Җәмгыять кошчылык белән шөгыльләнә. Ачылуына күп вакыт үтмәсә дә, эш күрсәткечләре югары: ай саен 250-260 тонна тавык ите җитештерелә һәм сатуга чыгарыла.
Сату белән өзеклек юк. Дөрес, ел башында тавык итенә хаклар төшкән, ихтыяҗ кимегән. Әмма предприятие бу авыр вакытларны үткәреп җибәргән. Хәлнең вакытлыча икәнен аңлап, кош-корт санын киметүгә, эшчеләрне кыскартуга юл куелмаган.
— Итнең килограммы өчен 65 сум тәкъдим итәләр иде. Исәпләсәң, аның үзкыйммәте 70 сумга төшә. Мондый адымга бармадык, әлеге хәлдән чыгуның төрле юлларын эзләдек. Шөкер, язга таба хәлләр үзгәрә башлады, хәзер исә барысы да җайга салынды, итне күпләп алып китәләр. Екатеринбург, Самара өлкәләре белән яхшы элемтә булдырылган. Ай саен 150-160 тонналап продукция читкә озатыла, калган 100 тоннасы үзебезнең төбәктә сатыла. Безнең итнең “Хәләл” билгесенә ия булуы да, санкцияләр нәтиҗәсендә чит илдән ит кертүне тыю да үз ролен уйнагандыр. Хәзер бик күп колбаса җитештерүчеләр дуңгыз ите урынына тавык итен куллана, шул да безнең товарга ихтыяҗ артуга булышлык иткәндер, — ди Рөстәм Марат улы.
Йомырканы Саратовтан кайтарталар. Әлбәттә, үзебезнең төбәктә йомыркалар булмау берникадәр кыенлык тудыра. Ай саен берничә тапкыр аларны мең чакрымнан диярлек кайтартырга туры килә.
— Аның каравы, сыйфаттан бик канәгатьбез. Йомыркалар 70-80 процент чыгышлы булса, бу яхшы күрсәткеч санала. Безнең инкубаторлар берьюлы 480 мең йомырка сыйдырышлы, шуңа күрә чималны еш сатып алырга туры килә, — ди Рөстәм Марат улы.
— Бүген предприятиедә якынча 200 кеше эшли, уртача хезмәт хакы — 15 мең сум. Махсус бүленгән автобус эшчеләрне иртән алып килә, кичен кайтарып куя. Көненә уртача 8000-8500 тавык чалына. Әйтүебезчә, әлеге җәмгыятьнең продукциясе “Хәләл” билгесенә ия. Диния нәзарәте тарафыннан еш үткәрелүче тикшерүләр барышында шелтәләр булганы юк, бу юнәлештә бик намуслы эшлиләр. Сигез корпуста 250 мең кош-корт асрала. Кайсында – яңа чыккан чебиләр, кайсында – тавыклар. Әйткәндәй, “чимал”ның товарга “әйләнә” торган вакыты – 40-42 көн. Нәкъ шушы вакыт эчендә тавыклар 2,2 килограмм авырлыкка кадәр җитеп, чалу цехына озатыла.
— Тавык түшкәсенең авырлыгы — уртача 1,6 килограмм. Азык витаминлаштырылган. Биналарда температураны компьютер билгели, — ди ветеринария табибы Артур Галиев.
— Эшебез җылыда, яктыда. Хезмәт хакын вакытында алабыз. Бик канәгатьбез. Халык та безнең продукцияне яратып сатып ала, — дип сүзгә кушыла кош караучы Нина Нургалиева.
Биредә каклау һәм эшкәртү цехларында 60 төрдән артык продукция җитештерелә. Туңдырылган һәм суытылган, какланган тавык итен, субпродукцияне халык теләп ала. Предприятие җитештергән продукция “Башкортстан товарлары” маркасы белән билгеләнгән. Әлеге билге республиканың иң яхшы оешмаларына гына бирелә һәм товарның югары сыйфаты турында сөйли.
Кош-корт өчен азыкны да үзләре җитештерә. Баштарак катнашазыкны сатып алганнар, әмма моңа бик зур чыгымнар киткән. Шуңа да җитәкчелек, кирәкле җиһазлар сатып алып, катнашазык цехы төзү һәм кош-кортларга “сый”ны үзләре җитештерү турында карар кабул итә. Бу бик вакытлы һәм дөрес юнәлеш була, чөнки сатып алган катнашазыкның тоннасы 20 мең сумга басса, үзләрендә җитештерелгәне 12-13 мең сумга төшә. Моның өчен җәмгыять 2000 гектар җирне арендага ала, комбайн, чәчү комплекслары һәм башка техника юнәтә. Әйткәндәй, сатып алынган җиһазлар, техника, орлык өчен республика программасы аша субсидия алынган. Киләчәктә “УралАгро” җәмгыяте район хуҗалыклары белән кооперациягә кереп эшләмәкче, алдагы язда, әйтик, “Восход” хуҗалыгы базасында 80 гектар мәйданда бәрәңге үстермәкчеләр.
— Безнең мәйданнар 1 миллион кош-корт асрарга мөмкинлек бирә. Алга таба да продукциягә ихтыяҗ булса, бүгенге күләмнәрдә генә тукталып калмаска исәп бар. Моның өчен барлык шартлар да тудырылган, республика Хөкүмәте ярдәм кулы суза, район җитәкчелеге килеп туган мәсьәләләрне уңай хәл итә, эшче куллар, кирәкле белгечләр бар. Эшлә дә эшлә генә! — ди Рөстәм Мусин.