбудсмены Анна Куз­не­цованың тулаем Русиядәге хәл турында докладында китерелде.
Белгечләр билгеләвенчә, балигъ булмаган балага карата гаилә әгъзасы тарафыннан кылынган авыр җинаять­ләр күрсәткече 2017 елда 454 очрак теркәлгән. Ә 2019 елда алар саны 585кә кадәр арткан.
Моның сәбәбе, башлыча, гаилә­ләрдәге конфликтларга кайтып кала. Ә мәктәпләрдә хәлләр ничек соң? Башкортстанда яшәүче 60 процент бала яшьтәшләре тарафыннан бер тапкыр булса да эзәр­лекләнгән.
Буллинг һаман да тамырларын корытмый. 2019 елның мартыннан республикада бу мәсьәләләрне хәл итү һәм мәктәпләрдә эзәр­лекләүләрне кисәтү белән махсус эшче төркем шөгыльләнә. Бу проблемага зур игътибар булуга карамастан, куркыныч нәтиҗә­ләргә китергән очраклар да булып тора.
Уфада яшәүче Анжелика Лазарева белән булган хәлне генә искә төшерик. 11 яшьлек кыз НТВ федераль телеканалында “Ты супер!” телепроектында булганнан соң, эзәрлекләү объектына әверелә. Балалар арасында көнчеллек еш күзәтелә. Мәктәптә бары “бишле” билгеләренә генә укыган укучылар да мондый мыскыллауларга еш дучар була. Әмма Анжелика белән булган очрак моннан да катлаулырак булып чыга. Эфирда кызның тәрбиягә алынган булуын да атыйлар. Бу сүзләр яшьтәшләренә аны мыскыл итү өчен сәбәп булды. Сыйныфташлары аны ятим булган өчен үрти башлый. Шул ук вакытта, укытучылар да хәлне үзгәртә алмый. Моннан тыш, низаглашучы балалар һәм аларның ата-аналары белән уртак сөйләшү вакытында социаль педагог, психолог, бер малайны ачуландырган өчен кызга гафу үтенергә тәкъдим итә. Имеш, Анжелика ул малайны кыерсыткан. Киңкүләм мәгълүмат чараларында моның турында материал чыкканнан соң, Анжеликаны тәрбиягә алган әнисен мәктәпкә чакыртып, кискен сөйләшеп, алар аркасында уку йорты­ның абруена тап төшүдә гаеплиләр. Кызганычка каршы, бу уку йорты шундый укучы тәрбияләве белән түгел, ә, киресенчә, аны җәберләү белән “дан” яулады. Мондый хәлләр турында бик күп язарга мөмкин. Берәүләр яшь­тәшләреннән җәбер­ләнсә, икен­челәрне укытучылар үзләре үк кыерсытырга да кыенсынмый.
Һәрберебез балаларыбызны көтеп алган. Безгә алар бик кадерле. Гомеребезнең бик аз өлешен алар белән бергә үткәрәбез. 15-16 яшьтә аларның үз тормышы башланса, 21-22гә җиткәндә инде төп йорттан чыгып та китәчәкләр. Шушы кыска гына вакыт эчендә бергә булуның кадерен белеп, тормышларында үз юлларын табарга ярдәм итәргә кирәк тә бит! Үз балаларыбызны без яратмасак, без якламасак, аларны кем саклар?..

Гөлия Гәрәева.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: