-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10
Республика
29 октябрь 2021, 21:10

Уфа юбилеена әзерләнә

29 октябрьдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2024 елда Уфага нигез салынуның 450 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.

Уфа юбилеена әзерләнә
Уфа юбилеена әзерләнә
Анда паркларны һәм иҗтимагый киңлекләрне модернизацияләү планнары турында фикер алыштылар.

Уфа хакимияте башлыгы Сергей Греков эре рекреация объектларын төзекләндерү проектларын әзерләү турында сөйләде. Әйтик, 2022 елда төзүчеләр Инорс бистәсендәге "Теплое" күле яр буе, башкаланың Дим районындагы «Үзәк» паркы, Дан бульвары, Черниковкадагы Нефтехимиклар паркы территориясендә эшкә керешәчәк. Ә 2023 елда Башкортстан урманчылары исемендәге урман паркын, Аксаков исемендәге бакчаны, Ленин һәм Гафури паркларын модернизацияли башлаячаклар. Кайбер объектлар буенча кирәкле документацияне әзерлиләр инде.

– Һәр проект - шәһәрнең социаль инфраструктурасын үстерүдә җитди адым, ул уфалылар өчен зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә заманча планлаштыру карарларын эшләү һәм төрле яшьтәге кешеләр өчен чыннан да уңайлы һәм функциональ урыннар булдыру бик мөһим, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Шәһәр дизайны үзәге директоры Руслан Алмаев Уфаның 450 еллыгына урамнарны һәм мәйданнарны рәсмиләштерүдә бердәм дизайн-код эшләү кирәклеге турында сөйләде. Бу - биналарның һәм корылмаларның фасад элементларына карата таләпләрнең принципларын һәм стандартларын билгели торган документлар комплексы. Ул Уфаның архитектур-тарихи мирасын саклау, эшкуарлык объектлары өчен бердәм карарлар эшләү, җәяүлеләр өчен уңайлы визуаль мохит булдыру өчен кирәк.

Дизайн-код элмә такталар, мәгълүмати табличкалар, витриналар, адреслы аншлаглар һәм башка элементлар урнаштыруны регламентлый.

Башкортстан Башлыгы шулай ук бәйрәм чараларын үткәрү графигын һәм программаларын алдан ук формалаштыра башларга кушты.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: