-3 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 ноябрь 2014, 20:47

Иглин – фермерлар төбәге

Алар “Алтын көз” Бөтенрусия агросәнәгать күргәзмәсеннән медальләр белән кайтты.Мәгълүм булуынча, 8-11 октябрьдә Мәскәүдә “Алтын көз” Бөтенрусия агросәнәгать күргәзмәсе үтте. Күргәзмәдән Иглин районы делегациясе зур казанышлар белән кайтты. Иглин уңганнары дүрт – алтын, бер көмеш медальгә лаек булган. Әлегә кадәр төбәк илдә терлекчелек, үсемлекчелек күрсәткечләре буенча дан тота иде. Бу юлы район умартачылык буенча югары дәрәҗәдә үсешкән төбәк буларак Русиягә танылды.

“Иң яхшы гаилә фермасы” номи­нациясендә район фермерлары Шамил Зарипов белән Рөстәм Хәбибрахманов терлекчелек продукциясе җитеш­терүдәге югары күрсәт­кечләре өчен алтын медаль­ләргә лаек булды.
“Иң яхшы крестьян-фермер ху­җа­лыгы” номинация­сендә Иглин районы фер­мерлары ике – алтын, бер көмеш медаль алган. Альберт Мәсәгу­тов ит һәм сөт продукциясе җит­ештерүдәге югары күрсәткечләре өчен көмеш медаль белән бүләкләнгән. Нәсимә Вәлиәхмәтова һәм Илнур Халитовка умартачылык продукциясе җитештерүдәге югары казанышлары өчен алтын медальләр тапшырылган. Җәй башында Иглин райо­нының Тау авылында Нәсимә Галимҗан кызының хуҗалыгында булырга туры килде.
— Никах алдыннан мулла савыт тутырып бал алып керүемне сорады, — дигән иде мөлаем ханым. — Бал тутырганда ”Бәхетем дә шушы савыт сыман тулы булсын иде”, дип теләдем. Иремнән уңдым. Тормыш иптәшем Рәсүл белән ике ул тәрбияләп үстердек. Руслан белән Радик – тормышта терәгебез. Заманалар үзгәрде. Икебез дә эшсез калдык. Тәвәк­кәлләп, умартачылык белән шөгыльләнә башладык.
Әйткәндәй, Вәлиәхмә­товларның “Алтын көз” күргәзмәсендәге уңышы – ил күләмендәге казанышларның беренчесе түгел. Былтыр алар Русия Авыл хуҗа­лыгы министрлыгы грантын яулаган. Башкортстанда бүтән бер генә хуҗалык та мондый уңышка ирешә алмаган. Республикадан 60 хуҗалык грантка дәгъва иткән. Мәскәүдә Вәлиәхмәтовларның хуҗалыгы игътибарны җәлеп иткән. Тырыш гаилә 1,5 миллион сумлык грантка лаек булган. Алар бу акчага хуҗалыкны ныгытып, куәтләрне арттырырга исәп тота. Бүген умарталар саны — 320 баш. Тотрыклы үсешкә матди база да ярдәм итә. Атап әйткәндә, Вәлиәхмәтовларның 500 баш умартаны кышлату өе, пилорамасы, агач эшкәртү җиһазы, авыл хуҗалыгы техникасы бар.
Иглин умартачыларының Мәскәүдән дан казанып кайтуы очраклы түгел. Район озак еллар дәвамында умартачылар саны буенча Башкортстанда беренче урында тора. Биредә 2011 елда Умартачылар җәмгыяте оештырылган. Җитәкчесе – илленче ел умартачылык белән шөгыльләнүче Фәнил Галләмет­динов. Район хакимияте оешмага, умартачыларга күпкырлы ярдәм күрсәтә. Әйтик, ел саен район хакимияте башлангычы белән умартачылар җыелышы, тармакның алдынгы технологияләре, бал продукциясе күргәзмәләре оештырыла. Иң яхшы умартачыга бүләкләр тапшырыла. Җитештерелгән продукцияне отышлы сату максатында район җитәк­челеге Ләмәзе авылы биләмәсендә кооператив оештырган. Район үзәгендә тар­макның тарихын, бүгенге үсешен үз эченә алган музей эшләве дә игътибарга лаек. Бүген районда 600 умартачы 18 мең баш умарта тота. Алар былтыр 360 тонна бал җитештергән. Уңыш быел да мул булган.
“Алтын көз” Бөтенрусия агросәнәгать күргәзмәсендә Башкортстан янә илнең авыл хуҗалыгы югары дәрәҗәдә үсешкән төбәкләренең берсе буларак танылды. Бу уңышка Иглин уңганнары да зур өлеш кертте. Аларга киләчәктә дә төшенкелеккә бирелмичә, эшчәнлекне күтәренке рухта дәвам итүне телибез.
Читайте нас: