+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 декабрь 2014, 21:10

Халыкны малтабарлыкка җәлеп итү — көн таләбе!

Федоровка районында бу җәһәттән уңай тәҗрибә тупланган.Мәгълүм булуынча, 2 декабрьдән Башкортстанда малтабарлык атналыгы үтте. Аның кысаларында оештырылган һәртөрле эшлекле чараларда дүрт көн дәвамында республикада кече һәм урта бизнесны үстерү мәсьәләләре тикшерелде, анык карарлар кабул ителде, стратегик юнәлешләр билгеләнде. Республика йортында исә Рөстәм Хәмитов рәислегендә Башкортстан Президенты каршындагы малтабарлык буенча координацион советның киңәйтелгән утырышы үтте.

Тармак үсешендәге көнүзәк мәсьәләләргә аерым тукталып, Башкортстан җитәкчесе малтабарлыкка халыкны җәлеп итү юнәлешендә эшне бермә-бер җанландыру кирәклеген сызык өстенә алды.
— Малтабарлык безнең җәмгыятьтә аерым урын били. Шуңа да безгә шәхси башлангычлар, кешеләрне икътисади тормышка ныграк җәлеп итү зарур. Кызганычка каршы, әлегә бу җитешми, — диде моңа бәйле Рөстәм Хәмитов.
Бу мең кешегә туры килүче кече һәм уртача предприятиеләр санында да ачык күренә. Әлеге күрсәткеч буенча республика илдә нибары 60нчы баскычны били. Санкт-Петербургта мең кешегә 42 кече предприятие туры килсә, Башкортстанда бу сан 10 белән генә чикләнә.
Дөрес, соңгы ике елда республикада кече һәм урта малтабарлык субъектлары саны буенча сизелерлек үсеш күзәтелә. 2012 елда әлеге күрсәткеч буенча без 39нчы урында булсак, былтыр 11нче баскычка күтәрелдек. Димәк, республика җитәкчелеге моннан дүрт ел элек әлеге юнәлештә җәелдергән колачлы дәүләт сәясәте үзенең анык нәтиҗәләрен бирә башлады, дияргә дә тулы нигез бар. Бу җәһәттән, Президент күп нәрсәнең урындагы властька бәйле булуын да сызык өстенә алды.
Читайте нас: