+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 гыйнвар 2015, 21:23

Аек коллективның анык эше

Миякә районы хуҗалыкларында мөһим кампания оешкан рәвештә бара.Башкортстан геофизикларының ярдәмче хуҗалыгы булган “Маяк” җәмгыяте сөт җитештерү буенча районда гына түгел, республикада алдынгылар сафында. Яңа елның тәүге көннәрендә эш башлаган Миякә районы хакимияте башлыгы, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Ришат Актугановның беренчеләрдән булып “Маяк”тагы терлекчелек комплексы белән җентекләп танышуы очраклы түгел.

— Яңа район җитәкчесенең тәүге көннәрдән үк хуҗалыклар эшчәнлегендә, аеруча бүген иң мөһиме булган мал кыш­лату барышында килеп чыгып торган проблемалар белән танышуы, алар­ны мөмкин кадәр оператив хәл итәргә тырышуы, үзенең эшлекле сәфә­ренә районның әйдәүче белгечләрен җәлеп итүе күңелгә хуш килде, иртә­гәсе көнгә зур өметләр уятты, — ди “Маяк” җәм­гыяте директоры Фәнзил Идрисов.
Фәнзил Мазһар улы үзе дә һәр эш көнен диярлек терлек­челектән башлый. Башкача мөм­кин дә түгел, чөнки Миякә­тамактагы сөт комплексы чын дә­рәҗәсендә заманча пред­прия­тие. Монда бар эшләр дә механикалаштырылган, сыерларны саву, рацион һәм көн тәртибе — барысы да компьютерга фәнни нигез­дә исәпләнгән һәм салынган программа буенча башкарыла. Комплекска университет дипломлы, төпле белемле, югары оештыру сә­лә­тенә ия Венера Ногманова ке­бек белгечнең җитәкчелек итүе дә очраклы түгел. Венера Әхәт кызының эш өстәлендә терлек­челеккә бәйле китаплар һәм бе­леш­мәләр ята, аларның даими кулланышта булуы күренеп тора.
— Мин белемем буенча икътисадчы-хисапчы, шуңа күрә терлекчелек нигез­ләрен үзаллы өйрәнергә туры килә, — ди ул, бу хакта сүз чыккач.
Венера ханымның коллективта вазыйфа буенча гына лидер булмавы да ярылып ята. Яңарак “Ана даны” медале бе­лән бүләкләнгән. Биш баланың хәстәр­лекле әнисе һәм үрнәкле хуҗабикә дә әле ул. Тормыш иптәше Фәнүр Өлфәт улы хатыны җитәкләгән комплекста меха­низатор. Шуңа да теге яки бу йөкне ташуда, махсус агрегат ярдәмендә мал­ларга азык таратуда үрнәкле эшләүдән башка чарасы юк.
Әйткәндәй, Ногмановлар кебек комплекста гаилә белән эшләүчеләр бары­сы да алдынгылар рәтендә. Сыер саву операторы Зөлфия Зөфәр кызы һәм яшь бозауларны тәр­бия­ләүче Радик Барый улы Сөләй­ма­новлар шундый мактаулы гаилә парларының берсе. Алдынгылар турында суз кузгатканда бе­рен­челәрдән булып мал симертү төркемендә күп ел­лар эшләүче, яңарак Башкортстан Рес­публикасының Мактау грамотасы белән бүләк­ләнгән Салават Әхмәтшинны телгә ала­лар. Көн саен 3 тоннадан артык сөт җитештерүче комплекста, әлбәттә, зооветеринария хезмәте югары дәрә­җә­дә. Хуҗалыкның баш зоо­тех­нигы Азамат Мөхәм­мәдиев 100 процентлы үрчем алган белгеч Замир Мәһәдиевны, чир нәтиҗәсендә мал югалтуга юл куймаган ветеринарлар Резеда Габ­ба­сова белән Сәлим Кү­чәрбаевны мактап телгә ала. Быел комплекс коллективы күрше Әлшәй районының Никифар авылыннан килеп эшләп йөрүче Фәнзил Нәфыйков һәм Вәрис Зарипов кебек булдыклы егетләр исәбенә тулыланган.
Миякәтамактагы сөтчелек комплек­сының тагын бер бик мөһим уңай ягын билгеләми булмый. Бу коллектив — үзен­чәлекле аеклык зонасы да булып тора. Эчкечеләргә монда урын юк. Шуңа да эшләре уң миякәтамаклыларның. “Аек­ның эше анык” дип юкка гына әйтмә­гән­нәр.
Читайте нас: