Соңгы еллардагы икътисади мөнәсәбәтләр, табыш алуны арттыруга юнәлтелгән чаралар аграр тармакта терлекчелек юнәлешенең аеруча керемле булуын күрсәтте. Авыл продукциясенә ихтыяҗ арта. Бүген дөньяда, илдә дәвам итүче сәяси хәл-вакыйгалар шартларында Башкортстанда терлекчелекне үстерү юнәлешендә нинди эшләр башкарыла һәм алда нинди бурычлар тора? Һәм, ниһаять, санкцияләргә бәйле рәвештә Русиягә төп туклану продуктларын кертү чикләнгән бер вакытта Башкортстан азык-төлек бәйлелеген киметүгә нинди өлеш кертә? Сүз — галимнәргә.
Республикада терлекчелек тармагын үстерү фермада җитештерелгән ит, сөт күләме белән генә чикләнми. Беренче чиратта — “Сөт терлекчелеген үстерү һәм сөт җитештерүне арттыру. 2012-2016 елларда Башкортстанда 500 сөтчелек фермасын комплекслы модернизацияләү” республика программасын билгеләргә кирәк. Әлеге аграр чарада бүгенге көнгә 200дән артык ферма һәм токымчылык эшен сервислы хезмәтләндерү буенча бер предприятие катнаша. Саннар теле белән әйткәндә, программада катнашучыларның бизнес-планнарыннан чыгып фикер йөрткәндә, проектларның гомум бәясе 8,4 миллиард сумнан артып китте. Быелгысы шул исәптән 2,5 миллиард сумга якынлашты.
Район хуҗалыкларында 31,6 меңнән күбрәк мал асрарлык терлекчелек биналары модернизацияләнде. Егермедән артык силос-сенаж чокыры булдырылды. Соңгы ике елда программада катнашучылар тарафыннан Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән биш меңнән күбрәк токымлы мал сатып алынды. Шунысы да игътибарга лаек, максатлы программаны тормышка ашыручы хуҗалыкларга республика казнасыннан 1,2 миллиард сум дәүләт ярдәме күрсәтелә.
Билгеле, яңа технологияләр, хезмәтләндерү корылмалары заманча фикер йөртүче, махсус белемле һөнәр ияләрен таләп итә. Быел гына белгечләрнең һөнәри осталыгын үстерү буенча 24 зур чара үткәрелде. Ил төбәкләрендә генә түгел, чит илләрдәге игътибарга лаек тәҗрибәләр өйрәнелде. Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының боерыгына ярашлы, фәнни эшкә һәм белем алуга тотынылган чыгымнарның 90 процентына кадәресе хуҗалыкларга компенсацияләнә.
Башкортстан аграр университе-тының биотехнологияләр һәм ветеринар медицина факультеты преподавательләре бу юнәлештә зур эш башкара. Галим-белгечләрнең районнарга барып, максатлы программа кысаларында эшләүче аграр хуҗалыкларга ярдәм күрсәтүе яхшы нәтиҗәләргә китерә. Аларның тәкъдимнәре яңа технологияләр буенча эшләүче белгечләргә хезмәт җитештерүчәнлеген бермә-бер күтәрергә этәргеч бирә.
Сер түгел, республика хуҗалыкларында урындагы табигый шартларда нинди токымлы малның күбрәк продукция бирүгә сәләтле икәнен аңламаучы җитәкчеләр дә бар. Базар мөнәсәбәтләре шартларында бүген еллык савымы 4-5 мең килограммга җиткән югары продуктлы сыерлар асрау күпкә отышлырак. Токымчылык заводларында исә әлеге күрсәткеч — 6-7 мең, ә үгез “ярдәм иткән” төркемнәрдә 8-10 мең килограмм тәшкил итәргә тиеш. Шунысы да мәгълүм булсын: елына 5 мең килограмм сөт бирүче сыер 2500 килограммнан арттыра алмаган ике сөтлебикәне алыштыра.
Ә хәзер отышлы якны саннар аша чагыштырып карыйк. Елына 2-2,5 мең килограмм сөт бирүче сыер майлылыгы 3,5-3,6 процент тәшкил итүче һәр килограмм сөткә 1,5 азык берәмлеге сарыф итсә, 3-3,5 мең килограмм продукция бирүче сөтлебикәгә — 1,3, ә 4-5 мең килограмм бирүчегә — 1,1, 5-5,5 мең килограмм сөт биргәненә — 1 һәм елына 6-6,5 мең килограмм сөт биргән сыерга 0,9 азык берәмлеге таләп ителә. Күренүенчә, сыер никадәр югары продуктлы, ул биргән чималда шулкадәр кимрәк азык берәмлеге тотыныла. Мондый савым сыерлары азыктагы протеинны сөт аксымына күбрәк күләмдә “әйләндерергә” сәләтле.
Шул ук вакытта, токымчылык хуҗалыклары төп керемне токымлы яшь үрчем сатудан ала. Чит ил чыганакларына таянып әйткәндә, токымлы маллар сатудан рентабельлелек 60 процентка кадәр җитә. Русиядә әлеге күрсәткеч 10 процент чамасы гына. Эш шунда ки, кайбер җитәкчеләр чит илдән күп сөт бирүче токымлы мал алып кайта да, шунда ук мул продукциягә өмет итә. Табигый-климатик шартлар, тәрбия, азык балансы исәпкә алынмый. Фәкать шушы җитешсезлекләр аркасында меңнәрчә сумга төшкән токымлы мал 2-3 үрчемнән соң “сафтан чыга”.
Шулай да ни өчен токымлы сыер маллары еш кына көтелгән нәтиҗәне бирми? Моның җавабы бик гади — азык базасының ярлы, дөресрәге — аның түбән сыйфатлы һәм аз булуы.
Сусыл һәм каты азыкларның сыйфаты түбән булу сөт бирүче сыер малларын ашатуда концентратларны күбрәк куллануга китерә. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, мәсәлән, көненә 20 килограмм сөт алу өчен 1 класслы печән биргәндә бер килограмм сөткә 270 грамм концентрат кирәк, 2 класслы печән ашатканда — 365, 3 класслы печән белән тукланганда 500 грамм концентрат таләп ителә.
Мәгълүм булуынча, 2003 елга кадәр мал азыгының энергетик туклыклыгы солы берәмлегендә билгеләнде. Уртача сыйфаттагы 1 килограмм солының туклыклыгы 1 шартлы азык берәмлеге итеп кабул ителде. Өстәмә тукландыруны тәэмин иткәндә, сыер малын симерткәндә әлеге берәмлек 150 грамм май туплады. Азык берәмлеге теге яки бу малның физиологик үзенчәлеген исәпкә алмады. Без малларны симертүдә, ашатуда яңа азык берәмлекләре нормативлары кулланырга кирәклеген дә искә төшерергә телибез.
Сөт терлекчелеген интенсивлаштырып, аны яңа сәнәгать нигезенә күчергәндә азык әзерләүче үзйөрешле миксер тарату җиһазларына өстенлек бирергә кирәк. Соңгы үрнәктәге азык хәзерләү-тарату агрегатлары һәр төркемдәге сыерларның үзенчәлекләрен исәпкә алып, азык хәзерләү мөмкинлеген бирә. Шунысы да игътибарга лаек: әлеге казанышларны куллану ферма-комплексларда савымны 15-20 процентка арттырырга һәм малларның ашказаны трактындагы чирләрне дәвалау белән бәйле чыгымнарны 50 процентка кадәр киметергә ярдәм итә.
Соңгы елларда республикага читтән байтак мал кайтарылды. Кызганычка каршы, моңа кадәр “импорт”ның ни дәрәҗәдә сыйфатлы булуын билгеләрдәй көчле лаборатор үзәкләр җитешмәде. Оператив лаборатор базалар урыннарда мал азыгының сыйфатын гына түгел, ә терлекләрнең физиологик, биохимик үзенчәлекләрен ачыкларга да ярдәм итәр иде. Кан, бәвел, сөтнең биохимик анализлары мал организмындагы үзгәрешләрне тизрәк тоярга, савыктыруда, азык белән тәэмин итүдә тәгаен чаралар кулланырга, иң мөһиме — вакытны кулдан ычкындырмаска ярдәм итәчәк. Әйткәндәй, югарыда телгә алынган факультетта мондый оператив лаборатор база булдырылды һәм ул уңышлы эшли.
Бүген без республиканың аграр җитештерүендәге мөһим юнәлеше — терлекчелекне үстерү перспективалары турында сүз алып бардык. Билгеле, авыл хуҗалыгындагы казанышлар, беренче чиратта, үз эшен намус белән башкаручы һөнәр ияләренә, белгечләргә бәйле. Югары белемле һөнәр осталарына бүген авыл беркайчан да булмаганча мохтаҗ. Чөнки аграр тармакны үстерү — ул беренче чиратта, авылларны саклап калу, халыкны үзебезнең сыйфатлы продукция белән тәэмин итү дигән сүз.
Марс Исламов,
Авыл хуҗалыгы министрлыгының 500 ферманы комплекслы модернизацияләү программасын тормышка ашыру буенча
бүлек начальнигы.
Фаил Хаҗиәхмәтов,
авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, Башкортстан дәүләт
аграр университетының биотехнологияләр һәм ветеринар медицина факультеты деканы.