+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 ноябрь 2014, 20:59

“Вәгъдәгә һәрвакыт тугры калачакбыз”

Республика агросәнәгатьчеләре һөнәри бәйрәмен тантана итә. Уңышлар барлана, алга бурычлар куела. Әлбәттә, республика игенчеләре өчен бу елны да җиңел үтте дип булмый. Май аендагы корылыкны июнь башында салкын һава торышы алыштырды. Ә июль һәм августта еш яуган яңгырлар Башкортстанның аерым төбәкләрендә үстерелгәнне җыеп алуны хәтта куркыныч астына куйды. Әмма республика Хөкүмәте ярдәме белән авыл эшчәннәренең фидакарьлеге нәтиҗәсендә югалтулар булмады. Шуңа да бу көннәрдә республика авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең олы бәйрәмне күтәренке күңел белән каршылавы очраклы түгел.Катлаулы һава шартларында бөртеклеләр урагының мал азыгы хәзерләү компаниясе чорына туры килүе авылда зур киеренкелек тудырды. Әмма тармак министрлыгының бу мәшәкатьләрне “кул режимы”нда хәл итүе нәтиҗәле булды. Бу аграр хуҗалыкларга урак эшләрен уңышлы тәмамлап, кышлатуга җитәрлек күләмдә мал азыгы туплап калуга, көзге эшләрне вакытында һәм югалтусыз башкарып чыгарга ярдәм итте. Ашлыкның тулай җыемы 2,7 миллион тоннадан артты. Бу узган елдагы күрсәткечтән 500 мең тоннага күбрәк дигән сүз. Җыеп алынган бәрәңге һәм яшелчә күләме 1 миллион тоннадан күбрәк булса, татлы тамыр — 1,3 миллион һәм көнбагыш орлыгы 200 мең тонна тәшкил итте. Әйтергә кирәк, үзенчәлекле табигый-климатик шартларда республика Хөкүмәтенең, тармак эшчәннәренең вакытлы һәм нәтиҗәле чаралар күрүе югалтуларны байтакка киметү мөмкинлеге бирде. Шунысы да куанычлы, быел Башкортстан агросәнәгатьчеләре илебездә авыл хуҗалыгын модернизацияләү һәм аңа инвестицияләр җәлеп итү юнәлешендәге инновацион проектлары белән Русия күләмендә иң яхшылар исәбендә булды. “Алтын көз-2014” Бөтенрусия күргәзмәсеннән мәртәбәле бүләкләр белән кайту да раслый моны. Һөнәри бәйрәм уңаеннан, байтак еллар дәвам иткән традиция буенча республика авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Азат Җиһаншин белән очрашып, берничә сорауга җавап бирүен үтендек.

— Азат Салаватович, “Кызыл таң” гәзитен даими алдырып баручылар авыл эшчәннәренең иртә яздан алып әлеге бәйрәм көненә кадәр салган тырышлы­гы турында хәбәрдар. Гәзит районнар тормышын, авылдагы хәлләрне даими яктыртып тора. Һәм, әйтергә кирәк, бас­мабыз бүген авыл тормышының көзгесенә әйләнде. Бүген Сездән рес­публика агросәнәгатьчеләренең уңыш­ларын сан­нар телендә генә түгел, көндәлек яшәеш, сәүдә нокталары аша ишетәсе килә.

— Мин сезнең нинди җавап ишетергә теләвегезне аңладым. Җитештергәнебез республиканың үз ихтыяҗларына җи­тәчәкме, дигән сорау инде бу. Һәм ул бүген илдә, дөньяда сәяси-икътисади мөнә­сәбәтләр куерган чакта һәркемне кызыксындыра торгандыр. Әмма дәлилләрне саннар­сыз күрсәтеп булмый бит. Башкортстанлыларны төп туклану продуктлары белән өзлексез тәэмин итү өчен елына 425 мең тонна икмәк продукты, 405 мең тонна бәрәңге, 114 мең тонна шикәр комы, 50 мең тонна үсемлек мае һәм башкалар кирәк. Ягъни, республика үзен тулысынча тәэмин итәргә сәләтле. Ит һәм сөт турында алдарак сөй­ләшербез. Бүген ышанычлы рәвештә шуны әйтергә телим. Аерым, нигездә, читтән эш итүче кайбер малтабарлар, спекулятив рәвештә теге яки бу продукциягә ихтыяҗны ясалма арттырып, бәяләр белән “шаярырга” тырыша. Бу бик куркыныч уен.
Сүзебез уңыш турында бит. Шуңа күрә республиканы игенле итүгә зур өлеш керткән районнарны телгә алу урынлы булыр. Тулай җыемда Стәрлетамак (166 мең тонна), Чакмагыш (158 мең тонна), Мәләвез (136 мең тонна), Илеш (132 мең тонна) һәм Дәүләкән (101 мең тонна) районнары хуҗалыклары өлеше аеруча мактауга лаек. Әйткәндәй, 15 ашлык чистарту һәм киптерү комплексын төзү һәм модернизацияләү быелгы шартларда югары сыйфатлы ашлык җитештерү мөмкинлеге бирде.
Шикәр чөгендере эшкәртүдә Әлшәй, Благовар, Бүздәк һәм Чишмә районнарын яхшы яктан билгеләп үтәргә телим.

— Тармак министрының терлекчелек өчен җаваплы урынбасары буларак, авыл хуҗалы­гындагы әлеге мөһим юнәлештә барган үзгәрешләргә нинди бәя бирер идегез? Әлегә кадәр республикада авыл хуҗалы­гын модер­низацияләү терлек­челек­тән баш­ланды дип әйтә идек. Хәзер исә ул авылның гына түгел, илнең азык-төлек бәйсезлеген тәэмин итүче төп таянычка әйләнде.

— Тармак министрлыгында “Кызыл таң” гәзитенең авыл тормышы, крестьян проблемаларын яктыртуга өстенлек бирүе билгеле. Әйтергә теләгән фикерем шуннан гыйбарәт — бүген авылда уңган, булдыклы кресть­ян образын тудыру, авыл тормы­шының хезмәттәге матурлыгын күрсәтү мөһим. Минемчә, гәзитне даими укучылар да шундый фикердә.
Читайте нас: