+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 ноябрь 2014, 21:53

Тир тамызсаң, шикәр баллана

Быелгы уңыштан Чишмә заводында 50 мең тоннадан артыграк продукция җитештереләчәк. Элекке еллардан аермалы буларак, Чишмә шикәр заводы быелгы эшкәртү чорын берникадәр соңлап, 24 сентябрьдә генә башлап җибәрде. Бу, иң беренче чиратта, аерым цехларда үткәрелгән яңарту эшләре белән аңлатыла.

Шуны билгеләргә кирәк: узган чорда аерым корылмалар сафтан чыгу нәтиҗәсендә завод тотрыксыз эшләде, хәтта туктап торулар да булды. Моңардан сабак алганнар. Җәй заводны әзерләгәндә зур реконструкция җәел­дерелде.
— Технология процессларын камилләштерү максатында 190 миллион сум инвестиция салынды, — ди “Разгуляй-Сервис” җәмгыятенең Башкортстан бүлеге директоры Эльмир Асаев. — Атап әйткәндә, заводта төп фильтр комплексы алыштырылды, моннан тыш, технологик чылбыр автоматлаштырылды. Хәзер аңа компьютер аша идарә ителә. Әлеге яңа буын җайланмалар, җитештерүчәнлекне арттыру белән бергә, продукция сыйфатына да уңай йогынты ясады.
Хәзерге вакытта предприятиедә тәүлегенә 3200 тонна чимал эш­кәртелеп, 500 тонна тирәсе шикәр комы алына. Монысы инде чөгендернең шикәрлелек дәрәҗәсенә бәйле. Әйткәндәй, әлеге күрсәткеч быел шактый югары — 17 процент тирәсе. Чагыштыру өчен: үткән елда ши­кәрлелек 15 процент тәшкил иткән. Аның каравы, быел плантацияләрдә уңыш азрак. Шуңа карамастан, быел 400 мең тонна чимал туплаган очракта да барлыгы 52 мең тонна шикәр җитештерү мөмкинлеге бар.
Яңа җиһазларны урнаштыруда әйдәүче партнер сыйфатында Белгород өлкәсенең “Белсахавтомат” компаниясе чыгыш ясый. Аның белгечләре әле дә аппаратларга күзәтчелек итә, вак кимчелекләрне тиз арада төзәтә, шуңа да технологик чылбыр тоткарлыксыз эшли.
— Заводтагы модернизация — бүгенге көн таләбе, — ди баш технолог Нина Омельянченко. — Техник коралланыш буенча Чишмә заводы хәзер Европадагы төрдәшләре дәрәҗәсенә күтәрелде, моны продукция сыйфаты да раслап тора. Җыеп әйткәндә, Чишмә шикәре республикада бу төр про­дукциягә ихтыяҗны тулысынча канә­гатьләндерүгә саллы өлеш кертә.
Бу урында баш белгеч белән якыннанрак таныштырып үтик. Ул Укра­инаның Житомир өлкәсендә туып-үскән. Шундагы Андрушевка шикәр заводында эшләп ала, әмма берничә ел элек предприятие банкротлыкка чыгарыла. Тәҗрибәле белгечне “Разгуляй”га эшкә чакыралар, агымдагы елның апре­леннән ул Чишмә заво­дының баш технологы вазыйфасында.
— Миңа Курск өлкәсендә дә эшләргә туры килде, — ди Нина Ивановна. — Әмма хезмәт шартлары буенча иң яхшысы — Башкортстан. Мине торак белән тәэмин иттеләр, коллективта миңа карата мөнәсәбәт яхшы. Гомумән, биредә киң күңелле, инсафлы халык яши. Белгечләр иң катлаулы техник җиһазларда да эшләргә сәләтле.
Заводны чимал белән “Разгуляй” компаниясенең “Башкир-агроинвест” хуҗалыклары тәэмин итә. Шикәр чөгендерен алар якынча 12 мең гектарда үстерде. Плантацияләрдә чөгендер, нигездә, казып алынган. Әмма табигать шартларының көйсез торуы аркасында, чималны ташу тоткарлана. Әйткәндәй, үткән чорда завод мартка кадәр эшләсә, хәзерге эшкәртү чоры киләсе елның февралендә тәмамланыр, дип күзаллана. Һәрхәлдә, тупланган чимал шуңа кадәр җитәчәк.
Читайте нас: