– Югары нәтиҗәгә эш сыйфатын яхшыртып ирештек, – диде әңгәмәдәшем. – Биредә гаиләбез белән хезмәт салабыз. Мин – зоотехник. Тормыш иптәшем Раилә Солтан кызы – агроном. Улым Илнур – механик. Башкалар да намус белән хезмәт сала. Шулай булмаса, былтыр һәр сыердан еллык уртача савым 5200 килограмм тәшкил итмәс иде. Быел да сынатмыйбыз. Сөтне Иглин районы Красный Восход авылындагы “Молочная радуга” сөт эшкәртү цехына тапшырабыз. Югары сортлы продукция җитештерәбез. 600 баш мал асрала. Шуларның 150се – савым сыеры. Мал санын арттыру бурычы куймыйбыз. Төп игътибарны сыйфатка юнәлтәбез.
Бүген хуҗалыкта 18 кеше хезмәт сала. Күпчелекне якын-тирәдәге авылларда яшәүчеләр тәшкил итә. Алар арасында ирле-хатынлы, аталы-уллы, абыйлы-сеңеллеләр күп. Моның да үз сере бар. Эш хакы – аена 15-20 мең сум. Мөгаен, хуҗалыкка эшкә урнашкан кешенең гаилә әгъзаларын ияртеп алып килүе шуңа бәйледер. Сер түгел, бүген шәһәрдә дә бу кадәр акча алмаучылар бар. Өстәвенә, мохтаҗларга йорт төзиләр. Мондый сәясәт читтән белгечләр җәлеп итү мөмкинлеге бирә.
– Дүртөйле шәһәрендә штукатур-буяучы булып эшләдем, – ди савучы Лилия Әхмәтҗанова. – Танышларым Иглин районына күченеп килергә тәкъдим итте. Эшне озакка сузмадык. Бүген мин – савучы, ирем Виктор Шустиков слесарь булып эшли. Яшәргә йорт тәкъдим иттеләр. Бердәм коллективта үз урыныбызны таптык. Эш хакыннан да, тәкъдим ителгән шартлардан да канәгатьбез. Шундый хөрмәт күрсәтелгәндә сынатмыйча эшләргә генә кала!
Биредә эчкечеләр юк. Хәстәрлекле хуҗа хәмер яратучыларны дәвалаган. Начар гадәтеннән котылып, янә кешечә яши башлаучылар бүген шатланып бетә алмый.
Аңлашыла, мал азыгы хәзерләмичә, югары сортлы сөт җитештереп булмый. Рәҗәп Әсхәт улы бу мәсьәләне дә хәстәрләгән. Хуҗалыкның 1 мең гектар җире бар. Шуның 800 гектары – чәчүлекләр. Быел 1,5 мең тонна сенаж, 1 мең тонна силос һәм 500 тонна печән хәзерләнгән.
Хуҗалык былтыр 650 тонна югары сортлы сөт җитештергән. Мөгаен, уңышның нигезен югары технологияләр, хезмәт салучыларга эш хакын вакытында түләү, яхшы шартлар тудыру тәшкил итәдер. Шулай да, аның төп сере кырыгынчы ел терлекчелек белән шөгыльләнүче Рәҗәп Әсхәт улының үзендәдер. Һәркемгә ихтирамлы һәм игътибарлы хуҗа күн кәнәфидә утырып идарә итми. Әңгәмәдәшем таңнан кичкә кадәр терлек арасында, өлгерлеге белән башкаларга үрнәк күрсәтә. Терлекчеләр, савучылар да хуҗаларыннан калышмаска тырыша.