Бөрҗән районында булганда республика җитәкчесе Радий Хәбиров иң тәүдә Нәби авылында 1959 елда төзелгән бинада урнашкан Иске Монасыйп урта мәктәбе филиалын карады. Уку йорты директоры Даян Котлыбаев белдерүенчә, биредә 71 укучы белем ала, 13 укытучы эшли. Мәктәп бинасы елдан-ел җиргә сеңә, түбәдән су үтә.
Башкортстан Башлыгы берничә сыйныфны карады, укучылар белән аралашты, авария хәлендә булган спортзалга керде.
Бөрҗән районы хакимияте башлыгы Газиз Манапов сүзләренә караганда, мәктәпнең әлеге торышын исәпкә алып, яңа бинаны проектлау эшләре бара. Радий Хәбиров 20 урынга исәпләнгән балалар бакчасы белән берләштерелгән 60 укучыга мәктәп төзелешен 2022 елда башларга кушты.
Республика җитәкчесе Нәби авылында яшәүчеләр белән аралашты һәм Агыйдел елгасы аша җәяүлеләр күперен карады. Аны 2012 елда төзи башлаганнар. Подрядчы үз йөкләмәләрен үтәмәү сәбәпле, 2014 елда компания белән килешү өзелә. Яңа оешма, килешеп тормыйча, проектка үзгәрешләр керткән, шуның нәтиҗәсендә корылманы файдалануга тапшыруга рөхсәт бирелми.
Башкортстан Башлыгы белән аралашканда урындагы халык күпер җиңел автомобильләр өчен дә кирәк дип белдерде. Радий Хәбиров Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына бер ай эчендә корылманы кабул итүне төгәлләргә, транспорт өчен авырлык чикләүләрен билгеләргә кушты.
Нәби халкы Радий Хәбировка үзләрен борчыган мәсьәләләр турында сөйләде. Шуларның берсе – яңа йортларга газ кертүнең югары бәясе. Радий Хәбиров, Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча илдә, халыктан акча җәлеп итмичә, газ кертелмәгән йортлар чикләренә кадәр газ үткәрелгән торак пунктларда коммуникацияләр сузу буенча программа эшли башлавын аңлатты. Башкортстан Башлыгы Бөрҗән районы хакимиятенә әлеге программа шартларын аңлатуны йөкләтте.
Арытаба Радий Хәбиров Иске Собхангол авылының социаль объектларында булды.
Башлангыч мәктәп-балалар бакчасының бер катлы агач бинасы район үзәгендә 1985 елда төзелгән. Мәгариф учреждениеләре биналарына булган таләпләргә ул җавап бирми.
Башлангыч мәктәптә барлыгы 17 бала укый, балалар бакчасында 49 бала тәрбияләнә. 20 баланы башка мәктәпкәчә учреждениегә күчерергә туры килгән, чөнки уен бүлмәсе санитар таләпләргә туры килми.
Газиз Манапов сүзләренә караганда, балалар бакчасы проектын эшләү якынча 3,5 миллион сумга төшәчәк. Муниципалитет бюджеттан тыш чыганаклар исәбенә бу максатларга 1 миллион сум гына юнәлтә ала.
Радий Хәбиров балалар бакчасының яңа бинасын проектлауга 2,5 миллион сум бюджеттан тыш акча табарга кушты. Экспертиза узганнан соң, объект, 2022 елда ук Республика максатлы инвестицион программасына кертеләчәк. Башкортстан Башлыгы, шулай ук, гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру кысаларында федераль финанслауны җәлеп итү мөмкинлеген карарга кушты.
Агымдагы елда Иске Собхангол авылында “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасы буенча парк төзекләндерелгән. Биредә спорт һәм күпфункцияле мәйданчыклар, йөгерү юлы, яктырту, кече архитектура формалары барлыкка килгән. Парк территориясенә асфальт түшәлгән, коймалар куелган. Бу максатларга барлыгы 9,6 миллион сум акча тотынылган. Сентябрьдә “Яшел Башкортстан” республика акциясе кысаларында паркта “Дуслык аллеясе” булдырылган.
Шул ук көнне төбәк җитәкчесе “Шүлгәнташ” тарихи-мәдәни музей-тыюлыгында булды. Анда мәгарәнең палеолитик рәсем сәнгатенә багышланган экспозицияләр монтажлау төгәлләнә.
Мәгълүм булуынча, мәгарәнең рәсемнәрен саклап калу өчен бу уникаль табигый һәм тарихи объектка керү чикләнде. Борынгы сурәтләрне яңадан тергезеп, заманча музей комплексы төзү турында карар кабул ителде.
Директор Фәүзил Маликов сүзләренә караганда, эчке бизәкләү эшләре һәм экспозицияләрне монтажлау 2022 ел башында тәмамланачак. Ә “Шүлгәнташ” музей-тыюлыгы туристларны сезон вакытында кабул итә башлаячак. Хезмәткәрләр коллективы 38 кешене тәшкил итәчәк.
Башкортстан Башлыгы билгеләп үтүенчә, фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә яшьләрне җәлеп итү мөһим. Агымдагы елда төбәктә грантлар рәвешендә белгечләргә ярдәм итү каралган “Авыл мәдәният хезмәткәре” программасы старт алды. Яңа музейда эшләү дә әлеге программада катнашырга мөмкинлек бирә.
– Без Шүлгәнташ мәгарәсен саклыйбыз. Аның уникаль үзенчәлекләрен саклап калу өчен тарихи, белем бирү һәм мәдәни тулылыгы булган музей төзелде, рәсемнәрнең җентекле экспозициясе тергезелде. Монда фәнни симпозиумнар, белем бирү һәм мәдәни чаралар үткәреләчәк, – диде Радий Хәбиров. – Моннан тыш, комплекс белән янәшә кунакханә һәм заманча инфраструктура төзиячәкбез. “Шүлгәнташ” республиканың көньягында цивилизацияле туризм үзәге булачак.
Радий Хәбиров Ыргызлы авылында яшәүчеләр белән дә очрашты. Бу торак пункт, Ыргызлы авыл советына керүче күрше Мәкъсүт һәм Котан авыллары кебек, район үзәгеннән еракта урнашкан. Өч авылда 900гә якын кеше яши.
– Безнең фельдшер-акушерлык пункты бар, әмма ул гына җитми. Стационар булмау сәбәпле, район үзәгенә 40-50 чакрым еракка йөрергә туры килә.
Башкортстан Башлыгы республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына Ыргызлы авылының үзәк урамын ремонтлауны йөкләде, шулай ук, 2023 елга Ыргызлыда көндезге стационар һәм лаборатория белән гомум практика табибы офисы – амбулатория төзергә кушты.