+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 ноябрь 2014, 21:16

Зур юлның башы гына!

Дәүләт программасы кысаларында Калтасы районында быел “Восход” һәм “Победа” хуҗалыкларында фермалар төзекләндерелде.Хәзерге “Победа” урынында кайчандыр гөрләп торган “Красная звезда” хуҗалыгы эшли иде. Икътисади яктан авыр заманалар килгәч, хуҗалык банкротка әйләнде. Анда берничә ел яңа оешкан “Кизили” кооперативы эшләде, әмма ул да бөлде. Хуҗалыкның биналары дүрт елдан артык буш торды. Узган ел бирегә төбәктәге зур инвестор — “Победа” агрохолдингы килде. Аны оештыручы — Рәмзил Низаметдинов. Ул инде Яңавыл, Борай районнарында иң уңышлы эшләп килүче хуҗалыклар белән танылган. Биредә басуларга кабат техника чыкты, йозак эленгән фермаларга җан керде, кешеләр янә эшле булды. Гомумән, Низаметдиновлар — Калтасыда киң билгеле нәсел. Булдыклы һәм эшчән, тырыш булулары белән аерылып тора алар. “Победа” җәмгыятен Низаметдиновларның берсе — Рәзил Равил улы җитәкләде. Без аңардан Качкын-Турай фермасындагы эшләр белән таныштыруын сорадык.

— Узган ел үзебезгә алган Качкын-Турай фермасында быел майда төзек­ләндерү эшләре башладык. Иске биналардан диварлар гына калды, кайсыбер урыннарда хәтта аларын да сүтәргә туры килде, — диде ул. — Подрядчы оешма — “АвтоТех­Сервис” җәмгыяте эшләрне кызу тотты, килешүгә ярашлы,вакытында башкарып чыкты. Ә эш күләме зур иде. Тәрәзәләр алмаштырудан башлап, идән, түбәләр яңар­тылды, тирес чыгару сис­темасы эшкә кушылды. Бинаның эче яктырак булсын өчен фронтонны поликарбонаттан эшләдек. Элекке мал улаклары уры­нында хәзер “өстәлләр”, алар азыкны махсус җайланма белән таратуга көйләнгән. Саву аппаратлары, сөтүт­кәргечләр, сөт суыткыч — болар барысы да урнаштырылган. Фермаларны модерни­зацияләгәндә тирә-як мохиткә зур игътибар бирелә. Елга-суларны пычратмау чара­лары күрелә. Кыскасы, Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан “500 ферма” программасын тормышка ашыру буенча куелган таләпләрнең барысы да үтәлде. Холдингның Яңавыл һәм Борай районнарында фермаларны модерни­зацияләү тәҗрибәсе бар иде. Подрядчыбыз да Абдуллинодагы ферманы төзек­ләндергән иде, шуңа да эшләр көйле барды һәм октябрьдә тәмамланды. Качкын-Турайдагы ферма 195 баш сыерга тәгаенләнгән, бүгенге көндә маллар кайтардык. Ел башыннан 57 бозау алдык, яңа елга кадәр тагын 140 баш көтәбез. Әлеге вакытта бер сыердан уртача 12,5 литр сөт савып алабыз. Мал азыгы белән проблема юк, ел ярымга җитәрлек әзерләнгән.
Читайте нас: