Әйтик, районның көнчыгышында урнашкан “Өршәкбаш” белән көнбатышта, Ырынбур өлкәсе чигендәге “Урал”ны бер үк шартларда яши дип әйтүе кыен. Русиянең атказанган агрономы Зөфәр Әһлиуллин җитәкләгән “Урал”ны быел җәй башында аяусыз корылыгы, уракта туктаусыз яңгырлары сынады. Мондыйдан соң хуҗалык бөтенләй игенсез калырга тиеш кебек. Әмма “Урал”дагы югары хезмәт тәртибе һәм кырчылык культурасы быелгыдай каты сынауларны да чагыштырмача уңышлы үтәргә ярдәм итте. Күрүебезчә, хуҗалык, һәрвакыттагыча, алдынгылар сафында кала. Рамил Фәхретдинов җитәкләгән “Дружба” турында да шул ук сүзләрне әйтеп була. Бу хуҗалыкта көнбагыш игү хәлиткеч роль уйный. Алар әлеге отышлы техник культураны үстереп кенә чикләнми, монда көнбагышны эшкәртеп сатуның тулы циклы кулланыла. Хуҗалыкта май сыгу цехы эшли һәм анда үсемлек мае тулысынча товар хәленә җиткерелә. Көнбагышны алдан эрегә-вакка аеру да отышлы. Эресен, башлыча, куырып һәм капларга тутырып сәүдәгә чыгаралар. Шулай итеп, “Дружба” көнбагыштан 100 процент табыш ала. Шуңа да әлеге табышлы техник культураны игүдә районда аңа тиңнәр юк.
Сөт эшкәртеп сатуда да Миякә республика районнары арасында аерым урын тота. Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Ришат Актуганов җитәкләгән Миякә май заводы бүген өч дистәгә якын төрдә сөт ризыклары, йогуртлар җитештерә. “Белое облако” бренды астында республикада гына түгел, Русия киңлекләрендә дә танылу алган Миякә продукциясе — тәү чиратта, мондагы терлекчеләр белән эшкәртүчеләрнең тыгыз бәйләнеше, уртак планнары һәм күп еллар килешеп эшләве җимеше. Шуңа күрә районның авыл хуҗалыгы алдынгыларын олылаган зур җыенда сөт эшкәртүчеләрнең дә урыны түрдә булды.
Чакырылган кунаклар арасында “Россельхозбанк”ның Миякә филиалы идарәчесе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Валерий Вахитов булу да очраклы түгел. Миякәлеләр — бу банк хезмәтләреннән иң актив файдаланучыларның берсе, аларның кредит пакеты 1 миллиард сумга якынлашып килә.
Шул ук, “Россельхозбанк” кредитлаган “500 ферма” программасында да миякәлеләр актив катнаша. Хуҗалыклар ел саен үзләренең техника паркын яңарта. Быелгы ун айда гына район хуҗалыкларына 22 берәмлек яңа техника кайткан, моның өчен 33 миллион сум акча тотынылган. Аеруча, “Маяк”, “Җилдәр”, “Баязит”, “Нива” кебек хуҗалыклар үзләренең техника паркын яңартуда актив эшли. Шунысы куанычлы, аларга яңа аякка басып килүче крестьян-фермер хуҗалыклары да иярә.
Хезмәтенә күрә — хөрмәте, дигәндәй, актив эшчәнлек, матур хезмәт күрсәткечләренә ирешүчеләр күп булганга, тантаналы җыелышта алдынгыларга бүләкләр тапшыру сәгатьтән артыкка сузылды. Алтмыштан күбрәк авыл уңганы кыйммәтле бүләкләргә ия булды, ярышта җиңүчеләргә чемпион тасмалары һәм дипломнар тапшырылды.