-18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 ноябрь 2014, 21:26

Уңышка нигез бүген салына

“Заря” җәмгыятендә техника детальләрен ремонтлауга гына да бер миллион сум бүленгән.Әлшәй районының “Заря” җәмгыятендә көзге эшләр уңышлы тәмамланды. 260 гектарда үстерелгән татлы тамырның куәте 300әр центнердан арта. Көнбагыш 650 гектарны биләде. Аның табышы да хуҗалык өчен зур булмакчы. Зарялылар төп басу эшләрен көзге пычракларга кадәр тәмамлап өлгерде. Бу көннәрдә механизаторлар районда беренчеләрдән булып техника ремонтлауга тотынды.

“Заря” — районда агро­сәнәгать продукциясе җи­тештерүдә “җигелеп” эш­ләүче хуҗалыкларның берсе. Аграр предприятие директоры Наил Әминев сүзләренә караганда, табыш алу күләменең елдан-ел артуы хуҗалык икътисадының тотрыклылыгын саклап калырга ярдәм итә. Әлбәттә, җитеш­терүдә үсеш булмаганда хезмәт хакларын арттыру, базаны үстерү турында сүз алып бару урынсыз.
— Быелгы фаразлар буенча гомум керем 15 миллион сумнан да ким көтелми, — ди Наил Мәсгуть улы. — Көнбагышның тулай җыемын 1500 тоннага җиткердек, ул 15 миллион сумлык табыш кертмәкче. Аны Чишмә заводына озаттык. Көзгә кадәр җыелган барлык бурычны шуның белән капладык. Тиздән татлы тамыр тапшырган өчен 200 тонна шикәр комы алачакбыз. Менә шушы уңышлар безгә алдагы көнгә ышаныч белән карарга, язгы кыр эшләренә яхшырак әзерләнергә мөмкинлек бирә.
Әбдрәшит авылындагы машина-трактор мастерскоенда техника ремонтына тотынганнар. Тимерлектән чыккан “көйле” чүкеч тавышлары еракларга яңгырый. Димәк, үз тимерче аерым детальләргә “җан өрә”.
— Мастерскойда салкын кыш айларында да ремонтчыларга шартлар начар түгел, — ди МТМ мөдире Вәсил Әминев. — Беренче чиратта чылбырлы тракторларның төзеклеге каралачак. Өч “Т-70” һәм биш “ДТ-75” тракторы график буенча ремонтланачак. Аерым бригада культиватор һәм тырмаларны 15 ноябрьгә кадәр тәртипкә китерде дә инде.
Техника ремонтлауга ун механизатор җәлеп ителгән. Белгечләр язгы кыр эшләренә кадәр кирәкле детальләрне төзәтү өчен бер миллион сум таләп ителүен исәпләгән. Әйтергә кирәк, “Заря”ның соңгы ун елда яңа техниканы күбрәк алып калырга тырышуы үзен аклаган. Узган өч елда, мәсәлән, дүрт ашлык комбайны, бер мал азыгы комбайны сатып алганнар. Шуңа күрә аграр хуҗалык җәйге һәм көзге басу эшләренә байтак еллар читтән техника җәлеп итми. Заманча мастерскойда, “КамАЗ”ныкыннан тыш, барлык төр техниканың двигателен ремонтлау мөмкинлеге бар. Монысы, йөзләрчә мең сумны янга калдыру белән беррәттән, башка хуҗалыкларга хезмәт күрсәтеп тә өстәмә табыш китерә. Ремонтчы механизаторлар Рауль Батталов, Рәфис Идрисов, Морат Батталов берничә һөнәргә ия. Ремонтчы бригадалардагы ярыш нә­тиҗәләре буенча акчалата премияләр дә каралган.
— Әлеге вазыйфада озак еллар эшләгән кеше буларак, шундый теләгем бар: элекке һөнәрчелек училищеларының эшен җанландырырга кирәк. Бездә, мәсәлән, бүгеннән слесарь, токарьлар җитешми. Хезмәт хакы да начар түгел. Училище белеме белән эшкә килгән һөнәр ияләре бүген басуда да төп көч булып тора. Авылларда әлеге һөнәр ияләренә ихтыяҗ елдан-ел арта, — ди МТМ мөдире.