+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
24 сентябрь 2021, 10:34

Ике метр җир җитә, дисәләр дә...

Кемдер моңардан үзенә җитди генә табыш ала.“Яшәсәм дә чит җирләрдә, бу урын үз итмәсен”... Иртән эшкә килгәндә радиодан яңгыраган әлеге җыр көн буена күңелдән чыкмады. Чыннан да, мәктәпне тәмамлагач, күпләребез бәхет эзләп шәһәрләргә чыгып киттек. Чагу шәһәр тормышы колач җәеп каршы алмаса да, без бит авыл балалары, бирешә торганнардан түгел. Әле күп вакыт шәһәрдә үскәннәрне дә узып китеп, дөнья куабыз. Эшләп үстек без, үз юлыбызны үзебез ярып өйрәнгән. Бәлки шуңа да, тырышып-тырмашып булса да шәһәрдә торып калдык. Әмма күңел авылга тарта. Җае чыккан саен авылга ашкынабыз. Өлкәнәя башлагач бу хис тагы да көчәя икән. “Туган туфрак тарта” диюләре дә шулдыр инде.

Ике метр җир җитә, дисәләр дә...
Ике метр җир җитә, дисәләр дә...
Авылга кайткан саен әткәй җир­ләнгән зиратка барырга тырышам. Тәүге елларда капкадан керү белән аның фотографиясе эшләнгән кабер ташы әллә кайдан күренеп тора иде, хәзер инде бераз басылды. Аның янәшәсендә картәни белән картәти, әткәйнең абыйсы, дөньяда яшәп тә өлгермәгән абыемның кечкенә кабере һәм башкалар урнашкан. Менә шулай бергәләшеп “ята” алар. Авыл җирендә шулай күнеккәнбез инде, әткәйнең каберен чистартырга гына барсак та, янәшәсендәге туган-тумачалардан тыш, күрше-күлән, таныш-белеш­ләрнең кабере өстендәге чүпләрне дә алып ташлыйбыз. Берәр кабер убылса, яисә кабер ташы кыйгайса — шунда ук туган-тумачаларына хәбәр итәбез. Кыскасы, үлгәннәрне игътибардан төшермәскә тырышабыз. Авыл җирендә тагын бер үзенчәлек бар бит әле: мәрхүм булган тормыш иптәше яныннан әле исән чагында ук хатыны, яисә ире үзенә урын алып куя... Әнкәй белән дә бу хәл буенча күпме генә тарткалашсак та, үзенекен итте. Берүзе барып, читкә чыгарылган тимер рәшәткәне алып, әткәй янына китереп куйган... Өлкән кеше өчен бу мөһимдер инде, дигән уй белән бу хәлгә күз йомарга туры килде.
Безнең авылда тагын бер үзенчәлек бар: кемдер мәрхүм була икән, аны бөтен авыл белән җыелышып җирлиләр. Зират та да авылдан шактый читтә урнашкан. Шулай булса да, аны мотлак ир-егетләр алмашлап күтәреп барып җир куенына тапшыра. Ни өчен машина белән генә алып бармыйлар соң? Мин дә бу сорауны бер заман әнкәйгә биргән идем. “Кадерле кешене шулай күтәреп алып баралар”, — диде ул. Зираттагы барлык гореф-гадәтләрнең үтәлешен язып торасы килми. Болары һәр мөселман кешесенә билгеле инде.
Күптән түгел бер яшь ир-егет белән таныштым. Ул үзен ритуаль хезмәтләр күрсәтүче буларак танытты. Мин аны кабер ташлары, тимер рәшәткәләр һәм башка шундый әйберләр ясаучы дип аңладым. Тик алай түгел.
Марсель Уфада яши. “Похоронная служба”га эшкә керү аңа җиңел булмаган. Дөресрәге, аның ниндидер бер туганы шушы төр бизнес белән шөгыльләнә икән. Мондый урынга эшкә керү дә бик катлаулы икән. Анда эшләүчеләрнең хезмәт хакы югары булу белән бәйле бу.
— Безнең салон җирләү эшен “под ключ” башкара, — дип сүз башлады ул. — Ягъни мәетне юу, җирләү эшләрен тулысынча үзебез башкарабыз.
Әмма бу “изге эш” артында әллә күпме башка төрле эшләр дә ята икән әле. Марсель сөйләвенчә, бүген шәһәр зиратларына үз теләгең белән генә кемнедер җирләү мөмкин түгел. Андагы җирләрнең бер өлеше дәүләтнеке булып саналса, икенче өлеше менә шундый бизнесменнар кулында. Дәүләт җирләренә җирләүнең үз кануннары. Анда да үз теләгең белән генә барып кереп булмый. Ә менә шәхси эшкуарлар өчен “мәетне эләктереп калу” өчен чын сугыш бара.
Гадәттә, әлеге хезмәт күрсәтүче контораларның һәркайсының дәва­ханәләрдә, моргларда, хокук саклау органнарында үз кешеләре бар. Кемдер вафат була икән, алар кемузардан үз кешеләренә моның турында хәбәр итә. Ә тегеләре тизрәк мәрхүмнең туганнары янына ашыга.
— Шундый хәбәр алгач, без тизрәк мәрхүмнең туганнары яшәгән йортның подъезд төбендә чират алабыз. Бу кешенең вафат булуы турында башка контораларга да хәбәр җиткән була бит. Шуңа, кем беренче килә, эш — аныкы. Безнең контора кешеләргә мәрхәмәтлерәк әле. Без шундый хәбәр алгач, подъезд төбендә чират алып, берәр сәгать көтеп торабыз. Бу вакытта мәрхүмнең якыннарына әлеге хәбәр ишетелә. Алар елый, шок кичерә. Бераз тынычлангач, кереп үз хезмәтләребезне тәкъдим итәбез. Ә кайберләр шунда ук барып керә. Күп вакыт туганнары якынының мәрхүм булуын да белмәгән була әле. Ә монда инде аны җирләү турында хезмәтләр тәкъдим итәләр... — дип сүзен дәвам итте ул.
Мәрхүмнең туганнары белән сөйләшеп килешкәч, җирләү эшләре башлана. Мәетне моргтан алу, юу һәм башкалар. Инде зиратка китерелгәч, аны трактор казыган кабергә төше­рәләр һәм мәрхүмнең өстенә трактор балчык салып та куя...
Әйткәндәй, кабер урынын да сайлап алу мөмкинлеге юк. Сиңа нинди контора хезмәткәрләре килгән икән, шуларның ук зираттагы җирләренә җирлиләр дә. Зиратларга керсәң, андагы җирләр кайсы бизнесменга караганы күренеп тора. Аларда, гадәттә, бер үк төрле кабер ташлары, бер үк төрле рәшәткәләр. Аларның стиле шундый. Икенче урында башка төрле тезелеп киткән кабер­ләрне күрәсең. Монысы инде — башка эшкуарныкы.
Билгеле, мөселман халкының мәрхүмне җирләү буенча үз кануннары бар. Аны авылларда, югарыда әйтелгәнчә, җиренә җиткереп үтәргә тырышсалар да, шәһәрдә бу күре­нешкә игътибар кимрәк төсле.
Без зиратта булганда да берничә кешене алып килеп җирләделәр. Әле мәрхүмне китергәнче үк трактор каберне казып, анда кем җирләнәчәген табличкага язып куйганнар иде. Мәрхүмне машина белән алып килделәр, шушы кабергә салдылар һәм трактор өстенә балчык салып та китте... Кабер янында шушы хезмәт күрсәтүчеләр һәм мәрхүмнең 4-5 туганы гына бар иде. Менә шулай, берничә минут эчендә башкарылды бу эш. Ә теге трактор икенче каберне әзерли башлады... Чират буенча башка мәет китерелергә тиеш.
Әйе, мондый салоннарның эше, чыннан да, бик кирәк. Шәһәрдә яшәүченең кадерләп җирләү өчен биредә якыннары булмаска да мөмкин. Тик менә мондый хезмәтләрнең бәясе...
— “Под ключ” булса — бер кешене җирләү 60-70 мең сумга төшә. Әлбәттә, бәяләр һәр салонныкы үзенчә. Монда барысы да күрсәтелгән хез­мәткә бәйле, — диде ул.
Монысы инде әлеге мәшәкать­ләрнең матди ягы. Әмма мәрхүмне җирләү һәрвакыт ниндидер тирән күңел кичерешләренә дә бәйле бит әле. Якыннарыбызны һәрвакыт кадер­ләп соңгы юлга озатасы килә. “Бу дөньяда мал артыннан кусак та, ахырда һәркайсыбызга ике метр җир җитә” дисәләр дә, монда да тигезсезлек күзгә ташлана.
Зиратның бер өлешендә лапас рәвешендә эшләнгән каплам игътибарны җәлеп итте. Якынрак барсак — бу лапас астында 5-6 кабер урнашкан. Кабер өсте кыйммәтле ташлар белән капланган. Бер фамилияле бу мәрхүмнәрнең кабер ташлары, фото­сурәтләре дә башкаларныкыннан бик нык аерыла. Янәшәдә генә эскәмия дә куелган. Кыскасы, ниндидер бер күренекле кешенең туганнары биредә җирләнгән.
Тезелеп киткән каберләр яныннан читкә атлыйбыз. Биредә кечкенә каберләр урнашкан. Кайберләрендә җирләнүченең исеме дә тулысынча язылмаган. Икенчеләрнең нинди дәваханәдә вафат булуы билгеле. Зиратның бу өлешендә сукбайлар җирләнгән. Аларны чүп-чар басып беткән. Рәшәткәләре кыйгаеп төшкән. Күренеп тора, бу каберләр янына килгән кеше юк... Чыннан да, яшәгәндә кеше төрле вазыйфалар биләгән кебек, вафат булгач та тигезсезлек дәвам итә икән...
Күптән түгел авыл зиратының киртәсен алыштырдылар. Авыл халкы моңа үзе акча җыйды. Узган җәй дә әле берничә тапкыр зиратта өмә үткәрделәр. Кайсы балта, кайсы пычкы тоткан ир-егетләр иске агачларны кис­те, кабер өсләрен җыештырды, үләннәрне чапты. Чыннан да, монда синеке, минеке юк. Озак еллар читтә яшәп, бирегә алып кайтып җир­ләнгәннәрнең каберләрен дә тәртиптә тота авылым халкы. Юк, биредә андый лапас астындагы каберләр юк. Әмма исемсез булып ятучылар да күренми. Биредә, чыннан да, һәркем тигез. “Үлгән кеше өчен боларның берсе дә кирәкми инде”, — диючеләр дә бардыр. Шулай да беркемнең дә чүп үләне арасында җирләнәсе килмидер. Шулай ук, бу җирдә мөселман булып яшибез икән, мәңгелеккә дә Ислам кануннарыннан тайпылмыйча күчәсе килә бит.
Студент чагымда бер авылдашым янына барып йөри идем. Әткәйдән өлкәнрәк иде ул. Тулай торак тормышыннан арып киткәндә, аның хатыны белән бергәләп тәм-том әзерләп, чәй эчә идек, биредә ял итә идем. Тик аларның балалары булмады. Әнәс бабай яшь чагында ук Уфага чыгып киткән булган. Гомер буе шунда яшәде дә ул. Бер вакыт гомерлеккә истә калырлык сүз әйтте. “Мин үлгәч, минем каберне дә тәрбиялә, яме. Синең картәниең, картәтиең янында булачакмын мин ...” — диде. Шул вакытта бу сүзләргә гаҗәпләнгәнемне белсәгез! Ул инде урта яшьләрне үткән иде. Күрәсең, үлеме турында да уйланган булгандыр. Чыннан да, Әнәс бабай әткәйнең баш очына гына җирләнгән. Әткәй кабере янына килсәм, кара мыеклары аша елмаеп торган фото­сурәтенә күз төшә. Аның да каберен чистартып кайтып китәм.
Әйе, бу дөньяда ничек кенә яшәсәк тә, һәрберебезнең гомере тәмам­ланачагы билгеле. Берәүләр рәхәт итеп, бай тормышта яши, икенчеләр очын-очка ялгап, юкны бар итәргә тырыша. Ахырда һәркайсыбызга шул ике метр җир җитәчәк. Шәһәр зиратында күргәннәр бу соңгы йоланың да төрлечә үткәрелүен исбатлады гына. Чыннан да, мөселманнарга тиеш булганча, бу соңгы көнгә җентекләп әзерләнергә кирәк икән шул. Һәм бу әзерлек дини белемне арттыруга гына да нигезләнмәгән...

Гөлия ГӘРӘЕВА.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: