15-16 августта Баймак районының ямьле Граф күле буенда “Башкорт аты” халыкара фестивале үтте. Билгеле булуынча, ул республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән быел өченче тапкыр оештырылды.
Фестиваль халык арасында популярлашып китте һәм елдан-ел күбрәк катнашучыларны җыя. Быел ул Үзбәкстан, Казахстан, Һиндстан, Пакистан, Төрекмәнстан, Кыргызстан, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән катнашучыларны бер мәйданга җыйды. Чарада 11,5 мең кеше катнашты.
Юл бирегез, юртаклар килә!
Фестивальнең төп геройлары – әлбәттә, башкорт атлары.
Башкорт атлары иң чыдам токым буларак билгеле. Алар эссегә дә, салкынга да чыдам, тирләмиләр, авырмыйлар. Аларның тояклары да ныклы. Тау-ташлар арасында йөри алуы белән дә кыйммәтле бу токым. Шулай ук авыр йөкләрне тарталар. Ат ите аллергия бирми, ә сөтеннән искиткеч эчемлек — кымыз ясыйлар. Кыскасы, башкорт аты бик күп сыйфатлары буенча башка токым атларга ал бирми, һәм ул – безнең республиканың чын горурлыгы!
Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч, иң ямьле мизгеле атлар парады булды. Башларын югары тотып, юртып-биеп трибуна алдыннан атлар үтте. Аларга карап, нишләптер күпләрнең күзләре яшьләнде.
— Шатлык яшьләре ул, — дип елмаерга тырыша янымда утырган агай. — Адәм баласы җир йөзендә күпме күрсә, барысын да атлар белән бергә кичергән! Атлар белән утка кергән. Без телебез булгач сөйлибез, ә атлар танкларга ташланганда ниләр кичерде икән? Алар бу турыда әйтә алмый шул. Сез тарихта артка чигенгән, “Алга!” дигән командага буйсынмаган берәр атны беләсезме?! Мин дә белмим. Ә менә хуҗасын ташламаган, иң авыр минутта да, дошманнар чолгап алганда да иңендәге солдатны яклаган атлар турында күп укыганым-ишеткәнем бар. Машиналар, тракторлар юк чакта, ата-бабаларыбыз ничек чәчкән, урган, юллар салган, төзегән, дөнья көткән? Шул атлар бөтен авырлыкны үз җилкәсендә күтәреп чыккан бит инде! Атларга, ниһаять, тиешле игътибар булганга шатланып, күзләр яшьләнеп китте, — диде 78 яшьлек Рәүф агай.
Игътибар итсәм, башка тамашачыларның да күзләре яшьләнгән. Мәйдандагы 500дән артык атны күргәч, йөрәкләрдән ургылып чыккан шатлык яшьләре иде ул!
Атлар парадында 8 ил, 11 төбәктән вәкилләр катнашты. Чараның кульминациясе булды ул!
Ах, оста да куллары!
Шөкер, республикада ата-бабаларыбызның борынгы кәсепләре югалмаган, аларны дәвам итүче осталар күп. Өченче халыкара “Башкорт аты” фестивалендә “Осталар шәһәрчеге”ндә сокланып, горурланып йөрдем.
Биредә халык игътибарын җәлеп иткән мәйданнар бик күп булды. Шуларның берсе — Олег Андреев скульптуралары. Аның үзенчәлеге шунда: Олегның аты... пальтодан! Сез дә урысның “конь в пальто”сын искә төшердегезме? Алтын куллы, фантазиягә бай Олег Андреев шушы гыйбарәне тимердә сынландырырга була.
Бишбүләк остасы Олегның фестивальне ямьләгән тагы бер эше — “Акбузат”. Канатларын як-якка җәйгән тылсымлы ат янында фотога төшүчеләр бик күп. Дагасы гына түгел, ат үзе үк бәхет чыганагы икәненә ышана безнең халык.
Менә икенче оста — Гафури районыннан килгән Флүр Фәхретдинов.
Ул ясаган ат дугаларына карап, боларны сатып алучылар, ат тотучылар бармы әле, дип сорыйм.
— Заказлар күп, вакыт җитми! Шөкер, соңгы елларда атларга игътибар артты, — ди ул. Флүр абый дугаларын башкорт, татар, урыс милли стилендә матур итеп бизәгән. Төп эше буенча ул – водитель, тракторчы. Ә монысы — яраткан шөгыле.
— Ата-бабалар, борынгыларның кәсебе югалмавына шатмын, – ди Флүр Фәррах улы.
Фестивальгә ул йөгәннәр, арба тәгәрмәчләре, чана “табаннары”, тагы бик күп әйберләр алып килгән.
Икенче мәйданчыкта — нефтекамалы Алмаз Сәйфуллин белән очрашабыз. Сезнең оекбашлар бәйләүче подполковникны күргәнегез бармы? Булмаса, белегез! Алмаз Сәйфуллинның фестиваль кунакларын таң калдырыр шөгыльләре күп, әмма мине иң гаҗәпләндергәне — аның шундый җитез итеп оекбаш бәйләве! Ул үзе сезнең белән сөйләшә, үзе кулларына күз дә салмый, бәйләмен бәйли. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диюләре менә шул Алмаз кебекләр хакында да инде!
Алмаз Әхсән улы — шәһәрдә үткән төрле чараларның актив катнашучысы, чыбыркылар, ат тотучыларга күннән төрле кирәк-ярак ясавы белән билгеле. Тынгысыз офицер бүген дә яшьләр белән бик зур патриотик эш алып бара. Алмаз Әхсән улы, махсус хәрби операция башлангач, ике дә уйламый, үз теләге белән анда катнашты, бүгенге көндә сәламәтлеге буенча өйдә, җәмәгать эшләрендә актив катнаша.
Фестивальдә Алмаз үзенең туган ягы — Илеш районы исеменнән чыгыш ясады. Янында — һәр башлангычында булышучы җәмәгате Эльза.
— Алмазның шөгыле бөтен гаиләбезнең шөгыленә әйләнде инде, фестивальгә бергәләп әзерләндек, — ди Эльза.
“Осталар шәһәрчеге” таң калдырды, ниләр генә юк биредә?! Кемдер башкорт милли костюмы элементларын тегә, чигә, кемдер палас суга, өченчеләр чыбыркы үрә. Менә пычаклар җитештерүче осталар, болары — тимерчеләр. Элек бит дөнья көтәр өчен кирәк-ярак шулай кулдан эшләнгән!
Менә Пермь шәһәреннән килгән тимерче Юрий Чирков ат дагасы ясый. Тиргә батып эшләгән остадан: “Авырмы?” — дип сорауга, ул миңа чүкечен суза: мәгез, эшләп карагыз! Утта янып кызарган тимергә бер-ике генә сугам: беләкләрнең хәле бетә. Ә бит әле сугу гынамы, аны тиешле формага китереп, бөгәргә дә кирәк!
— Беренче тапкырга — “бишле”. Эш коралыннан курыкмаганың өчен! — дип елмая оста. Ә мин юлымны дәвам итәм.
Алда — ат аркасына ябар өчен юкәдән япма – сергетыш үрүчеләр. Әйткәндәй, фестивальдә бу осталар арасында да бәйге үткәрелде. Белорет районы осталары янына килеп, сүз катам.
— Мондый япмалар атка файдалы, тирләсә дә, атны өшетми. Ата-бабаларыбыз юкка гына ат өстенә мунчаладан үргән яки йон тукымадан әзерләгән сергетыш япмаган, — ди Вилдан Абдрахманов.
Юкә кайрысыннан мунчала төшерү җиңел түгел, әмма, Вилдан Абдрахманов сымак, бу эшкә биш куллап тотынучылар бар, шул шатландыра.
Шуңа игътибар иттем: бик күп осталар бәйрәмгә гаиләләре белән килгән. Гаилә әгьзасының шөгыле гаилә эшенә әйләнеп киткән. Бу шатландыра, чөнки гаиләләрнең ныклы, бердәм, тырыш булуы турында сөйли.
Ат кирәк-яраклары остасы Сәгыйть Фәхретдинов та чарага гаиләсе белән килгән.
— Чыбыркы, ияр, арба-чана, тәгәрмәчләр, камыт-йөргәннәр — барысын да эшлим, — ди алтын куллы оста Сәгыйть Сабит улы. — Бу эшкә мине тирә-якта билгеле оста Павел Якушев өйрәтте. Ул күптән вафат инде. Эш коралларын миңа калдырды, — ди Сәгыйть агай.
Әлбәттә, башкорт халкы булган җирдә бал булмыйча калмый, умартачылар бик күп бәйрәмдә! Юкә балы, чәчәк балы — балның ниндиен генә тәкъдим итмиләр! Башка продукциясе дә бар: перга, прополис, кремнар, майлар...
Урал батыр дәвамчылары!
Башкорт халык әкиятләрендә, легендаларында бил бирмәс батырлар күп — Урал батыр, Алып батыр, Камыр батыр. Алар юктан гына килеп чыкмаган, билгеле, һәр әкият нинди дә булса чынбарлыкка, миф-легендаларга нигезләнгән. Халкыбызда борын-борыннан батырлар булган, без кечкенәдән алар турында әкиятләр ишетеп үстек. Шуңа да фестивальдә “Урал батыр” бәйгесе, милли көрәш, билбау алышы чараның иң җанлы мәйданчыкларына әверелде.
Менә “Башкорт аты” халыкара фестивале мәйданнарының берсендә батырлар бил алыша — билбау көрәше буенча республика турниры бара.
— Мин 14 яшемнән көрәш белән шөгыльләнәм, ярышларга йөрим. Нәтиҗәләр дә бар. Һәр җиңү — әтием белән икебезнең уртак җиңү, чөнки әтием — минем тренерым. Миннән еш кына: “Көрәш — ир-егетләр шөгыле түгелме?” — дип сорыйлар. Юк, бу спорт төрендә кызлар да бик күп. Элек кызлар атта да оста җилдергән, җәядән ук та аткан, беләгендә көче дә булган. Көрәш — ата-бабаларыбыздан калган йола, элек-электән башкорт, татар халкы мәйданнарга чыккан, көч сынашкан. Бүген дә бу матур традиция югалмаган, балаларның милли спорт төре белән шөгыльләнүе аеруча куанычлы, димәк, аның киләчәге бар, — ди өч тапкыр дөнья чемпионы, дөнья кубогы иясе, узган елгы Европа чемпионы, Белорет кызы Олимпия Махиянова.
Спорт кешене тәрбияли, үз-үзеңә ышаныч бирә, шуңадырмы, мәйдан тотучы егетләрнең һәм кызларның күңелләре тыныч, алар үз-үзләренең дәрәҗәсен белеп кенә көрәшкә чыга. Алар өчен күбрәк көярмәннәр борчыла, шуңа да әледән-әле “Ныграк тот!”, “Егып сал!”, “Бирешмә! Бирешмә!” — дигән сүзләр яңгырап китә, үгетләрне сызгыру, алкышлар бүлә — көярмәннәр шулай батырларга көч биреп тора!
Бәйрәмнең тагы бер кунагы — “Русиянең иң көчле кешесе” титулы иясе Эльбрус Нигъмәтуллин белән очрашабыз.
— Атлар миңа балачактан таныш, ихатабыз атсыз тормады. Алай гына да түгел, мин — ат караучы оныгы, ә әтием бик еш атларга дага, дирбия, арба тәгәрмәчләре, башка кирәк-ярак ясый иде. Мин, әлбәттә, шунда кайнашам. Сигез-тугыз яшьлек чагымда ат өстеннән егылып төшкәнем дә булды, — ди Эльбрус Хәмит улы.
Биредә ул “Урал батыр” халыкара турнирын үткәрә.
— Гадәттә турнир сентябрь аенда үтә иде, быел без “Башкорт аты”на кушылдык. Дөньяның иң көчле кешеләре көч сынашачак. Кыргызстан, Казахстан, башка төбәкләрдән батырлар килде, чемпионнар арасында җиңүче билгеләнәчәк, — ди Эльбрус Нигъмәтуллин.
Фестиваль “кайный”: үсмерләр арасында греплинг буенча, “Ирәндек мәргәне”, “Аударыш”, “Ылак уены”, “Кара каплан” кебек ярышлар гөрли. “Аударыш”та ат өстендәге көндәшләр бер-берсен аттан бәреп төшерергә тиеш. Искиткеч тамаша! Ир-егетләрнең көченә, җитезлегенә хәйран калырлык! Икенче мәйданда — өйрәтелмәгән атларны иярләү. Биредәге тамашаны тын да алмый күзәтәләр, хәтта көярмәннәр дә тынып калган, тамашачы ат өстендәге егетне күзәтә, берчә “ох!” дип ут йота, берчә “ууух!” дип җиңел сулап куя. Ә бит бу хәвефле дә, кызык та эш ат тотучыларны гомер буе озата бара, арба-чана тартып, күндәм генә эшләп йөргән һәр ат кайчандыр шулай баш бирмәгән яшь тай (яки бия) булган.
Төньяк Амурлары оныклары
— Элек-электән башкорт укчылары гаскәрнең алдында барган. Ат уйнатып Парижга кергән башкорт атлыларын беләсездер бит? — дип укчылар белән таныштыра Уфа шәһәренең Шамонино авылыннан килгән Венера Юлдашбаева. Әйткәндәй, фестиваль көнендә Венера һәм Фәрит Юлдашбаевларның гаилә коруларына төгәл 15 ел тулган! Гаилә бу матур датаны “Башкорт аты” халыкара фестивалендә... ук атып үткәрде.
Ирле-хатынлы алар моннан берничә ел элек шушы шөгыльне үз иткән, осталыкларын елдан-ел арттыралар.
Венера башкорт халык кәсепләре белән кызыксына, үзенә борынгыча милли күлмәк теккән, баш киеме — кашмау да әзерләгән.
— Дәү әниемнең элекке камзулына карап, үземә костюм тектем. Иремә милли киемне дә барысын да өйрәнеп, тикшереп, китаплардан карап тектек. Сәхнәгә шушы киемдә чыгабыз икән, ул дөрес булырга тиеш, — ди Венера Арслан кызы.
Тормыш иптәше Фәрит укчылар ярышында хатыны кебек үк икенче урын алган. Гаилә бик шат. Алар инде кызларын да ук атарга өйрәткән, бу гаилә шөгыленә әйләнгән. Менә шундый бердәм, булдыклы, ватанпәрвәр гаилә ул Юлдашбаевлар.
Икенче укчылар — шулай ук ирле-хатынлы Ишкилдиннар Бөрҗән районыннан килгән.
— Ирем Азат быел беренче урынны алды, ул ук ату белән күптән шөгыльләнә. Мин дә кызыгып киттем. Быел мин бәйгедә өченче урын алдым, — дип елмая Наилә Ишкилдина.
Тормыш иптәше Азатның да, үзенең дә өстендә – үзләре теккән милли башкорт киемнәре.
— Ата-бабаларыбыз йолалары, милли киемнәребез, традицияләр югалмасын дип тырышабыз. Традицияләр яшәсә, халык милләт буларак яши, аларны югалтабыз икән, милләтне дә югалтабыз, — ди Наилә ханым.
Кымызы да кымызы!
“Башкорт аты” халыкара фестивале бөтен республика һәм тирә-як төбәкләрдән кымыз ясау осталарын да җыйды.
— Кымыз ясауда һәр кешенең – үз сере. Без бу эшкә тотынганда дистәләрчә рецепт өйрәндек, бик күп осталар белән аралаштык, ничә төрле кымыз тәмләп карадык! Нәтиҗәдә, бары тик үзебезнеке — “Мостафиннар кымызы” барлыкка килде, — дип елмая Әлшәй районы кымызчысы Римма Мостафина. — Технология бертөрле булса да, атның ашаган ашы да, климат та, барысы да кымызның тәменә тәэсир итә, шуңа да ике бертөрле кымызны табам димә! Монда кагыйдә бер генә: эчемлекне яхшы кәеф, изге теләкләр белән ясарга кирәк!
Римма һәм Нәфис Мостафиннар — районда билгеле эшкуарлар, алар 300дән артык ат асрый, гаилә мини-заводында буза, кымыз җитештерә.
— Хөкүмәт эшкә теләге булганнарга һәрдаим ярдәм күрсәтә, бик күп дәүләт программалары гамәлдә, без дә Хөкүмәт тарафыннан бирелгән грант белән файдаландык, акча атлар сатып алуга, эшне киңәйтүгә китте, — ди Римма ханым.
Фәнни-гамәли өлеш
Кымыз ясау, елкычылыкны үстерү, “Башкорт атлары һәм спорт” темасына семинар, “Ирәндек” туристик-рекреацион кластер проекты буенча очрашу, Евразияның абориген токымлы атларын саклау һәм үрчетү буенча халыкара фәнни-гамәли конференция эше — фестивальдә бик күп эшлекле мәйданчыклар оештырылды. Кыскасы, фестиваль уен-көлке, җыр-бию, спорт уеннарына гына кайтып калмыйча, башкорт токымлы атларны саклау һәм үстерү буенча бик күп фикер алышу урыны булды, карарлар тәкъдим ителде, планнар барланды.
Республика Башлыгы башлангычы
— Менә инде өченче тапкыр Баймак җирендә “Башкорт аты” фестивален үткәрәбез. Бу чара — Сабантуй гына түгел, ул — ата-бабалар истәлегенә, тарихка, атларга булган олы хөрмәт билгесе. Чөнки атлар борынгыдан безнең халыкның тугры юлдашы булган, яуда — яудаш, хуҗалыкта — ярдәмче. Фестивальнең төп максаты да республикада елкычылыкны үстерү. Мин бу бәйрәмне фәнни чара дип тә әйтер идем, чөнки башкорт токымын ничек саклау турында фикер алышулар бара. Узган ел башкорт атын патент белән “ныгыттык”, хәзер ул юридик яктан якланган. Безнең барыбызга да башкорт халкын гомер буе озатып баручы башкорт атының генофондын саклау турында уйланырга кирәк. Шулай ук бу — зур мәдәни һәм спорт бәйрәме. Баймак җиренә, Баймак халкына мондый чара өчен зур рәхмәт! — диде республика Башлыгы Радий Хәбиров фестивальне ачу тантанасында.
Егетләр курай уйный, ә кызлар җырлый!
Фестивальнең мәдәни өлеше дә искиткеч бай булды. Биредә Башкорт дәүләт курчак театры атлар турында тамаша күрсәтте. Шулай ук “Аргамак ат — юл башлар, акыллы ир — ил башлар” дигән тамаша бик ямьле һәм эчтәлекле булды. Ә инде һәркайда курай уйнавын, милли киемле кызларның биюгә төшүен сөйләп торасы да түгел. Баймак ул — чын талантлар төбәге! Ирәндек буенда яшә дә син, курай да тартма, имеш!
“Бәйрәмгә килеп шәп иттек!”
“Башкорт аты” фестивалендә халык күп, ерактан килүчеләр дә шактый иде. Бер төркем пенсионерлар “Башкортстанда озын гомерлелек” программасы буенча Учалыдан килгән.
— Республикада өлкән яшьтәгеләргә игътибар зур, әлеге программа буенча экскурсияләргә йөрибез. “Башкорт аты” фестиваленә килүебез — бик уңышлы булды, күпме матурлык күрдек, осталарның эшләре белән таныштык, — ди пенсионер Фәймә Шаһурина.
— Зур бәйрәм үтә, ә өлкәннәрне шушылай ямьле бәйрәмнәргә йөртү — яхшы эш, — дип аңа кушыла пенсионер Ильяс Суфиянов.
Тарихыбызга хөрмәт
Фестивальдә “Без башкортлар” төньяк-көнбатыш башкортлары хәрәкәте җитәкчесе Радик Бәхтиев белән очраштык. Ул тәкъдим иткән башкорт авыллары картасы янында халык җыелган, шулай ук башкорт ырулары турындагы китапларны карыйлар.
— Бүгенге көндә башкортлар — Русия территориясендә иң өйрәнелгән халык, дисәк тә була. Бөтен халыкны бердәм система буларак монолит рәвештә өйрәнү мөмкин түгел, чөнки каршылыклар бик күп туа. Шуңа күрә галимнәр аны ыру буенча бүлеп карау турында карар кылды. Без вотчина җирләрен, волость биләмәләренең чикләрен күрсәткән карта төзедек, бу ыру вәкилләре яшәгән авылларны билгеләдек һәм һәр ыру турында китап чыгардык. Бу китапларга авылларның килеп чыгу, күченү тарихы, ыруның антропологиясе, Башкортстан Республикасында, Ырынбурда, башка төбәкләрдә сакланган архив документлары кергән. Без 47 башкорт ыруын яхшылап өйрәндек, — ди Радик Рәлиф улы.
Рухи байлыкны – яшьләргә
Республикаң, милләтең, телең, халкың өчен горурлык хисләре менә шушындый уңай геройлар, уңай образлар, арабызда яшәүче уңай кешеләр аша тәрбияләнә. Ул күңелгә үтеп керә, аңга сеңеп кала. Әлеге фестивальдә катнашкан кешеләр уңай тәэссоратлар алып кайтса, аны тамаша кылучылар да бик күп уңай энергия җыйгандыр, дип әйтәсе килә. Шәхсән мин бу кешеләргә сокланып, горурлык хисләре кичереп кайттым. Икенчедән, республиканың никадәр зур һәм матур булуы тагы бер кат таң калдырды мине! Милләтнең горурлыгы булган башкорт атлары да, милли мәдәниятебез дә, ата-бабалар кәсебе дә, шушы гүзәл туган җиребез дә, гомумән илебез дә саклауга һәм яклауга мохтаҗ. Без шушы рухи байлыгыбызны үзебездән соң килгән буынга җиткерү өчен җаваплы!
Гөлнара Гыйлемханова,
“Кызыл таң”ның махсус хәбәрчесе.
Нефтекама — Баймак — Нефтекама.