Ни аяныч, терлекчелектәге әлеге юнәлештә югалтуларны тергезү өчен байтак ел, матди ресурслар таләп ителә. Ә шәхси хуҗалыкта сыер малы асрау өчен икеләтә тырышлык кирәк.
Авыл ихатасында сыер малы саны нинди урын тота? Аны күпләп асрау өчен нинди каршылыклар бар? Авыргазы районының Морадым авылындагы шәхси хуҗалыкта шушы сорауларга җавап эзләргә булдык.
Сыер малларын, авыл көтүен телевизор экраннары аша гына күргән шәһәр кешесе өчен, әлбәттә, бүген кибеттәге ит тә, сөт продукцияләре дә бик кыйммәт күренә торгандыр. Кызганычка каршы, хәзер байтак авылларда халык саны белән бергә мал тотучылар, терлек саны да кимеде. Проблема анда яшәүчеләрнең картаюында гына микән?
Сөтле сыер сатып алу хәзер кимендә 40-50 мең сумга төшә. Ә мал азыгы өчен күпме чыгым кирәк? Абзардагы терлекне асрауга киткән башка мәшәкатьләр, хезмәт көче бу исәпкә керми, әлбәттә. Әйе, ел саен суярга бозавы, көндәлек сатарлык сөте булса, билгеле, чыгымнарның бер өлеше капланыр да иде. Башкалада яңа суелган сөяксез сыер итенең бәясе кайбердә 400 сумга җитә. Ә бит ул 400 тәңкәнең күп дигәндә 180-200 сумы гына мал үстергән ихата хуҗасына эләгә.