Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Камил Мөхәммәҗанов чыгышында билгеләнүенчә, агымдагы елның тәүге нәтиҗәләре куанычлы: 9 айда, мәсәлән, 2 миллиард 140 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, бу, былтыргы чордагы белән чагыштырганда, 470 миллион сумга күбрәк. Җитештерүдә мондый кискен сикереш, иң беренче чиратта, районда тормышка ашырылучы эре инвестиция проектлары нәтиҗәсе булып тора. “Башкортстан ит компаниясе” карамагында тәүдә — “Дмитриевка”, аннары “Мирный” дуңгызчылык комплекслары эшкә кушылды. Әлеге вакытта аларда 70 мең баш дуңгыз асрала. Биредәге җитештерү куәтләре район икътисадына киләчәктә тагын да зуррак йогынты ясар, дип көтелә.
Районда басучылык тармагы нык үсешкән. Сөренте мәйданнар 80 мең гектар тәшкил итә, агымдагы елда бөртекле культуралар 49 мең гектарда үстерелде. Елына карата, уңыш яхшы гына: ашлыкның тулай җыемы — 90,6 мең тонна, гектар төшеме – 19 центнер.
Урып-җыю эшләрен оешкан төстә һәм нәтиҗәле үткәргән хуҗалыклар арасында “Башкир-агроинвест”ның Благовар һәм Күчәрбай бүлекләре, “Герой Хәмит Әһлиуллин” җәмгыяте билгеләнде. Соңгы хуҗалыкта бөртеклеләрнең һәр гектары 22 центнер уңыш бирде.
Сызма культуралардан шикәр чөгендере — 6 мең, көнбагыш 10 мең гектарда үстерелде. Шикәр чөгендере игү белән, нигездә, “Башкир-агроинвест” шөгыльләнә, уңыш казып алынган, гектар куәте 300 центнердан күбрәк тәшкил итә. Көнбагыш уңышын җыю тәмамлану алдында.
Тармакта киләсе ел турында ныклы хәстәрлек күрелә: уҗым культуралары 16 мең 500 гектарда чәчелде, 28 мең гектар мәйдан туңга сөрелгән.
Тантаналы җыелышта басу эшләрендә югары хезмәт күрсәткечләренә ирешкән механизаторлардан урак батырлары, комбайнчылар — Ленар Зәйнуллин (“Герой Хәмит Әһлиуллин” хуҗалыгы), Валерий Свечников (“Агросервис” җәмгыяте), шоферлар Әхәт Әхмәтшин (“Благовар” кошчылык заводы), Юрий Фишер (“Регион” хуҗалыгы), Эдуард Малыбаев, Дмитрий Васильев (“Башкир-агроинвест”) билгеләп үтелде. Туңга сөрүдә алдынгылар булып Дмитрий Протопопов (“Регион”), Мансур Мәүлетов (“Герой Хәмит Әһлиуллин”), Динар Латыйпов (“Агро-02”) танылды.
Тугыз айда район хуҗалыкларында 9 мең тонна ит, 5 мең 870 тонна сөт җитештерелгән, бу үткән елгы чордан артыграк. Ике мең башка якын бозау алынган, сыер маллары симертүдә тәүлеклек артым — 474 грамм, дуңгызларныкы 375 грамм тәшкил итә. Шунысы куанычлы: хуҗалыкларда маллар саны элекке еллар дәрәҗәсендә сакланган.
Агросәнәгать комплексы соңгы елларда шәхси малтабарлар исәбенә тулылана. Хәзерге вакытта районда 6 меңнән артык — шәхси, 50 крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнә, алар тарафыннан быелгы чорда 875 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Әйтергә кирәк, авылдагы кече һәм урта бизнес вәкилләренә аграр тармакта республика һәм федераль дәрәҗәдәге программалар аша эшлекле ярдәм күрсәтелә. Мәсәлән, быел шәхси хуҗалык алып баручы 62 кешегә уңайлы шартларда 23 миллион сумлык банк кредиты бирелгән, бизнеска яңа килгән бер малтабарга 300 мең сум субсидия бүленгән. Алынган акча ит җитештерү һәм ярымфабрикатлар эшкәртүгә юнәлтелә. Тоташ алганда исә, төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан район буенча 423 миллион сумлык субсидияләр алынган, шуның 347 миллион сумы “Башкортстан ит компаниясе” өлешенә туры килә.
Гомумән, соңгы елларда районның аграр тармагына күләмле инвестиция-ләр салына. Алар җитештерү куәтләрен яңарту, техник коралланышны заман таләпләренә яраштыруны да күздә тота. Агымдагы елның тугыз аенда район хуҗалыклары тарафыннан 204 миллион сумга 80 берәмлек техника һәм авыл хуҗалыгы җиһазлары сатып алынган. Әйткәндәй, нәкъ менә заманча техника быелгы уңыш язмышын уңай хәл итәргә, басу эшләрен югалтуларсыз башкарып чыгарга ярдәм иткән дә инде.
Авыл эшчәннәре бәйрәмендә хезмәт алдынгыларының зур төркеменә Хөкүмәт, Русия һәм республика Авыл хуҗалыгы министрлыкларының, район хакимиятенең Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.