+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
15 сентябрь 2021, 14:50

Милек мөнәсәбәтләре турындагы законнарга үзгәрешләр кертелде

Милек мөнәсәбәтләре турындагы законнарга үзгәрешләр кертелде

Милек мөнәсәбәтләре турындагы законнарга үзгәрешләр кертелде
Милек мөнәсәбәтләре турындагы законнарга үзгәрешләр кертелде

Башкортстанда салым базасы кадастр бәясе буларак билгеләнә торган күчемсез милек объектлары исемлеген төзү буенча чараларны оештыру турында республика Хөкүмәте карарына үзгәрешләр кертелде.

- Барыннан да элек, хәзер документта көнкүреш хезмәтләре термины билгеләнгән. Хәзерге вакытта әлеге карарда көнкүреш хезмәтләре - физик берәмлекләргә күрсәтелә торган түләүле хезмәтләр, аларның кодлары икътисади эшчәнлек төрләренең гомумрусия классификаторы һәм Икътисади эшчәнлек төрләре буенча продукция гомумрусия классификаторы нигезендә Русия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнә, - дип хәбәр итте Башкортстан Республикасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская.

Шулай ук, хуҗалык алып бару хокукында күчемсез милек объектлары милекчеләре яисә күчемсез милек объектларына ия оешмалар, Башкортстан Республикасы башкарма хакимияте органнары, Башкортстан Республикасының урындагы үзидарә органнары салым чорыннан соң килүче елның 31 декабренә кадәр исемлекне актуальләштерү зарурлыгы турында вәкаләтле органга мөрәҗәгать җибәрергә хокуклы.

Моннан тыш, үзгәрешләр шунда, Башкортстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы мөрәҗәгать кергән көннән алып 20 эш көненнән дә соңга калмыйча ведомствоара комиссия турындагы нигезләмә нигезендә ведомствоара комиссия утырышында мөрәҗәгатьне карауны тәэмин итә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: