+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
4 октябрь 2014, 03:00

Үз чишмәсе бар аның

Дүртөйле районының Түбән Аташ авылында яшәүче Хәлим Сәетов белән очрашу теләге редакция почтасына килеп төшкән хат белән танышкач туды. Аны Уфа шәһәрендә гомер итүче Исмәгыйлевлар салган. Алар Хәлим Сабирҗан улының Түбән Аташ авылын күркәмләндерүгә зур өлеш кертүе, биредәге чишмәне тәрбияләп тотуы турында язган.

Сәетовларның капкасын ачып кер-гәч тә, биредә алтын куллы, хезмәт сөючән хуҗа яшәвен аңлыйсың: ихатада, йортта тәртип, бизәкләп ясалган эскәмия, өстәл-утыргычлар, зәвык белән буялган койма, каралты-кура әллә каян “менә без” дип тора.
Хәлим Сабирҗан улы күптән лаеклы ялда, сигезенче дистәне ваклый ул. Шуңа карамастан, бер минут тик тормый. Ә эшлим дигән кешегә шөгыль, әлбәттә, табыла.
— Түбән Аташ авылында ишле гаиләдә туып-үстем, — ди Хәлим Сабирҗан улы. — Икмәкнең әче тир түгеп табылуын кече яшьтән үк татырга туры килде. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, өлкәннәр белән беррәттән колхозга эшкә чыктым. Ышанып, арбасы белән ат тапшырдылар. Басудан фермага салам ташыдым. 1957 елда колхозчылар арасында иң күп хезмәт көне миндә булды. Дәртләндерү чарасы итеп “Комсомольская правда” гәзитенә яздырулары, бер күлмәклек ситсы бүләк итүләре хәтеремдә шул авыр да, күңелле дә чорның чагу бер вакыйгасы булып саклана.
Комбайнчы ярдәмчесе, агач кисү, мал карау — бер эштән дә курыкмый уңган егет, кайда тәгаенлиләр, шунда хезмәт сала. Армиядән соң хәрби заводка урнашып калырга мөмкинлек булса да, туган авылына кайтуны өстен күрә. Механизатор, шофер һөнәрләрен үзләштерә. Агач кабиналы Т-54 тракторында эшләгәндә дә, СК-4 комбайнына утыргач та, беркемгә дә алдынгылыкны бирми. Булдыклылыгы өстенә, зур оештыру сәләте дә барлыгын күреп, агрономлыкка укырга җибәрәләр Хәлимне. Диплом алып кайткач, Түбән Аташта бригадир, аннары берничә авылны берләштерүче участок начальнигы була, соңрак рәис урынбасары вазыйфасын башкара.
— Кайгы-хәсрәт диңгезендә йөзгән, шатлык-сөенечтән башлар әйләнгән чаклар да булды, — ди Хәлим абый. — Бүгенге көн биеклегеннән язмышыма шөкрана кылам: тормыш иптәшем Сәкинә белән эшебездә гел мактаулы идек, менә дигән өч бала тәрбияләп үстердек, оныклар сөю бәхете насыйп итте Ходай.
Сәламәтлеге әллә ни мактанырлык булмаса да, хезмәттән аерылмый Хәлим Сабирҗан улы. Моннан берничә ел элек туган авылындагы ташландык хәлдәге чишмәне төзекләндереп, янына түбәсенә пар аккошлар “кунган” уңайлы ял итү урыны эшләп куя, тирә-ягын коймалап ала. Шуннан бирле чишмәне халык “Хәлим чишмәсе” дип йөртә, ә Сәетов аны һәрдаим тәрбияләп, тазартып тора. Биредә киленнәргә су юлы күрсәтү йоласы үтәлә, туган авылын сагынып кайтучылар яшьлек хатирәләренә бирелеп утырырга ярата.
“Исәннәрнең кадерен бел, үлгән-нәрнең каберен бел”, ди халык. Хәлим Сәетов, әлеге гыйбарәне истә тотып, авылдашларының мәңгелек йортын төзекләндерү эшенә дә зур өлеш кертә. Быел, мәсәлән, үз акчасына зиратның искергән коймасын яңарткан, 50 метр арага аны тимердән ясап куйган, буяган.
— Бу эштә авыл старостасы, туганым Роберт Сәетов, күршем Риф Гатауллин, “Игенче” токымчылык заводы идарәсе җитәкчесе Фәгыйть Галиев, эшкуар улым Хәйдәр зур ярдәм күрсәтте, — ди Хәлим Сабирҗан улы.
...Җәйге челләдә “Хәлим чишмә-се”нең шифалы суын эчкән, зиратның күркәмләнүенә күңелләре булган авылдашлары Сәетовка мең рәхмәтле, ә ул үзе боларны бер дә гайре табигый гамәлгә санамый, бары йөрәгем кушканны гына башкарам ди.
Читайте нас: