Шагыйрь, драматург, публицист, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1938), Чуваш АССРының халык шагыйре (1950), Чуваш АССРының атказанган сәнгать эшлеклесе (1945), К.В. Иванов исемендәге Чуваш АССРы Дәүләт премиясе лауреаты (1971), А.М. Горький исемендәге РСФСР Дәүләт премиясе лауреаты (1972), Бөек Ватан сугышы ветераны Яков Ухсай 1911 елның 26 ноябрендә Бәләбәй районы Слакбаш авылында туган.
Ухсай - М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган. «Коммунар» гәзите редакциясендә, Башкорт АССРы Совнаркомы каршындагы М. Гафури исемендәге тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты хезмәткәре булып эшләде. Батыр һәм Ульяновск педагогия училищеларында чуваш теле һәм әдәбияты укыткан. Бөек Ватан сугышы елларында хәрби хәбәрче булган. Шагыйрь, драматург, публицист, тәрҗемәче буларак киң билгеле ул. «Юратрӑм эп, хирсем, сире» исемле беренче шигырен ("Мин сезне, кырларны яраттым") 1929 елда бастырып чыгара. Чагыштырмача кыска чорда «Перевал», «Агашкуль» шигырьләре, «Дед Кельбук» лиро-эпик поэмасы, «Тудимер» шигъри трагедиясе, бик күп шигырьләр киң билгелелек яулады. Ул чуваш шигъриятенең зур эпик формаларын үстерүгә зур өлеш кертте.
Чуваш әдәбияты классигы К. Ивановның иҗади мирасын тикшерә, аның турында эчтәлекле мәкаләләр һәм очерклар яза: «Лермонтов һәм Иванов», «К.В. Иванов ничек итеп Некрасовны тәрҗемә иткән», «На родине Нарспи» һ.б. публицистикада да уңышлы эшләде. Аның «Ефәк корты», «Сүз туган җир», «Кубня елгасы трагедиясе» һәм башка мәкаләләрендә һәм очеркларында туган табигать турында уйланулар һәм кайгыртуларны чагылдыра. Кызыл Йолдыз, I һәм II Ватан сугышы, Ленин, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы һәм «Мактау билгесе» орденнары, РСФСР Югары Советы һәм Чуваш АССРы Югары Советы Президиумының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Аның исеме 1984 елда Чуваш АССРы Батырлык һәм Хезмәт Даны Мактау китабына кертелә. Туган илдә 2006 елда музей комплексы төзелә. Чабаксар шәһәрендә аның исемен Мәдәният сарае йөртә.