+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 ноябрь 2014, 19:52

“Эшнең нәтиҗәсен күргәч, күңел дә күтәрелә”

Быел 72 гектарда иген иккән фермер Рәнис Лотфуллин 400 мең сумнан артык саф табыш алган.Элгәре Бурсык авылы һәм район халкы Рәнис Лотфуллинны тәҗрибәле урак остасы буларак яхшы белә иде. Шуңа аның тәвәккәлләп, җирдә үзаллы эшләргә карар кылуын күпләр табигый хәл дип кабул иткәндер. Фермерлыкка күбрәк агрокультураны аның кебек яхшы үзләштергән кешеләр килергә тиештер дә бит.

Әйе, тамырлары белән туган туфрагына береккән Рәнис Габдрахман улы тәүге буразналарын моннан 35 ел элек үк ярган. Соңыннан ул үзләрендәге К. Маркс исемендәге колхозда комбайнчы булып эшли. Күмәк хуҗалык таркалгач та булдыклы механизатор югалып калмый, Туймазыда яңа гына ачылган МТСка барып эшкә урнаша. Анда Шараннан килгән урак остасына өр-яңа “Нью-Холланд” комбайнының штурвалын ышанып тапшыралар.
— Мин ул предриятиедә 11 сезон эшләдем. Үзебезнең кулдагы куәтле техника белән Шаранда һәм Туймазыда гына түгел, республиканың башка төбәкләрендә дә иген кырларын иңләргә туры килде, — ди ул. — Бер елны безне Урал аръягындагы Баймак районына да җибәрделәр. Андагы җәйрәп яткан басуларда 30 көн ашлык суктырдык.
Шулай да уңган механизаторга җирдә үзаллы эшләп карау теләге тынгылык бирми. Районда да тәҗрибәле игенченең якты ниятләрен хуплыйлар. 2010 елның язында аңа 72 гектар җир бүлеп бирәләр.
— Шулай итеп авыл эшкуарына әйләндем, агробизнеста тәүге адымнарымны ясадым, — ди фермер. — Районда да тәүге уңышларымны күрми калмадылар. Былтыр мин “Яңа эш башлаучы фермер” дигән федераль программага эләктем, хөкүмәттән 1,5 миллион сумлык грант алдым. Бизнес-планда каралганча, шушы акчага “Беларус” тракторы, җир эшкәртү агрегатлары кайтардым. Хуҗалыкны күп тармаклыга әйләндерү, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә башлау хакында да сүз йөрткән идек. Шушы планнарымны гамәлгә ашыру максаты белән яз грант акчасына, үземнекен дә кушып, Чакмагыш районыннан 15 баш яхшы токымлы тана алып кайттым.
Үз җирендә ул быел арпадан мул гына уңыш җыеп алган. Әлбәттә, заманча техникага ия булган фермерга бу мәйдан гына азрак. Шуны күреп, күрше Зирекле авылыннан “Ястреб” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рамил Идиятуллин аңа 285 гектар җирен субарендага биргән.
— Игенчелек хуҗалыгын үстерү өчен тулы чәчү әйләнешен кертергә кирәк, — ди Бурсык авылы фермеры. — Мин яңа алган җирләрне җәй ике кат эшкәрттем, көз 100 гектарына арыш чәчеп куйдым. Яхшы сыйфатлы орлык белән безне Туймазы районындагы ал­дынгы “Өсән” кооперативы тәэмин итә. Мин үземнең “Зил-130” автомашинасы белән урып-җыю чорында аларга барып ярдәмләшәм, ашлыкны ындыр табагына ташыйм. Шуңа андагы хуҗалык җитәкчесе безнең үтенеч­ләрне һәрчак уңай хәл итәргә тырыша.
Хәзер “Лотфуллин” крестьян-фермер хуҗалыгының җирләре 357 гектар. Рәнис үзе әйтмешли, җиң сызганып эшләргә тулы мөмкинлекләр бар. Быел ул, “Закир” җәмгыяте җитәкчеләре белән уртак тел табып, авыл башындагы механикалаштырылган ындыр табагында ике склад сатып алган, берсендә ремонт үткәрергә дә өлгер­гән. “Сөйләшеп килешкәнчә, 100 мең сумны аларга игенләтә түләдем, — ди ул. — Быелгы уңышның бер өлешен халыкка да саттым. Әле минем келәттә 70-80 тонна арпа запасы бар.”
Киләчәктә хуҗалыкта терлекчелек тармагын үстерергә ниятли Бурсык фермеры, чөнки Лотфуллиннар шәхси ихатасында электән ишле мал асрый. Рәниснең хатыны Зөлфия Рәис кызы бүген өч сыер сава. Сөт продукциясен кыш үзләре Туймазы базарына чыгарып сата, ә җәй хәзерләүчеләргә тапшыралар. Уңган гаилә башмак симер­түдән дә әйбәт кенә табыш ала.
— Шәхси ихаталарда җитеште­релгән бу төр продукциягә ихтыяҗ ях­шы, — ди хуҗа. — Елына 7-8 баш мал сатабыз. Күп кешеләр, таныш-бе­лешләр алдан ук заказ биреп куя. Югары кондициягә җиткерелгән малны үзебез чалып, килосын 220 сум белән сатабыз. Әле яңарак бер үгезне чалган идек, 2,6 центнер ите чыкты, шуннан гына да гаилә бюджетына 57 мең сум керде. Бүген абзарда сугымга калдырылган тагын өч баш малыбыз бар.
Үземнең тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтә алам: мал тотасың икән, аны күбрәк асрарга кирәк. Әле безнең ихатада сыер малы 25 башка тула. Яз алып кайткан токымлы таналар тиздән яшь үрчем китерә башлаячак, 15 бозау алсак, хуҗалыктагы маллар тагын да ишәячәк. Сүз дә юк, ул кадәр көтүне ихатада гына асрап булмый, шуңа элекке колхозлардан калган берәр терлекчелек бинасы сатып алып, үземнең сөтчелек фермасын булдырырга ниятлим.
Без шуның белән дә кызыксындык: фермер хуҗалыгына дәүләт тарафыннан тагын нинди ярдәм күрсәтелә? Рәнис Лотфуллин быел гектар исәбен­нән барлыгы 69 мең сум субсидия алган. Бу да иш янына куш. Закондагы үзгәрешләргә ярашлы, хәзер социаль фондка түләүләрне киметү дә аның файдасына.
— Тик кредит алуда, банкның процент ставкаларын каплауда безнең кебек үсеш юлына әле яңа баскан фермерларга ярдәм кулын сузарга онытмасыннар иде, — ди ул. — Бирсә­ләр, мин бүген үк 5 миллион сум кредит алыр идем. Беренчедән, хуҗалыкка иген комбайны кирәк, югыйсә, быел җәй башкаларның шул техникасын файдаланган өчен ару гына акча түләдем. Икенчедән, “Т-150” тракторы кайтартыр идем, чөнки җирләрне яхшылап эшкәртер өчен безнең кулда куәтле техника булырга тиеш.
Авыл эшкуары җитештерүчәнлекне үстерү, эшнең нәтиҗәлелеген арытаба күтәрү турында уйлана. Базар мөнәсә­бәтләре исә кичәге механизаторны да акча санарга, булган ресурсларны нәтиҗәле файдаланырга өйрәтә.
— Менә быел җәй исәпләп бардым, — ди ул. — Шушы 72 гектар җирдә эшләүгә 300 мең сум тирәсе чыгым түк­тем. Бүген хезмәтем бушка китмә­гәнгә сөенәм. Шул басудан 100 тоннадан артык уңыш җыеп алдым, акчага әйләндергәндә, бу — 750-800 мең сум керем дигән сүз. Саф табыш 400 мең сум тирәсе. Димәк, җирдә эшләргә, агробизнес өлкәсендә дә уңышка ирешергә мөмкин. Эшнең нәтиҗәсен күргәч, күңел дә күтәрелеп китә. Шуның өчен дә алдагы көнгә яңа планнар корып, якты өметләр белән яшим.
Читайте нас: