Әлеге урам чыннан да бай тарихлы. Чөнки бу урында беренче торак йортлар XVI гасырда ук барлыкка килгән. Территория шулай ук 1759 елда янган Уфа Кремле составына кергән. Башта ул Малая Репная (укчылар яшәгән бистә исеме буенча), аннары Зур Казан, соңрак Казан урамы дип аталган, чөнки аның юнәлеше иске шәһәрдән Казанга таба юл алган.
Монда һәрвакыт тормыш кайнап торган: кибетләр, янгын сүндерү һәм полиция участоклары, сәүдәгәрләр, күренекле кешеләрнең йортлары урнашкан. XIX гасыр уртасында урамга таш түшәлгән, ә чисталык торышын беренче губернатор, язучы Сергей Аксаковның улы Григорий шәхсән үзе күзәткән. Аннары, урамны бераз “бушату” өчен, шәһәр Думасы монда яңа кибетләр төзүне тыйган. Әмма ул вакытта Зур Казан урамы инде әкренләп шәһәрнең Үзәк урамына позицияләрен бирә башлаган. Үзәк (хәзерге Ленин), Лазарет ( Аксаков), Александровская (Карл Маркс ) урамнары да популярлаша башлаган. Әлбәттә, Зур Казан урамы да игътибардан читтә калмый, ул үзенең уникаль архитектурасы һәм матур яшеллекләре белән шәһәр халкын һәрвакыт җәлеп итеп тора.
Бүген Октябрь революциясе урамы шәһәрнең тарихи өлешендәге искиткеч һәм кабатланмас урын булып тора. Биредә һәр бина диярлек – мәдәни мирас һәйкәле (ә алар, сүз уңаеннан, 40ка якын исәпләнә!).
Кузнецов (II мәхәллә) училищесы – Октябрь революциясе урамы, 55нче йортта урнашкан. Аның тарихы 1860 елда, сәүдәгәр Никита Кузнецов училищега үзенең бер катлы таш йортын һәм җир кишәрлеген бүләк итүдән башлана. Шулай ук ул учреждениене карап тотарга, укытучыларны финансларга вәгъдә итә. Училищены ачу тантанасы шул ук елның 30 октябрендә була. Учреждениедә 70 малай укыган – дворяннар һәм чиновниклар, сәүдәгәрләр һәм мещаннар, төрле чин кешеләре һәм крестьяннар балалары, ә Алексей Васильевич Фрагранский күпмедер вакыт укытучылардан берүзе булган. Училищега нигез салучыга хөрмәт йөзеннән 1861 елның февралендә үк учреждениегә “Кузнецовское” исеме бирелә.
Укучыларның биштән бер өлешен диярлек мөселман гаиләләреннән булган малайлар тәшкил иткән. Русия империясендә аларны “магометанские” дип атаганнар.
Шәһәр үсә, балалар саны арта бара, һәм тиздән мәктәптә малайлар һәм кызлар бергә укый башлый. Шул чорда бинаның икенче каты барлыкка килә.
1915 елда, Беренче бөтендөнья сугышы барган һәм ятимнәр саны арткан чорда, бинада 3нче балалар йорты ачылган. Укытучылар укучылар белән вакытлыча Деевның бер катлы йортына күченәләр (хәзер ул сүтелгән).
Алдагы вакыйгалар да Кузнецов училищесын читләтеп үтми: укучылар саны, укыту системасы, бинаның юридик атамасы үзгәрә. 1931 елга барысы да азмы-күпме җайга салына, ул вакытта урам Октябрь революциясе исемен ала, ә атаклы училище 19нчы ФЗС (фабрика-завод җидееллыгы) дип атала башлый. Бу елларда наданлыкны бетерү программасы актив рәвештә гамәлгә ашырыла. 1943 елның сентябрендә элекке Кузнецов училищесы фасадында “5нче урта мәктәп” дигән алтакта беркетелә.
Училище тарихында яңа бит 1975 елда, ул Башкортстан педагогия институтына тапшырылгач ачыла. Хәзерге вакытта биредә М. Акмулла исемендәге БДПУның тарих, хокук һәм социаль-гуманитар белем бирү институты урнашкан. Ә бина төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора.
– Кузнецов мәхәллә училищесын сәүдәгәр Никита Кузнецов Уфада яшәүчеләр өчен махсус дөньяви мәктәп итеп төзеткән. Сәүдәгәр үзе якында гына Шамовлар утарында яшәгән. Бина төзелгәннән соң ул аны шәһәргә мәктәп өчен махсус бүләк иткән. Училищеда 1975 елга кадәр 5нче мәктәп урнашкан, ул Аврора урамында яңа бина төзелгәннән соң шунда күченгән. Ә бушаган бина педуниверситетка тапшырылды, – ди Бөтенрусия Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Башкортстан бүлекчәсе советы рәисе Эльза Мәүлимшина.
Резида ВӘЛИТОВА әзерләде.