Җәй — елның иң матур фасылы. Рәхәтләнеп кояшта кызынырга да, су коенырга да, җиләк-җимешеннән авыз итәргә дә мөмкин. Шулай ук, җәй – сәяхәт итү өчен иң уңайлы чор. Башкортстанның елдан-ел туристларны ныграк кызыксындыруы беркемгә дә сер түгел. Мәсәлән, былтыр гына гыйнвар-август айларында безгә 1,66 миллион сәяхәтче килгән. Бу – 2022 елның шул чорындагы белән чагыштырганда, 31,2 процентка күбрәк. Шунысын да игътибарга алырга кирәк: туристларны, республиканың гаҗәеп табигате белән беррәттән, Уфаның гүзәллеге дә җәлеп итә.
Башкалага килгән кунакларның кайсы гына “Биюче торналар” фонтанында булмады икән? Чыннан да, ул бүген биредә яшәүчеләрнең дә, туристларның да яратып ял иткән урыны.
2020 елның 30 июнендә Уфаның Орджоникидзе районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Максим Егоров “Дубки” скверында булдылар, анда шәһәрнең истәлекле урынын – “Биюче торналар” фонтанын ачу тантанасында катнаштылар, шулай ук Башкортстанның торак пунктларында иҗтимагый территорияләрне төзекләндерү проектлары белән таныштылар.
1970 еллар башында төзелгән фонтанны 2008 елда реконструкцияләүгә япканнар иде. Парк территориясен модернизацияләү эшләре 2019 елның көзендә республика җитәкчесе инициативасы белән башланды. Скверны төзекләндерү кысаларында яңа агачлар һәм куаклар утыртылды, гранит таштан сукмаклар салынды, эскәмияләр һәм велопарковкалар куелды, балалар һәм спорт мәйданчыклары, яктырту һәм видеокүзәтү системалары монтажланды. Фонтан яңартылганнан соң биредә, чын мәгънәсендә, “биюче торналар” барлыкка килде. Төрле төсләр белән янучы фонтаннар музыкага биюче кошларны хәтерләтә. Проект һәм реконструкциянең гомум бәясе 200 миллион сум тәшкил итте.
– “Биюче торналар”ны мин студент чактан ук хәтерлим. Еллар үтте, һәм ниндидер мизгелдә алар турында оныттылар. Без бу композицияне яңадан тергезергә булдык һәм бүген шәһәргә төзекләндерелгән сквер һәм искиткеч фонтан бүләк итәбез. Уфа шәһәр-парк булсын өчен без алга таба да эзлекле эш алып барачакбыз, – дигән иде анда Радий Хәбиров.
– Уфада тагын бер искиткеч иҗтимагый киңлек барлыкка килде, һәм мин биредә яшәүчеләр, шәһәр кунаклары өчен чын күңелдән шатмын, – диде Максим Егоров та һәм биредәге матурлык белән соклануын белдерде.
Радий Хәбиров алдан ук билгеләгәнчә, “Биюче торналар” фонтаны, чыннан да, шәһәрнең үзенчәлекле “визит карточкасы”на әверелде. Фонтан яныннан бала-чагалар да, өлкәннәр дә өзелми.
– Һәркөн оныгым белән фонтан янына киләбез. Самокаты белән төрле төсләр белән янучы фонтаннар янында йөрергә ярата ул. Ә аннары янәшәдәге спорт мәйданчыгына юнәләбез. Биредә бераз шөгыльләнгәч, өйгә кереп, төшке йокыга китәргә дә мөмкин.
Мондый матурлык өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтәсем килә. Чыннан да, һава сулап керер өчен дә, спорт белән шөгыльләнергә дә, балалар белән уйнарга да була биредә. Шунысын да искә аласым килә: төзекләндерү эшләре хәвефсезлекне күз уңында тотып башкарылган. Мәйдан юлдан читтә урнашкан, спорт мәйданчыгында җир махсус түшәмә белән каплатылган. Шуңа да биредә оныгым өчен борчылмыйм, үзем дә рәхәтләнеп ял итәм, – ди 4 яшьлек Арсланны җитәкләгән Лида Хафизова.
– Мин кечкенәдән спорт белән шөгыльләнәм. Мәктәптә укыганда төрле ярышларда да катнаша идем, хәзер инде үзем өчен. Элек, эштән кайткач, көн саен йөгерергә чыга идем. Спорт белән шөгыльләнүчеләр мине аңлар, организмга көн дә шундый йөкләнеш биреп өйрәнгәч, ансыз үземне начар хис итәм. Әлеге парк ачылгач, көн саен бирегә спорт белән шөгыльләнергә йөри башладым. Монда төрле спорт җиһазлары куелган. Кечкенәләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә шөгыльләнү мөмкинлеге бар.
Тәүге көннәрдә монда күбрәк балалар йөри иде. Ә хәзер гаиләләре белән килеп шөгыльләнүчеләр артты. Бу – аеруча матур күренеш. Без үзебез балаларга үрнәк күрсәтергә тиеш бит. Бу төзелеш, чыннан да, бик кирәк. Җитәкчелеккә зур рәхмәт, – ди Сергей Анохин.
Чыннан да, “Биюче торналар” – Уфаның үзенчәлекле бер объекты. Ул урындагы халыкның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен күз уңында тотып башкарылган. Торналар – яктылык символы булса, биредә яңгыраган халык көйләре республиканың тарихын чагылдыра.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров әлеге вазыйфага сайлангач та Уфада мондый объектларның күпләп төзеләчәген әйткән иде. “Биюче торналар” шушы исемлекнең башында булды. Аннан соң башкала тагын да әллә күпме шундый объектлар белән бизәлде. Юкка гына бүген Уфа илнең иң матур, яшел шәһәрләре исемлегенә кертелмәгән шул.
Гөлия Гәрәева.