+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 гыйнвар 2015, 21:45

Авыл киләчәген булдыклы яшьләр билгели

Фрунзе исемендәге хуҗалык мисалында моны ачык күрергә мөмкин.Фрунзе исемендәге кооператив Федоровка районында гына түгел, республика күләмендә алдынгы хуҗалыкларның берсе булып тора. Елдан-ел җитештерү күрсәткечләрен арттырып, яңадан-яңа үрләр яулый. Аңлашыла, хуҗалыкның шушы рәвешле нәтиҗәле үсеше кадрларга бәйләнгән. Бу җәһәттән Фрунзе исемендәге кооператив рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйрүз Галиев чын-чыннан һәркайсы үз һөнәренең остасы булган көчле команда туплаган дияргә тулы нигез бар. Хуҗалык йөген җигелеп тартучы шундый эш атларының берсе — баш инженер Илнур Кантимеров.

Фрунзе исемендәге кооперативта ул Башкортстан дәүләт аграр университетын тәмамлаганнан соң 2000 елдан алып эшли. Тәүдә баш энергетик була. Әлеге вазыйфада исә сигезенче ел хезмәт сала. Илнур Нурфаиз улының нәтиҗәле эшчәнлеге турында шул да сөйли: менә инде берничә ел дәвамында ул районда һөнәре буенча иң яхшысы булып таныла һәм алдынгылыкны бирми.
— Илнур Кантимеров эшкә гаять җаваплы карый. Аның турыдан-туры катнашлыгында барлык техника вакытында һәм сыйфатлы итеп авыл хуҗалыгы эшләренә әзерләнә. Шуңа да һәр мөһим кампания бездә тиешле агротехник срокларда үткәрелә һәм шуның нәтиҗәсе буларак, елның-елында югары уңыш үстереп алына.
Илнур Нурфаиз улы таләпчән булуы белән бергә, хезмәткәрләргә карата үтә хәстәрлекле дә. Шуңа аны коллективта һәркем хөрмәт итә. Гаиләсендә исә үрнәкле ир, әти, тормыш иптәше белән ул үстерәләр. Хуҗалык нәкъ менә Илнур Кантимеров кебек булдыклы, уңган, төпле егетләргә таяна, — ди бу уңайдан Фәйрүз Заһретдин улы.
Әйе, Илнур Кантимеров кебек булдыклы егетләр һәм Федоровка төбәгендәге яшь көчләрне авылга җәлеп итү, аларны үстерү хәстәре күрүче җитәкчеләр булганда тармак яшәячәк, үсәчәк. Хәер, Фрунзе исемендәге хуҗалык мисалында да моны ачык күрергә мөмкин.
Читайте нас: