— Безнең чөгендерче-механизаторлар соңгы елларда бай тәҗрибә тупларга өлгерде, — ди “Башкирагроинвест”ның Бүздәк бүлеге идарәчесе Айрат Садыйков. — Шуңа да заманча техника мөмкинлекләрен нәтиҗәле файдаланалар. Әлеге вакытка плантацияләрнең 60 проценттан артыгында шикәр чөгендере казып алынды да инде. Татлы тамыр алуны “Башкирагроинвест”ның дүрт бүлеге арасында беренче булып тәмамлаячагыбызга ышаныч зур.
Хуҗалык җитәкчесе комбайнчылар Фәйрүз Моратов, Данил Әгалетдинов, Рим Әхмәев, Илмир Зөбәеров, Виктор Федоров, Фәдис Галәвиев, Равил Нуриманов, Илдар Хафизовның фидакарь хезмәтеннән тулысынча канәгать. Әйткәндәй, алар мактау сүзләрен даими аклый. Механизаторларның эше тәүлек әйләнәсенә ике сменада оештырылган, ягъни 12 сәгатьтән соң бер-берсен алыштыралар. Шул рәвешле, бер тәүлектә татлы тамыр ким дигәндә 110 гектарда алынып, басу читендәге кагатларга өелә. Уңыш та саллы гына: бер гектардан 324 центнер тәшкил итә. Шикәрлелек дәрәҗәсе, шулай ук, башка еллардагыдан зуррак – 16,6 процент белән килә.
Казып алынган чөгендерне Чишмә шикәр заводына озату хәстәре күрелә, 12 мең тонна чимал җибәрелгән дә инде. Автомашиналарны төяүдә механизатор Дамир Ганиевның өлгерлеген җитәкче аерым билгеләп үтте.
Гомумән, Бүздәк бүлегендә көзге басу эшләре оешкан төстә үтә. Сөренте мәйданнары буенча районның иң эре хуҗалыгында бөртекле культуралар урып-җыюны беренчеләрдән булып тәмамладылар. Шул ук вакытта, нәтиҗәләр дә яхшы. Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 32,6 центнер уңыш алынган. Сызма культуралардан хәзер чиратта – көнбагыш. Ул 1034 гектар тәшкил итә. Басулар химик эшкәртү үткән, комбайннар көнбагышны урып-сугуга керешәчәк.
Бер үк вакытта киләсе уңыш турында да хәстәрлек күрелә. Чәчү әйләнешенә бәйле, шикәр чөгендере мәйданнары берникадәр кимиячәк. Басулар сөрелеп, эшкәртелгән, туфрак технология таләп иткән ашламасын алган. Димәк, киләсе елда да басулар тотрыклы мул уңыш белән куандырыр.