Галимнәр фикеренчә, ХХI гасырда кешелекне ике зур проблема — планетада яшәүчеләр саны арту һәм антропоген факторлар аркасында экологик хәлнең начараюы көтә. Һәм, әлбәттә, алар тагын да глобальрәк мәсьәләне — азык-төлек күләмен һәм аның сыйфатын көн кадагына куячак. Билгеле, байтак илләрдә соңгы уньеллыкларда хәвефсез һәм экологик яктан чиста ризыклар белән туклануга өстенлек бирелә башлады. Шул рәвешле, аграр җитештерү өстенлек иткән илләрдә җирнең уңдырышлылыгын күтәрү проблемасы да планетада азык-төлек ихтыяҗын канәгатьләндерүдә төп юнәлешләрнең берсе булып тора. Узган гасырның туксанынчы елларыннан башлап, Русиядә җирнең уңдырышлылыгын күтәрүдә органик ашлама куллану кими башлады. Аның каравы, яңа икътисади реформалар чорында аграр предприятиеләрнең минераль ашламаларга өстенлек бирүе, табыш алу ягыннан бәяләгәндә, үзен аклады. Әмма, рәсми мәгълүматларга караганда, Русиядәге сөренте мәйданнарның 50 проценты чамасы әлеге вакытта төрле пестицидлар белән пычранган.
Башкортстанда туфракның уңдырышлылыгын күтәрү мәсьәләсе Хөкүмәтнең аграр сәясәтендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе итеп карала. Бүген Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитетында “Башкортстан Республикасында авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгын тәэмин итү турында”гы законның үтәлеше буенча парламент тыңлаулары үтә.
Мөһим чара алдыннан без әлеге Комитет рәисе, Башкортстан Республикасы Башлыгының агросәнәгать комплексын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшчесе, икътисад фәннәре докторы Рәсүл Госмановка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
— Узган елның язында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Башкортстанда мөһим законнар кабул ителгәнче, аның җәмәгатьчелек тарафыннан тикшерелүен, тәкъдимнәр кертүне күз уңында тоткан документка кул куйган иде. Властьның халык фикеренә колак салуы, җәмәгатьчелеккә таянуы, әлбәттә, җәмгыятьнең демократик нигезе яңару турында сөйли. Алдагы “парламент тыңлаулары” да шуңа дәлилме?
— Яңа закон кабул ителгәнче аны парламент тыңлавында каравыбыз, фикер алышуыбыз һәм бәхәсләшеп тә төрле тәкъдимнәр әзерләвебез нәкъ шуны раслый. Парламент тыңлавында шушы закон үтәлешен караячакбыз. Проблема бар. Алда тәкъдим ителәсе таблицадан күренүенчә, туфракка минераль һәм органик ашламалар кертү күләме республикада аграр җитештерүне 2020 елга кадәр үстерү программасына туры килми.