— Аяз көннәрне файдаланып, басуларның 70 процентында бөртеклеләрне җыеп алдык, — ди хуҗалык җитәкчесе Динар Кәлимуллин. — Безнең комбайнчыларга бодай үстерелгән кырларны иңлисе генә калды. Әлегә һәр гектардан уртача уңыш 35 центнер тәшкил итә. Арышның “Памяти Кунакбаева” дигән сорты быел да безнең өметне аклады. Бер басуда ул гектарыннан 45 центнер уңыш бирде. Техниканы нәтиҗәле файдаланып, зур гына мәйданда игелгән арпаны да түкми-чәчми җыеп алдык. Күпчелек басуларда аның төшеме 38-42 центнердан ким булмады.
Әйе, “Нерал-Матрикс”та һәр елны да мул уңышсыз калганнары юк. Без хуҗалык җитәкчеләре белән бергә барып караган бодай басуында да башаклар тулышкан. Агроном Нәҗип Гәрәев әйтүенчә, биредә бодайның “Икада-70” дигән элиталы сорты үстерелгән.
— Без бит орлыкчылык хуҗалыгы исәпләнәбез, — дип төшендерде ул. — Алдынгы селекцияне кулланып, тик перспектив сортларга өстенлек бирәбез. Үзебездә җитештерелгән югары класслы орлыкларны башка күп хуҗалыкларга сатабыз. Әле үк безнең 2000-3000 центнер яхшы сыйфатлы орлык реализацияләргә тулы мөмкинлегебез бар.
Әлбәттә, мул уңыш алу өчен җирне яхшылап эшкәртергә һәм ашларга кирәк. “Нерал-Матрикс”та игенчеләр, башка күп хуҗалыклардагы кебек, технологияне гадиләштерергә күнекмәгән. Кыр эшләрен башкарганда агротехник таләпләргә бернинди дә хилафлык китермиләр. Катлаулы минераль ашламадан тыш, монда яшел ашлама да киң кулланыла. Шуның өчен дә пар җирләренә чәчелгән уҗым культураларыннан ел да 40ар центнер уңыш алалар.
Гомумән, “Нерал-Матрикс” хәзер кырчылыкта агрокультуралар үстерүдә алдынгы тәҗрибә мәктәбенә әйләнгән. Мәсәлән, икенче ел инде биредә кукурузны иген технологиясе буенча игәләр.
Ахыры ПДФ-версияда