Без барганда Рамил ындыр табагындагы иң зур ангарларның берсендә көнбагыш өемен тәртипкә китерә иде. Монда “кара алтын” тау-тау булып ята. Көнбагышны эрегә-вакка аерып, шунда ук капчыкларга тутыралар. Кайсы — сатуга, кайсы — хуҗалыкның май сыгу цехына озатыла. Әлеге шул “Манитов” ярдәмендә инде.
— Рамил Мәҗит улы тәҗрибәле тракторчы, һәр эшне яратып, җиренә җиткереп башкара, — дип, мактау сүзләре белән генә телгә ала уңган тракторчыны җәмгыять директоры Фәнзил Идрисов.
Рамил эштә генә түгел, тормышта да үрнәкле егет. Авыл мәктәбендә техник хезмәткәр булып эшләүче хатыны Мәрфүзә Шаһидулла кызы белән тату гаиләдә өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Аларның инде “башлы-күзле” булганнары да бар. Иң мөһиме — әти-әниләре кебек эшчәннәр, кечелеклеләр.
Рамил Әхмәдиевка шактый катлаулы чит ил техникасын ышанып тапшыру очраклы түгел. Ул моннан 25 ел элек Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумының механизация бүлеген тәмамлаган, авылда техник яктан белемле егетләрнең берсе. Француз “атын” иярли белгәне өчен генә абруй яуламаган шул инде ул. Авылда ул бер көндә генә барлыкка килми — һәр адымыңнан, кылыгыңнан, сүзеңнән һәм һәр яшәгән көнеңнән җыела.