— Шунысы куанычлы, бүген-ге көндә безнең бер тиен бурычыбыз юк, эшчеләр хезмәт хакын вакытында ала. Мин хуҗалыкны берничә миллион бурычы белән кабул иткән идем. Бүген үз көне-безне үзебез күрәбез. Кайчандыр безнең алда хуҗалыкны саклап калу бурычы торса, хәзер инде үсеш — терлек санын арттыру, яңа техника юнәтү турында уй-лый алабыз, бу юнәлештә максатыбызга ирешеп киләбез, — ди Илнур Ахунов.
Хуҗалыкның бер мең гектар чәчүлек җире бар, шуларның 400 гектарын — арыш, 250 гектарын — бодай, 200ен — арпа, 150 гектарын солы тәшкил итә. Мондагы җирләр әллә ни уңдырышлы булмаса да, яхшы гына уңыш җыеп алынган, гектар көче якынча 16-17 центнер тәшкил итә.
— Орлыкка, күчмә фондка салдык, халыкка тараттык, фу-раж җитәрлек, кышны исән-имин чыгарбыз, дип уйлыйм. Урып-җыюны үз көчебез белән төгәл-ләдек, саламнарны өеп куйдык, туңга сөрүгә тотындык. Бу эштә Рифкать Хөрмәтуллинның тәҗри-бәсе зур. Узган ел “Дон” комбайны алган идек, Мәгафурҗан Галимҗанов ярдәмчесе Илфат Рәхмәтуллин белән көненә 40ар гектарда эшләп өлгерделәр. Көн-нәр дә әйбәт торды, — ди рәис.
Хуҗалыкта эре маллар саны — 400 баш. Шуларның 200е — савым сыеры, 80е — яшь таналар, 50дән артыгы — симертүдә. Маллар әле җәйләүдә, һәр сыердан уртача 10 литр сөт савып алына. Басудагы курпыдан тыш, аларга салам, өстәмә азык бире-лә. Мал азыгы ел ярымга җитәр-лек әзерләнгән, бер баш терлеккә уртача 34 центнер туры килә.
Савучылар Зарина Җәми-лова, Зөлфирә Арсланова, Чулпан Галимҗанова, Резида Мохитова, Зөлфия Гыйздәто-ваның тәҗрибәсе зур, һәркайсы үз эшен белеп, яратып башкара.
Ничек кенә гаҗәп ишетел-мәсен, эшче куллар хәзер авылда да “дефицит”. Шуңа күрә булган-нарының кадере зур, рәис аларга техника, печән-фураж белән һәрьяклап булышырга тырыша. Биредә эшчеләргә иртәнге һәм кичке ашны ел әйләнәсенә бушлай ашаталар.
— Бер вазыйфа гына алып барган кеше юк. Мәгафурҗан үзе комбайнда, үзе ферма мөдире. Әнәс Әхтәмов — минем урынбасар, заправканы да җитәкли. Фәһия Әкрамова — кассир да, икътисадчы да. Ветеринария табибы Роберт Әгъзәмов берүзе бөтен хуҗалыкның малларын карый, — ди рәис.
Китәр, чыдамас дигән егет шулай әкренләп “Восход”ны аякка бастыра. Узган ел гына комбайн, яңа чәчкеч, “Беларус” тракторы сатып алганнар, ферманы яңарт-каннар, 120 баш токымлы таналар кайтартканнар, Романов токымлы сарыклар үрчетә башлаганнар. Ниятләре — бәрәңге утырту мәйданнарын киңәйтү. 20-30 гектарда хуҗалык аны ел саен чәчеп килә, гектарыннан уртача 150 центнер уңыш алалар. Ә алдагы елларда инвесторлар белән берлектә 100 гектар мәйданда бәрәңге утырту турында сүз алып барыла. Элек бу хуҗалык бәрәңге үстерү буенча дан тота иде, шуңа күрә эше дә таныш, техника да сакланган, белгечләр дә бар.
— Бүгенге икътисади шартларда яшелчә-җимешне чит ил-дән кертү түгел, үзебездә үстерүгә игътибарны арттыру турында сүз барганда, мөмкин-лектән файдаланмау язык булыр иде. Гомумән, киләчәктә кишер, чөгендер кебек культураларга да игътибарны арттырырга уйлыйбыз, чөнки ихтыяҗ бар, — ди Илнур Мулланур улы.
Ә алда торган иң зур эш — “500 ферма” программасы буенча ферма биналарын яңарту.
— Әлеге программага хуҗа-лык быел керде, — ди Илнур Ахунов.
Программа буенча каралган эшләрне тәмамлагач, мал санын арттырырга уйлыйлар.
— Хуҗалык турында сүз йөрткәндә, кечкенә дә, төш кенә, дип әйтергә була. Биредә һәркем үз урынында, эш белән мәшгуль, таркаулыкка юл куелмый. “500 ферма” буенча да эшләрне тиз арада башкарып чыгачакларына шик юк, район җитәкчелеге дә ярдәм итәргә әзер. Ферма сафка керсә, терлекләр санын 500-600гә җиткерү мөмкинлеге булачак. Илнур Мулланур улына ышаныч зур, ул эшне оештыра белә, — ди аның турында район хакимия-тенең авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Динис Биков.