Башкортстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты карамагында булган аграр предприятие соңгы елларда җитди сынаулар кичереп, үзен саклап калды. Биредә аграр җитештерүнең һәр юнәлеше яңа технологияләргә нигезләнгән.
— Кызганычка каршы, соңгы ун-унбиш ел дәвамында фәнни эшчәнлеккә игътибар, дөресрәге — казнадан финанс кимеде. Шунлыктан, авылны, куәтләрне һәм эшче көчләрне саклап калу өчен үз көчебезгә таянып яшәргә өйрәндек, — ди тәҗрибә хуҗалыгы җитәкчесе Ирек Мостафин. — Анысы, билгеле, табышлы эшләүгә һәм авылда яшәүчеләр мәнфәгатенә ныграк игътибар бирүгә бәйле.
Октябрь җитүгә карамастан, фермаларның һаман да буш торуы гаҗәпләндерде. Әллә кышлату чорына мал кайтасы биналарны тәртипкә китереп өлгермәделәрме, дигән сорау да туган иде. Ирек Һади улы карашларын урман полосасы ягындагы яшел тугайлыкка төбәгәч, барысы да аңлашылды — маллар әле җәйләүдә кала.
Аграр предприятиедә савым сыерлары 150 башка җиткән. Сөренте мәйданнары буенча фикер йөрткәндә, бу аз түгел. Чернолестагы ферма токымчылык репродуктор статусына ия, аларга токымлы мал үрчетеп сату хокукы бирелгән.
—Узган елда республика хуҗалыкларына 50 баш тана саттык, 2012 елда җитмешне озаткан идек, — ди директор. — Быелгыларын үзебездә калдырырга дип торабыз, көтүне ел саен 30 процентка яңарту бурычын куйган идек. Киләсе елга яңа биналарны ремонтлый алсак, сыер малын ишәйтергә дә исәп бар.