+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 февраль 2015, 21:38

Тимерлектә учак сүнми

Тәтешле районында техника ремонтлау оешкан төстә бара.Басуларда әлегә калын кар юрганы ятса да, көннән-көн яктырак елмайган кояш игенче күңелен кырларга тарта. Авыл кешесе урак тәмамлану белән язгы кыр эшләрен кайгырта башлый.

Тәтешле районы механизаторлары да “корыч ат”ларны һәм җир эшкәртү корылмаларын көздән үк ремонтлый башлады. Моның өчен хуҗалыкларның машина-трактор паркында ремонт бригадалары төзелде, эш күләме билге­ләнде. Әлеге вакытка 287 трактор, 248 чәчкеч, 177 культиватор әзерлек сызыгына бастырылган. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе баш инженеры Аленардо Бәсимов әйтүенчә, язгы чәчүдә 154 дым каплату, 112 культивация, 85 чәчү, 44 күпьеллык үләннәр чәчү, 49 кәтүкләү агрегаты катнашачак. Беренче апрельгә кадәр калган техника һәм тагылма инвентарь да әзерләнәчәк.
Көздән үк 6140 тонна орлык кондициягә җиткерелеп салып куелган. Шулай ук уҗым культураларының 1960 тонна күчмә фонды һәм 40 тонна күпьеллык үләннәр орлыгы тупланган. Төбәктә гектар куәтен күтәрүгә дә игътибар зур. Бу җәһәттән сыйфатлы орлыклар булдыру аерым урын алып тора. Әлеге вакытка аларның 10,1 проценты элита һәм бу эш дәвам итә.
“Урал” кооперативы язгы кыр эшләрен ел саен районда берен­челәрдән булып башлый. Машина-трактор мастерскоенда ремонт эшләре ел әйләнәсенә тукталмый. Быел Ирек Бәдертдинов җитәкләгән бригада механизаторлары аеруча активлык күрсәткән. Берничә көннән трактор ремонтлау тәмамланачак. Башка бригадалардан да техниканы ремонтка үзәккә китерәләр. Тракторчыларга туклану, ял итү мөм­кинлеге булдырылган.
“Урал” кооперативы — аягында ныклы торучы хуҗалыкларның берсе. Монда язгы кыр эшләре чорында 2400 гектарда — бөртекле һәм кузаклы, 700 гектарда мал азыгы культуралары һәм берьеллык үләннәр чәчү планлаштырылган. Аларга 1000 гектарда күпьеллык үләннәрне тырматып тукландыру эшләре дә өстәлә. Кооперативта узган елда гектар көче уртача 17 центнер булды. Быел да аларның ирешелгәннән чигенергә исәбе юк. Шуңа күрә барлык эшләрне төгәл һәм вакытында башкарырга тырышалар. Уңыш нигезе булган орлыклар да тулысы белән чәчү кондициясенә җиткерелгән. Хуҗалыкта аларның безнең якта югары уңыш бирергә сәләтлелеген исбатлаган ышанычлы сортларын кулланалар, даими рәвештә элита орлык чәчәләр. Быелгы чәчүгә дә 12 тонна элита арпа кайтарганнар, тагын алырга исәплиләр. Әмма игенчеләрне борчыган мәсьәләләр дә да юк түгел. Җирләрнең үзенчәлегенә бәйле рәвештә, Тәтешле районында аны эшкәртүгә ягулык-майлау материаллары, башка районнар белән чагыштырганда, 10 проценттан артыграк сарыф ителә. Минераль ашламалар кулланмыйча югары уңыш алуга исәп тоту мөмкин түгел. Ягулыкка, запас частьларга һәм ашламага хакларның туктаусыз күтәрелүе игенченең бәкәленә суга. Мәсәлән, катлаулы ашламаның бер тоннасы 18 мең сумга җиткән. Гектарына 50 килограмм гына кулланганда да ул шул ук “Урал” кооперативына 200 тоннадан артыграк таләп ителә. Гомумән, шушылар өчен генә дә язгы кыр эшләре чорында хуҗалык аз дигәндә 8-9 миллион сум акча сарыф итәргә тиеш була. Техника паркын да яңартып торырга кирәк. Без килгәндә кооператив рәисе Фирдүс Әүхәдиев Омск шәһәрендә җитештерелүче чәчкечләр сатып алу турында телефоннан сөйләшә иде. Өч чәчкечле СКП- 2,1 комплексы узган елда 462 мең сум торса, быел аның өчен 697 мең сум сорыйлар.
Хуҗалык бүген 4 тонна сөт сата. Беренче карашка, кооператив җитеш, мул тормышта яшәргә тиеш кебек. Әмма соңгы айларда хаклар күзгә күренеп артканда, җитештерелгән продукцияне сату бәясе андый тизлектә үсмәде.
Читайте нас: