+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 гыйнвар 2015, 21:03

Өстәлдә затлы ризыгың да булсын

Туймазы кошчылык фабрикасында ай саен 1,5 миллион данә бүдәнә йомыркасы җитештерелә.Хәзерге вакытта “Урал-Идел буе агросәнәгать төркеме” холдингына караган “Туймазы кошчылык фабрикасы” җәмгыяте республиканың азык-төлек базарын сыйфатлы һәм үтемле продукция белән баетуга лаеклы өлеш кертә. Предприятие елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлады. Биредә җитештерүчәнлекне үстерүдә яңа мөмкинлекләрне дә эшкә кушарга җыеналар. Коллективтың бүгенге шартларда нинди уй-ниятләр белән яшәве хакында предприятиенең башкаручы директоры Раил Йосыпов сөйләде.

— Быел Туймазы кошчылык фабрикасына нигез салынуга 50 ел тулачак, — дип башлады ул сүзен. — Без 2006 елдан “Урал-Идел буе агросәнәгать төркеме” компаниясе канаты астында эшлибез. Соңгы чорда коллек­тивның тормышында күп кенә уңай үзгәрешләр булды. Идарә итүче компаниянең хәстәрлеге белән бүген финанс һәм матди ресурслар белән җиткелекле тәэмин ителгәнбез. Ул гына да түгел, ел саен предприятиене үстерүгә, технологик җиһаз­ларны яңартуга 6-7 миллион сум күләмендә инвестицияләр салына. Шуны әйтергә кирәк, безнең корпусларда 80нче елларда җитештерелгән һәм җиһаз корылмалар әле дә көйле генә эшли. Монда инде бездәге инженер-механикларның, оста куллы слесарьларның хезмәте зур. Алар үз көчләре белән электән эшләп килгән линияләрне ка­милләштерүгә ирешәләр, хәтта.
Әлбәттә, безнең эшчән­лекнең үз нечкәлекләре дә бар. Предприятие тавык йомыркасы җитештерүгә махсуслашкан. Бу юнәлештә кошчылар коллективы нәтиҗәле эшли. Элегрәк фабрика елына 88-90 миллион данә йомырка җитештерсә, хәзер без шул күрсәткечне 125 миллионга җиткердек. Күрүегезчә, үсеш бар. Моңа, нигездә, тавыкларның продуктлылыгын күтәрү исәбенә ирешелде. Аныграк итеп әйт­кәндә, бүген без корпусларда асралган һәр 100 коштан көненә 96 йомырка алабыз. Соңгы вакытта кош-корт абзарларын яңа “ЛСЛ-ак классик” дип аталган токым белән тулыландырдык. Бу төр тавыклар бездәге шартларга тиз ияләшә, аларның продуктлылыгы 97 процентка җитә. Яңа кросс белән фабриканы холдинг үзе тәэмин итә. Безнең эшнең нәтиҗәлелеген күз алдына китерү өчен шуны әйтеп үтә алам, әле фабрикада көн саен 460 мең тавык йомыркасы алына. Куллану базарының, халык­ның шушы төр продукциягә булган ихтыяҗын тулысынча каплыйбыз.
— Йомырка һәм кош ите җитештерүдән тыш, сезнең коллектив үсемлекчелек бе­лән дә шөгыльләнә түгелме?
— Әйе, предприятиенең 1400 гектар җире бар. Шул мәйданда бөртекле культуралар үстерәбез. Узган көздә һәр гектардан уртача 28 центнер уңыш җыеп алдык. Аерым участоклар 33-35 центнер төшем бирде. Ашлыкның тулай җыемы 3 мең тоннадан артып китте. Әмма үзебез җитештергән фураж безгә ай ярымга гына җитә. Чөнки җитештерү куәтләре зур булган фабрика кош-корт азыгын да күп тотына. Без озак еллар инде Уфадагы икмәк продуктлары комбинаты белән хезмәттәшлек итәбез, алардан туклыклы, микроэлементлар һәм витаминнар белән баетылган катнашазык алабыз. Асылда, тармактагы уңышлар аларның эшчәнлегенә дә бәйле.
— Раил Даутович, Туймазы кошчылары инде берничә ел производствоның яңа төре — бүдәнә йомыркасы һәм ите җитештерү белән шөгыль­ләнә. Шул хакта тулырак сөйләп үтсәгез иде.
— Базарда шул төр диетик продукциягә ихтыяҗ бар. Идарә итүче компания шушы эшне безнең иңнәргә йөкләтте. Без ялан кошларын асрау өчен өч корпусны үзгәртеп кордык. Хәзер инде бу эштә зур гына тәҗрибә тупладык. Бүген предприятиедә аена 1,5 миллион данә бүдәнә йомыркасы җитештерелә. Бу сирәк очрый торган затлы ризык. Иң мөһиме — бу кошның йомыркасында сальмонеллез юк, шуңа балалар да, өлкәннәр дә аны чи килеш тә эчәргә мөмкин. Өстәвенә, анда витаминнар, файдалы микро-макроэлементлар тавык йомыркасына караганда күпкә артыграк. Япониядә юкка гына балаларны тукландырганда атналык менюга 2-3 бүдәнә йомыркасы кертми торганнардыр. Тик безнең төбәктә, яшәгән халык шушы диетик продуктның кадерен белеп бетерми. Без бу затлы ризыкны әлегә күбрәк эре шәһәрләргә — Екатеринбург, Казан, Санкт-Петербург һәм Мәскәү якларына озатабыз. Әгәр ихтыяҗ булса, бүдәнә йомыркасын җитеш­терүне ике тапкыр арттыра алабыз. Шунысы куандыра, соңгы вакытта бүдәнә итен сатып алучылар күбәйде. Узган ел 10 тонна диетик продукция реали­зацияләгәнбез. Аны күбрәк җәмәгать туклануы пред­приятиеләре — кафе һәм рестораннар ала. Бүдәнә ите җитештерүне тагын да арттыру мөмкинлеге бар.
— Димәк, бүген пред­приятиенең тармакта алдынгы урынны биләве, рентабельле эшләве турында кыю сүз йөртергә була?
— 50 еллык юбилеен билгеләячәк Туймазы кошчылык фабрикасы районның агро­сәнәгать комлексында салымны иң күп түләүчеләрнең берсе булып кала. Коллективта бүген 250 кеше хезмәт сала. Алар тулы социаль пакет белән файдалана. Яңа елда хезмәткә түләүне сизелерлек арттыру күз уңында тотыла. Шундый бурыч куйдык, төп производствода эшләгән операторлар аена 25 мең сумнан ким алмаска тиеш. Пред­приятиенең үсеш перспективасын күреп, хәзер яшь белгечләр дә зур теләк белән безгә эшкә урнашырга килә.
— Югарыда сез холдингта Туй­мазы фабрикасын рекон­струкцияләү буенча зур инвестиция программасы әзер­ләнүе хакында телгә алган идегез.
— Озакламый предприятиене яңарту һәм үзгәртеп кору буенча зур эшләр башланачак. Әлегә Уфа янындагы куәтле “Башкирская” кошчылык фабрикасы модернизацияләнә. Анда эшләр төгәлләнгәч, чират безгә җитәчәк. Идарә итүче ком­паниянең шундый планнары да бар. Бүген илнең куллану базарында тавык ите җитешмәвен исәпкә алып, безнең пред­приятиенең эшчәнлек даирәсен үзгәртүләре дә мөмкин. Туймазы фабрикасын ит тавыклары асрауга махсуслаштыру турында сүз бара. Бу безнең коллектив өчен үсешнең яңа баскычы булачак. Ул вакытта төбәктәге куллану базарында йомыркага булган ихтыяҗны кем каплар, дип хәвефләнергә кирәкми дә. Яңа проект куәтенә чыккан “Башкирская” фабрикасы сәүдә чел­тәрләрен шул төр продукт белән тәэмин итәчәк.
Кыскасы, безнең коллектив бүген яңа өметләр, яңа планнар белән яши. Энергия ресурсларына хаклар өзлексез күтәрелүгә карамастан, икътисади күрсәт­кечләрне яхшырту, продук­циянең үзкыйммәтен арттыруга юл куймау юлларын эзлибез. Чөнки социаль кәрзингә эләккән, базарда зур ихтыяҗ белән файдаланучы үтемле продукция җитештерүебезне яхшы аң­лыйбыз. Шуның өчен дә Туймазы кошчылары җиңел булмаган шартларда азрак чыгымнар белән югары нәтиҗәлелеккә ирешү, күпләп сәүдә итүдә үз өлешен киметмәү максатын алга куя.
Читайте нас: