+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 гыйнвар 2015, 22:43

Маллар саны да, продукция җитештерү дә арта

“Кызыл таң” хуҗалыгы аягында ныклы басып тора.Борай районы терлекчеләре яңа елны яхшы эш нәтиҗәләре белән каршы алды. Авыл халкын шактый кырыс табигать шартлары белән сынаган узган елда алар ит һәм сөт җитештерүдә югары күрсәткечләргә иреште.

Сөт сату күләме 2013 ел белән чагыштырганда 121 процент тәшкил итте. Ит җитештерүдә дә алга китеш бар, былтыр аны борайлылар кулланучыларга 724 тонна озатты. Киләчәктә малчылык тармагын тагын да үстерү күзаллана. Узган елда районда сыер маллары саны аннан алдагы ел белән чагыштырганда 106 процент тәшкил итте, шул ук чорда савым сыерлары 7 процентка артты. Былтыр коопера­тивларда һәм крестьян-фермер хуҗалык­ларында 3071 баш бозау алынган.
Борайда республиканың күп районнарында инде онытылган сарыкчылык та яңадан тергезелде дияргә була. Хәзер берничә кооперативта һәм крестьян-фермер хуҗалыгында бу юнәлеш ныклы үсеш алды. Мәсәлән, шәхси эшкуар Кадим Фәрхетдинов Романов токымлы сарыклар үрчетә, ул аларны 1100 башка җиткергән.

Әлбәттә, мондый уңышлар — районда терлекчелекне комплекслы үстерү нәтиҗәсе. Башкортстанда “500 ферма” программасын кабул итү хуҗалыклар өчен зур ярдәм булды. Шулай ук, соңгы елларда республика җитәкчелеге ярдәме белән басучылык тармагының матди-техник базасы көчәю төрле яклап балансланган ныклы азык базасы булдыру мөмкинлеге бирде. Агымдагы кышлату чорына бер шартлы малга 36 центнер азык берәмлеге тупланды.

Чалкак — районда иң зур авылларның берсе. Монда 400гә якын шәхси ихата исәпләнә. Дөрес, кышкы айларда аларның беркадәресе бушап кала, чөнки олы яшьтәгеләрне балалары алып китә. Шулай да авыл үз йөзен югалтмаган. Монда авыл хуҗалыгы кооперативы һәм урман хуҗалыгы, сәүдә нокталары эшли. Социаль объектлар да сакланган — урта мәктәп, авыл мәдә­ният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, даруханә, китапханә филиалы халыкны хезмәтлән­дерә. “Кызыл таң” кооперативы да — шушы авылда. 90нчы еллар ахырындагы үзгә­решләрдә бераз югалтулар кичергән хуҗалык хәзер аягында ныклы басып тора. Аның карамагындагы 2500 гектар авыл хуҗалыгы җирләренең 1500ендә бөртекле куль­ту­ралар игелә. Калган мәйданнарда кооперативның терлекчелек тармагы һәм шәхси хуҗалыклар өчен күпьеллык һәм берьеллык үләннәр, силос куль­туралары үстерелә. Бер сөтчелек фермасы бар. Соңгы елларда монда малчылык тармагы уңай үзгәрешләр кичерде. Беренче чиратта, ныклы азык базасы булдырылды.
Читайте нас: