-7 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
20 август , 10:30

Стенага эленгән... җәй

Нефтекамада яшәүче кул остасы Миләүшә Җиһаншина үлән-чәчәкләрдән сәнгать могҗизасы тудыра.Миләүшә Җиһаншина яшәгән йортка барып кергәч тә, хуш исле үләннәр исеннән башлар әйләнеп китә. Биредә җәй беркайчан да бетмидер кебек. Әнә бит, стенага эленгән паннолар, картиналардан сары һәм көрән мәтрүшкә, мелисса, баллыкай, төрле төстәге чәчәкләр белән җәй елмая!Миләүшә – үзе дә гөл исеме, чәчәкләр затыннан, шуңа да бар булмышы белән матурлыкка, табигатькә тартыладыр да ул. Берничә ел элек Миләүшә ханым җитен орлыгын чәчеп, аны эшкәртеп карау теләге белән янып китте. Озакка суза торган кеше түгел ул: уйладымы – эшләп тә куя! Шул ук җәйне ахирәтләренең бакчасына киндер чәчелә, ул матур итеп зәңгәр чәчәк ата. Вакыты җиткәч, Миләүшә ханым иптәшләре белән аны җыеп, көлтә ясап, эшкәртеп, суктырып, маен сыгып, чиста продукция ала. Ә инде сабагын җебетеп, сүс эшләп, эрләп, бәйләп тә карый. Кыскасы, эшне ярты юлда калдыра торган кеше түгел ул – бу аның искиткеч соклангыч сыйфаты. Шулай итеп, “Җитен бәйрәме”нә нигез салына, Миләүшә ханым аны балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, олы аудитория алдына еш чыгара.

Стенага эленгән... җәй
Стенага эленгән... җәй

Миләүшә – гөлләр затыннан

Үзе белән якыннанрак таныштырыйм әле. Миләүшә Җиһаншина тумышы белән Борай районының Йомакай авылыннан. Озак еллар Нефтекама шәһәрендә яши, автозаводта 12 ел эшләп, пенсиягә чыккан. Тормыш иптәше Хазинур Шәйнур улы (Авыргазы районының Карманай авылыннан) белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә җиде онык, бер оныкачка шатланып, гомер кичерәләр. Дөрес, ата-ананы һәрвакыт борчуда тоткан хәл-шартлар да бар: уллары Рузалин, оныклары бүген махсус хәрби операциядә Ватан иминлеген яклый, әти-әни алар өчен, билгеле, ут йота. Алар турында аерым мәкалә дә эшләрбез әле. Әлегә Миләүшә ханымга әйләнеп кайтыйк.
Озак еллар Миләүшә Нурихан кызы пенсиядәге укытучы, шәһәр­нең активисты Светлана Вәлиева җитәкләгән “Ак калфак энҗеләре” фольклор оешмасына йөри, бергәләшеп алар төрле чаралар, бәйрәмнәр, конкурслар үткәрә, онытылган йолаларны тергезә. Ата-бабаларның йолалары, гореф-гадәтләре, кәсепләре яшьләр тарафыннан онытылу Миләүшә ханымны аеруча борчый, аның җитен үстерү йоласын тергезү башлангычы да шушы борынгы кәсепләрне саклап калу теләгеннән.
Ә былтырдан алып, Миләүшә ханымның тагын бер яңа шөгыле барлыкка килде: ул үләннәрдән паннолар эшләү белән кызыксына башлады. Югарыда әйтүемчә, ул эшкә алына икән, очына чыкмый калмый! Тиз арада Уфада яшәүче остадан станок эшләтеп алып, үләннәр серенә төшенеп, алардан “тере” яшел келәмнәр тукырга өйрәнә.
– Бигрәк матур шөгыль бит, шул яшел тукымага тотындыммы, бөтен ару, мәшәкатьләр онытыла, – дип елмая Миләүшә ханым.

Остаз

Һәр эштә остаз, укытучылар була. Миләүшә ханым үзенең икетуган сеңлесе – Борай районында яшәүче Альбина Нәфыйкованы үзенең укытучысы, дип саный.
– Альбина бик күп эшләргә өйрәтте мине, җитен белән дә, шушы үләннәр белән дә башлап ул “чирләде”, мин аңа иярдем. Ягымлы, якты йөзле, киң күңелле булганы өчен бик рәхмәтле мин аңа! – ди Миләүшә ханым.
“Сәхрәне өйгә алып кайтабыз!”
Тукыма өчен үләннәр җыю – үзе бер күңел рәхәте. Аккалфакчылар бу эшне бергәләп башкарырга ярата. Җыелышып, сәхрә­ләргә чыгып, үлән-чәчәкләрдән гөлләмәләр җыеп, туйганчы җыр­лап, мәтрүшкәле чәй эчеп, ямьле итеп йөреп кайта алар. “Күпме матурлык күрдек. Сәхрәне өйгә алып кайттык, ул Миләүшәнең картиналарына күчәчәк!” – ди алар.
Кайткач инде эш башлана. Тәүдә Миләүшә ханым үләннәрне сортларга аера, кайсын кайда куллану урынлы, уңышлы булачак – шуларны ачыклый.
Аннары туку станогы артына утыра һәм могҗиза тудыра башлый. Үзе хуш исле, үзе матур бу “җанлы” тукымаларга сокланмаган кеше юктыр!
Әлбәттә, мондый матур панно, картина, келәмнәрне эшләү өчен бик күп материал китә. Миләүшә ханым аларны кышкылыкка киптереп, хәтта туңдырып та куя! Дөрес, киптергәне белән, мәшәкать күбрәк, аны киредән парландырып, “формага китерергә” туры килә, чәчәкләр матурлыгын бераз югалта.
– Кышларын вакыт күбрәк була, озын кичләрдә башкарасы эшлә­ребез өчен материалларны алдан әзерләп куябыз! – ди ул.
Бу шөгылендә тормыш иптәше Хазинур да бик булыша. Кочак-кочак үләннәрне җыеп кайтырга ярдәмләшә, басуга алып бара, панноларны күргәзмәләргә, бәйрәм­нәргә илтә, станокны гына да аңа ничә тапкыр сүтеп корырга туры килә! Хазинур Шәйнур улы беркайчан да авырсынмый. Һәрвакыт ярдәм итеп тора. Бу кешегә бөтен аккалфакчылар, бар Татар үзәге рәхмәтле!

Һәр үлән – үзе бер ямь!

– Панно өчен, каен яфрагы, чабрец, тукранбаш, бөтнек, мәт­рүшкә, меңъяфрак яхшы. Аларда эфир майлары булу сәбәпле, нерв системасын тынычландыра, сәла­мәтлек өчен бик яхшы. Әмма башка үләннәрдән эшләнгән картиналар да бик матур, файдалы, аларның һәркайсы эстетик яктан матур һәм, табигый материал буларак, тынычландыра, – ди Миләү­шә ханым.
Күптән түгел “Ак калфак энҗе­ләре” фольклор ансамбле Туймазы шәһәрендә үткән “Җырлыйк әле!” фестивалендә катнашты. Миләүшә ханым эшләгән үләннән картиналарны, шулай ук, бергәләшеп җыйган төрле дару үләннәрен, Гөлфинә Шәйсолтан кызы үргән такыяларны алып барып, “Тәнгә сихәт, җанга рәхәт табигать кочагында” дигән йола күрсәтте, дару үләннәренең файдасы турында сөйләде алар. Шушы фәһемле, матур чыгышлары белән алар төбәкара бәйгедә өченче урын яулап кайтты. Ихлас күңелдән котлыйбыз аларны!

Алда – Шәһәр көне!

Миләүшә ханым фестивальдән кайту белән җиң сызганып яңа келәмнәр тукырга тотынды, чөнки киң күңелле ханым әзер эшләрен һәр сораган кешегә бүләк итеп биргән. “Буш калдым әле. Тиз арада яңаларын эшләргә кирәк, чөнки алда – Шәһәр көне! Нефтекамалылар каршына матур паннолар алып чыгарга ниятлим!” – дип төпсез яшел күзләре белән елмая ул, ә куллары станокта җитез-җитез эшләвен дәвам итә. Тау-тау мәтрүшкә, сары-ал гөлләр арасында ул үзе дә бер гөл кебек балкый.
Узган ел Миләүшә Җиһаншина югары бүләккә – “Милләт анасы” билгесенә лаек булды. Тырыш, уңган, булдыклы, тел, милләт дип янып йөргән, батыр уллар үстергән бу ана чын-чынлап лаек мондый югары исемгә!
Миләүшә бит ул! Гөлләр затыннан бит ул...

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Нефтекама шәһәре.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: