+15 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
30 сентябрь 2021, 09:06

Сак булыгыз, кешеләр!

Күренекле әдип Рәшит Солтангәрәевның публицистик мирасыннан.

Сак булыгыз, кешеләр!
Сак булыгыз, кешеләр!
Рәшит Гыймран улы Солтангәрәев 1935 елның 25 декабрендә Куергазы районының Таймас авылында колхозчы гаиләсендә туган. Шунда урта мәктәп тәмамлап, үз авылларында китапханә мөдире, колхоз комсомол оешмасы секретаре булып эшләп ала. 1953-58 елларда Башкорт дәүләт университетының тарих-филология факультетында укыганда матбугатта тәүге хикәяләре күренә башлый. Диплом алгач, 1959-65 елларда — радио һәм телевидение студиясендә мөхәррир, аннары 1970 елга кадәр “Совет Башкортостаны” гәзитенең әдәбият һәм сәнгать бүлеге хезмәткәре, мөдире булып эшли. “Туган йорт” дигән беренче җыентыгы (1967 ел) белән үк укучылар игътибарын җәлеп иткән яшь әдип Язучылар берлеге тәкъдиме белән “Уфанефть” идарәсенә озайлы командировкага җибәрелә. Ул заманда яшь иҗатчыларны, тормышны ныклап өйрәнү өчен, хезмәт кайнап торган урыннарга — предприятиеләргә, колхоз-совхозларга җибәрү практикасы киң кулланыла иде.
Рәшит Солтангәрәев нефть чыгаруда елдан артык турыдан-туры эшләп, бу һөнәр ияләре турында бихисап очерклар, хикәяләр яза. Арытаба ул Мәскәүдә СССР Язучылар берлегенең Югары әдәби курсларында укый, аннан кайткач, Башкортстан Язучылар берлегендә консультант, “Ағиҙел” журналында баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Нефтьчеләр хезмәтен яктырткан “Җылы яңгыр” җыентыгы (ул 1976 елда бер үк вакытта Башкортстан китап нәшриятында һәм Мәскәүдәге “Современник”та басыла) һәм 1977 елда Уфада дөнья күргән “Нефтьчеләр юлыннан” китабы өчен 1978 елда Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә лаек була.
ХХ гасырның соңгы утыз елында башкорт әдәбиятында хаклы рәвештә иң атаклы прозаикларның берсе саналган Рәшит Солтангәрәев искиткеч талантлы очеркист һәм публицист та иде. Авыл хуҗалыгы, сәнәгать, иҗтимагый-сәяси тормыш, милләтара мөнәсәбәтләр, туган халкының бүгенгесе һәм киләчәге... Каләм остасы нинди генә темага алынмасын, аны җентекле өйрәнеп, югары профессиональ дәрәҗәдә язды. Республика гәзит-журналларында басылу, радио һәм телевидение аша яңгырау белән үк ул чыгышлар көчле кайтавазлар тудырды, аларның кайберләре буенча еллар буе сөйләшү-бәхәсләр барды.
Рәшит Солтангәрәев ялкынланып эшләп, иҗат итеп йөргәндә, нибары 64 яшендә 2000 елда вафат булды. Ә аңарчы ел ярым элек “Китап” нәшриятында дөнья күргән “Җир һәм җыр” дип аталган шактый күләмле җыентыгын мин әле дә кабат-кабат кулыма алам. Андагы очерклар, мәкаләләр, истәлекләр укыган саен үзләренә тарта. Темасының актуальлеге кимемәвен, ә кискенләшә генә баруын исәпкә алып, шул китаптагы 1989 елгы бер язманы гәзит укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәсе килә.

Фәрит Фаткуллин.

Кемдер кайчандыр җиргә таяк кадаган да тирә-яктагыларга: “Бу — минеке!” — дип кычкырган. Кешелек тарихындагы бөтен фаҗигаләр, бәхетсезлекләр менә шушы көннән башланган. Хосусый милек игълан ителгән. Бу — минеке!
Бу фикерне ХVIII гасырда яшәгән француз философы әйткән, киная белән әйткән. Мәгънәсе шул: кайчандыр адәми зат тәү тормыш шартларында яшәгән, ул чакта “синеке”, “минеке” дигән юк, барысы да уртак бул­ган. Бердәнбер көнне “Бу — минеке!” дип әйтүче кеше табылган. Шуннан башланган барысы да...
Кеше — үзенең яралуы, бар булмышы белән хосусый милекче. “Бу — минеке!” дигәне дә аның үз асылыннан килә. Карагыз: бала яңа дөньяга килгән, азмы-күпме аңга утыра башлагач та аның тәүге адымы хосусыйлык түгелме: кулындагысын тиз генә ычкындырып бармый, ул гына да түгел, икенче кеше кулындагына омтыла, үзенчә тартып алырга маташа. “Минеке!” “Мой!” — бу, мөгаен, кешенең сөйләшергә өйрәнгән тәүге сүзләренең берседер.
Бөек Октябрь революциясе “Бу — минеке!” дип яшәүне, ягъни хосусый милекне бетерде. Аның бөеклеге дә, фаҗигасе дә шушында... Бу турыда күп сөйләргә булыр иде, әмма әле сүз икенче нәрсә турында.
Әйе, Октябрь революциясе безнең илдә, шуннан тагын байтак илләрдә хосусый милекне бетерде: җир, завод, фабрикалар, эш кораллары аерым кешеләрнеке түгел, ә дәүләт милке, тоташ илнеке. Шуның белән берәүнең икенче кешене изүе, яллавы, берәүләрнең икенчеләр бәхетсезлеге исәбенә бәхет коруы бетерелде, һәрхәлдә, изүнең социаль базасы бетерелде. Бу — бик зур казаныш, чөнки адәм баласы туганнан башлап гадел, тигез, тиң тормышта яшәргә омтыла. Әлбәттә, абсолют тигезлек булмый, һәрхәлдә, Октябрь революциясе кешелеккә шушы тигезлек, тиңлекне күрсәтте.
Шулай да кеше, тигезлеккә, тиң, гаделлеккә никадәр генә омтылмасын, ул — иң элек хосусый милекче. Менә шушы хосусыйлык үзе дөньяның этәргеч көче дә. Хосусият психологиясе этәрә кешене дөнья көтәргә. Адәм иң элек үз мәнфәгатен уйлап эш итә, дөнья көтә. Кайсылай гына боргалап карамыйк, бу — хакыйкать!
Алыгыз: төзүче эшендә ничек төзи дә үзенә ничек төзи! Колхозга ярдәмгә барган эшче бәрәңгене ничек чүпли дә, бакчасында ничек эшли. Шушы кечкенә генә җирендә ниләр генә үстереп бетми ул! Кеше җиренә, эшләгән эшенә бу минеке түгел дип битараф карый икән, ниһаять, бер килеп бу хуҗалыкның җимерелүе, таркалуы бар. Һәрхәлдә, алга бармаячак. Шуны бүген без тоташ ил буенча кичереп утырабыз түгелме?! Марксизм-ленинизм, Октябрь революциясе хосусыйлыкны бетерде, бөек эш эшләде, әмма арытаба ничек яшәргә икәнен күрсәтмәде. Гомумән, ул кешенең шәхси милекчелек психологиясен, асылын исәпкә алмады. Безнең фаҗигабез шушында. Без көрчеккә килеп терәлдек: арытаба кайсы якка барырга, ничек яшәргә? Барыбыз да шушы турыда баш ватабыз бүген.
Күренүенчә, хәзер безнең илдә кирегә хосусый милеккә кайту кәефе арта. Арта гына түгел, гамәли адымнар да ясала. Яңа сүзләр, терминнар кулланыла: хосусыйлаштыру, акционерлар җәмгыяте, фермер хуҗалыгы, кооперативлар, подряд... хәтта җиргә хосусый милекчелек... Кыскасы, без әле шуңача бөтен күрелгән, кичерелгән, яшәлгәннәргә, идеалларыбыз, иманыбызга кул селтәп, көчленеке — замана дигән яшәү принцибына кайтырга җыенабыз.
Күпчелек башкортлар шикелле, тумышым, булмышым, психологиям буенча мин крестьянмын. Шуңа да “Җир” дисәләр, сагаям, сискәнеп китәм, иң элек авылымны, кайчандыр иген иккән, печән чапкан, мал көткән, утын кискән якларымны күз алдына китерәм.
Өлкәннәрнең сөйләве буенча, безнең Таймас авылының (Күмертау районы) җире революциягә кадәр бик зур булган, ялан, көтүлек, чәчүлек җирләре 30-40 чакрымга сузылган. Мәләвезгә терәлеп ята иде, диләр.
1930 елда “Мораптал” совхозы оештырылгач, Таймасның җире чакрым ярым радиусында гына калды, төп өлешен эзләүсез-сораусыз шул совхозга кистеләр дә бирделәр. Утынга барырга да, печән чабарга, хәтта җимеш-җиләккә йөрергә дә яланнар тар, ызанны чыксаң, тоталар. Шуңа да 1956 елда “Таймас” совхозы оештырылгач, авылдаш­ларымның: “Кәрешкә яланы үзебезгә кайтты!” — дип куанып йөргәне һаман күз алдында. Билгеле, аларга кушылып, мин дә куандым. Әлбәттә, бу яланнар дәүләтнеке исәпләнсә дә, авыл кешеләренең үзләре көн итә торган җирләр. Шуңа да алар бу җирләргә битараф түгел.
Бүген, җирне хосусый милеккә әйләндерү, аны аерым кешеләргә сату турында сүз барган вакытта, мин шушы Кәрешкә, Калын тал, Сары мулла, Аю көпшәсе дигән яланнарны уйлыйм. Имештер, шушы төбәкләрне кемнәргәдер сатып бирә башладылар... Без кинәнеп печән чапкан, җиләген җыйган урыннарга кемдер хуҗа булыр? Хуҗа булгач, хуҗа инде, башкаларны ул җиренә аяк бастырмавы да бар.
...Хәтеремдә, сугыштан соңгы елларда, дөнья бераз иркенәйгәч, безгә бераз чабынлык бүлеп бирергә булдылар. Мин гел генә печән чаба торган Кулка дигән яланнан. Тигез бүләргә кирәк, берәү дә үпкәләмәслек булсын. Бу эштә Сәлимгәрәй Яматов агай башлык булды.
Шундый тәртиптә бүләргә дип килештек: авыл очыннан йортлар нинди тәртиптә утыра, чабынлыклар да шулай бара. Өлешеңә ни төшә! Барысы да шуңа ризалашты. Үлчәп бүлеп чыктык. Миңа үләне юка булган калку җир эләкте. Әни килеп карады да ризасызлык күрсәтте: “Бөтенесенә дә тугай, бер Рәшиткә генә гел начары. Сәлимгәрәй агай үзләренең Яматларын караган...”
Ә минемчә, жирәбә дөрес салынган иде, гадел килеп чыкты. Әлбәттә, эч пошты пошуын, әмма өлешеңә шул төшкәч, нихәл итәсең. Кем белә, бәлки, унике-унөч яшьлек малайны алдаганнардыр да, әйтергә теләвем икенче: шушы бер җәйдә биш-алты күбә чабып алырдай җирне бүлгәндә генә дә ризасызлыклар килеп чыкты. Ә бүген без биш-алты күбәлек чабынлык бүлеп бирергә җыенмыйбыз!
Соңгы вакытта “референдум” сүзе модага кереп китте. Гомумән, күп ят сүзләр, ят төшенчәләр модага керде. Без, референдум ясап, СССРның яшәргә тиешме, түгелме икәнлеген, җир мәсьәләсен, башка проблемаларны хәл итәргә җыенабыз. Шунысы сәер: артык уйланмыйбыз, пошынмыйбыз да, ни булса да булыр, дигән кебегрәк мөнәсәбәттәбез. Шулкадәр гафилбез, әйтерсең, сүз бүгенгенең, киләчәкнең язмышы, халык турында түгел! Менә шул уңайдан миндә берничә сорау килеп туды. Сезнең белән шулар турында уртаклашасым килә.
Беренче. Ни өчен әле без кинәт шушы референдум дигәнгә тотынып киттек? Янәсе дә, демократия — уртага салып хәл итәбез... Коллектив җаваплылыкмы, әллә коллектив җавапсызлыкмы?
Икенче. Безнең халык әле референдум ясап, шунда глобаль мәсьә­ләләрне хәл итәргә әзерме? Түгел дип уйлыйм. Һәрхәлдә, күпчелеге моңа әзер түгел. Гасырга якын чор буенча кушканны сүзсез үтәп, безнең өчен икенчеләр уйлый дип, төбенә төшеп тормыйча, әйткәннәргә кул күтәреп, гафил яшәргә гадәтләндек. Үзаллы фикер йөртергә өйрәнеп кенә маташабыз шикелле. Моны үткән сайлаулар да бик яхшы күрсәтте. Төрле вәгъдәләргә, күлмәк-ыштанга, чәй-шикәргә алданып, югары органнарга кемнәрне генә депутат итеп сайламадык. Без сайладык, алар сайланды. Алар алдады, без алдандык.
Съездлар, сессияләр үтә, депутатлар ярсып-ярсып бәхәсләшә, һәркем үзен күрсәтеп калырга тырыша. Кем фикерен сөйли соң алар? Безнекен — сайлаучыларныкынмы, әллә үзләренекенме? Нигездә, үзләренекен дип уйлыйм. Һәрхәлдә, үзләренә якын бер төркем кеше­ләрнекен!
Кайчан әле безнең депутатлар сессия, съездларга китәр алдыннан, я кайткач, үз сайлаучылары белән очрашканы, хисап биргәне, сайлау­чыларының теләкләрен, наказларын алып киткәне бар?! Үземә калса, мин үзем сайлаган депутатлар белән очрашып сөйләшү, наказ бирү түгел, аларның төсен дә күргәнем юк! Бер мин генә түгел, бик күпләр шул хәлдә. Менә шул депутатлар безнең исемнән сөйли, тавыш бирә, карарлар кабул итә.
БАССР Югары Советы үткән сессиясендә җир мәсьәләсен карады. Шушы ике йөз сиксән депутат җир мәсьәләсен хәл итте. Әле кайчан алар халык белән, безнең белән киңәш­ләшкәне бар?! Ике йөз сиксән кешенең фикере дүрт миллионлы республика өчен сүзсез үтәлергә тиеш булачак бит!
Ә референдумнар үткәрүгә килгәндә, мин аның төп сәбәбе икенчедә түгелме, дип уйлыйм. Баштан күренеп торды: илдәге “үзгәртеп кору” дип аталган процесс алдан төпле уйланмыйча, бернинди әзерлексез башланды. Күпме һәм нинди хаталар ясалуы бөтенебезнең дә күз алдында. Хәзер җитәкче булган кешеләр ясалган шушы хаталар, акланмаган фаразларыннан “сабак алалар” — каушап калдылар һәм шуңа да үзләре карар кабул итеп, өсләренә җаваплылык алудан куркалар сыман. Янә ашыгычлык белән шундый глобаль мәсьәләләр — халык, ил язмышын билгели торган эшләр күтәрелә. Ә ахыры ни белән бетәр — җавап бирергә кирәк булачак. Ә болай ансат, янәсе, күмәкләп хәл иттек. Андый-мондый хәтәрләр килеп чыга икән, күмәкләп җавап бирелә. Коллектив җавапсызлык!
Өченче. Ни өчен әле без шулкадәр ашыгабыз, барысын да үз гомере­бездә, ул гына да түгел, күз алдыбызда хәл итәргә, башкарып калырга омтылабыз. Аптыраганнанмы, ачлык-ялангачлыктанмы?
1987 елдагы бер интервьюсында Маргарет Тэтчер — әйтергә кирәк, бик акыллы кеше — без 150-200 ел эчендә үсешкәнне сез берничә ел эчендә эшләп өлгереп калырга тырышасыз, дип әйткән иде. Монда акыллы киңәш кенә түгел, сарказм да ята бит!
Аннан тагын онытмыйк, без бит Көнбатыш Европа түгел, без — Русия! Сократ үз заманында ук “Познай самого себя!” дигән. Гадиләштереп әйткәндә, бу — үзеңнең кемлегеңне бел, дигән сүз. Европа бөтенләй икенче дөнья, икенче шартларда формалашкан халык, психология, мәдәният дәрәҗәсе икенче. Ниһаять килеп, милли характер дигән нәрсә дә бар бит әле!
Монголлар хакимлегеннән алып бүгенге көнгәчә булган корылышлар, диктатуралар төп милләт булган урыс, илдә яшәгән башка милләт кеше­ләренең психологиясе эзен салып калдырмадымыни! Без гасырлар буена изү һәм изелү, әхлак һәм әхлаксызлык, тәртип һәм тәртип­сезлек, мәдәниятлелек һәм мәдәниятсезлек, уңганлык һәм ялкаулык шартларында формалаштык. Җирнең зурлыгы, байлыгы халыкны бозды, ялкауга әйләндерде, уйламый, баш ватмый җиңел яшәргә өйрәтте. Менә хәзер килеп без европалашырга, ә илгә идарә итүдә Америка Кушма Штатларындагы тәртипкә күчәргә маташып ятабыз. Президентлы булдык, Премьер-министрлы булдык, Министрлар кабинетлы булдык. Тик шул гына! Калганын барыгыз да күрәсез.
Дүртенче. Шундый сорау туа: бер буын кешеләре икенче буын — килер буын кешеләренең язмышын хәл итә аламы? Моңа хокукы бармы аларның? Тарихтан күренүенчә, хокукы бармы, юкмы — хәл иткәннәр. Алыгыз Бөек Француз революциясен, Февраль, Октябрь революцияләрен! Шушындый бөек күтәрелешләр, әлбәттә, киләсе буын кешеләренең язмышына нык тәэсир иткән. Әмма революцияләр бит җәмгыять тормышындагы, илдәге килеп туган котылгысыз хәлләрдән, җәмгыять үсеше законнарыннан ясала. Ә без нишләргә җыенабыз бүген?! Үзебезнең эшлексезлек, илебез, көнебезгә хуҗа була алмавыбыздан бөтенесен дә бер селтәүдән хәл итәргә, төптән уйлап тормыйча хәл итәргә, шуның белән киләчәк буын кешеләрен, үзебезнең балаларыбыз, оныкларыбызны хәтәр хәлгә калдырырга торабыз.
Бишенче. Җир турындагы референдумда кемнәр тавыш бирергә тиеш? Әйтик, элекке заманда башкортлар мондый мәсьәләләрне олуг җыеннарда хәл иткән. Төрле тө­бәкләрдәге аксакаллар, акыл ияләре, ил агалары бергә җыелган да киңәш корган. Теләсә нинди җилкуар, зимагурлар бу эшкә якын да килә алмаган. Ә бүген андыйлар элеккегә караганда байтакка күп бит. Шулай итеп, кеше исәбенә баючылар да, аракы, наркотиклар аркасында акылын җуйган бәндәләр, бернигә карамый тик баюны өмет иткән кешеләр дә шушы мәсьәләне хәл итешергә тиеш буламы? Референдумның да, Югары Совет сессиясенең дә җир хакында шундый карарлар кабул итәргә хокукы юк. Һәрхәлдә, ашыгыч рәвештә!
Җирне аерым кешеләргә сату, аны хосусый милеккә әйләндерү мәсьәләсе хәл ителде дә, ди, ә кемнәр алырга тиеш аны? Шушы төбәктә яшәүче кешеләр генәме, әллә кемнең акчасы бар, шулармы? Алайса, безгә Әрмәнстаннан да, Курск өлкәсеннән дә килеп утырырга тиеш булалармы? Безнең Таймас авылының ут күршесе — “Украинец” колхозына оешкан Андреевка дигән авыл иде, кайчандыр Полтава губернасыннан күчеп килгәннәр. Бу авыл хәзер таралып бетте, кешеләре шәһәргә качты. Дөрес эшләгәннәрдер — үз төяге түгел бит барыбер!
Соңгы вакытта үзәк гәзитләрдә шундый хәбәрләр дә күренгәләде: чит илләрнең зур байлары әлеге көннәрдә совет акчасын йөзәр миллион сумлап сатып алырга дәрт итә икән. Нәрсәгә бу черегән байларга совет акчасы? Аның бит хәзер үзебезгә дә кадере калмый килә. Моны, әлбәттә, яхшы аңлыйлар, аларга безнең акчалар бер кәгазь кисәге генә. Әмма бу комсыз миллионерлар шушы акчага безнең илнең нефтьле, урманлы, алтынлы, таш­күмерле җирләрен сатып алырга ниятли икән. Менә нәрсәгә барып җитте эшләр! Чит илгә җир сатып ятар хәлгә үк барып җитмәбез дип уйлыйм мин. Шулай да ни генә уйламыйлар безнең турыда!
Тагын бер сорау: законда шушы җирдә меңәр ел яшәгән төп милләт халкының мәнфәгате исәпкә алынамы? Әллә кем тели, шуңа таратып бетәрләр дә куярлармы? Ярый, җир сатылды да, ди, алучысы да, бирүчесе дә табылды, имеш. Шуннан бердәнбер көнне аркасына мылтык, иңбашына аркылы-торкылы пулемет тасмасы таккан матрослар килеп, боларны җиреннән куар да Себергә озатмас дип кем гарантия бирә?! Бөтенесе дә булуы бар дөньяда.
Хәзер иң соңгысына — иң хәтәренә килик. Бу хосусыйлыкка бирелгән җирдә кем эшләргә тиеш? Хуҗа үзе генәме? Юк, ул ялгызы гына булдыра алмый, кемнедер ялларга, кол итәргә туры киләчәк. Ә аның ахыры билгеле. Безнең халык шуңа күнәрме? Без бит әле, үзем ярлы булсам да, күңелем гарьле, дигән принцип белән яшәргә өйрәндек, шуның белән горурландык. Хәтердә, бәләкәй чакларда, үзара, яки түрә-кара тарафыннан бәләкәй генә җәбер күрсәк тә: “Хәзер Николай заманы түгел!” — дип кычкыра идек. Менә шул кешенең горурлыгына, хокукына кул күтәреп кара! Кыскасы, сораулар күп һәм хәтәрләр!
Җирне хосусыйлаштырып, кеше­ләргә мәңгелеккә биреп, яңадан канкоешларга кайтачакбыз. Анысы көн кебек ачык! Яңадан революция ясарга туры килмәгәе! Минемчә, җирне сату гына түгел, референдум да үткәреп торырга ярамый. Моңа безнең хокукыбыз юк! “Керереңнән алда чыгарыңны уйла”, — дигән халык.
Сак булыгыз, кешеләр! Җир бит ул!
1989 ел.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: