Совет хуҗалык эшлеклесе, авиация производствосын оештыручы, Социалистик Хезмәт Герое, Уфа моторлар төзү заводының легендар директоры Михаил Ферин 1907 елның 1 (14) декабрендә Торжкада (хәзерге Тверь өлкәсе) туган. 1935 елда Мәскәү корыч һәм эретмәләр иститутының инженер-технолог белгечлеген тәмамлый. 1939 елда - 26нчы заводның баш металлургы (Рыбинск, Ярославль өлкәсе). 1947 елдан 1977 елга кадәр - Уфа моторлар төзү заводы директоры булып эшли.
Аның җитәкчелегендә продукциянең яңа төрләрен чыгару үзләштерелде, авиамоторлар клапаннары өчен яңа кызуга чыдам эретмә эшләнде һәм җитештерүгә кертелде, «Москвич» төркеме автомобильләре өчен двигательләр җитештерү гамәлгә кертелде, иң яңа авиация һәм ракета двигательләренең 25 үрнәге үзләштерелде. Техник фәннәр кандидаты (1947). 30дан артык фәнни хезмәт авторы.
СССР Югары Советы депутаты 3-10нче чакырылыш (1950-1984). XXI-XXV КПСС съездлары делегаты. Икенче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты (1946), СССРның Дәүләт премиясе (1974), РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1968), БАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1958), мактаулы мотор төзүче (1985). Биш Ленин ордены (1945, 1957, 1966, 1971, 1975), өч Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1943, 1957, 1962), "Мактау билгесе" ордены (1939) белән бүләкләнгән.
Уфада аңа һәйкәл куелган. Уфаның Калинин районы Инорс бистәсендә урам аның исеме белән аталган. Уфада 52нче һөнәр училищесы аның исемен йөртә. 1979 елның 29 июлендә вафат булды. Уфадагы Көньяк зиратта җирләнде.
Фото: umpo.ru