“АктанышПромСтрой” җәмгыяте, ПВХ нигезендәге полимер калдыкларын эшкәртеп, аларга икенче гомер бирү белән шөгыльләнә. Ягьни тарттырылып эшләнгән түшәмнәр, пластик тәрәзәләр өчен кирәк-ярак җитештерә.
— Бүген пластик тәрәзәләр җитештерүче, шулай ук түшәм эшләүче оешмалар адым саен диярлек. Ә менә аларга кулланма материаллар җитештерүчеләр аз. Без шул юнәлешне сайладык. ПВХ калдыкларын сатып алып, аларны эшкәртеп, ваклап, эретеп, әлеге чималдан кирәк-ярак әзерлибез, — ди оештыручыларның берсе Камил Дәүләтшин.
Калдыкларны төрле төбәкләрдән, хәтта Казахстаннан ук кайтаралар икән.
— Тарттырылган түшәмнәр дә, пластик тәрәзәләр дә бүген ныклы кулланылышка керде. Әмма кирәк-яракны җитештерү өчен чимал бик кыйммәт. Безнеке исә икенчел чимал булып исәпләнә, ягъни инде кулланылышта булган материалны эретеп эшләнгән. Шуңа күрә аның хакы да җитештерүчеләр өчен отышлырак, ә сыйфат ягыннан ул берни белән дә аерылмый, — ди Камил Рәшит улы.
Цех өчен урынны Яңа Актанышбаш авылында сайлаганнар. Шәһәрдән 25 чакрым ераклыкта урнашса да, олы юлга якын булуы отышлы.
Эш гаражлар территориясен чистартудан, түбәне, электр челтәрләрен алмаштырудан, яңа тәрәзәләр, ишекләр куюдан башланган. Аннары — кадрлар туплау, бу уңайдан проблема булмый, чөнки Яңа Актанышбаш зур авыл булса да, мәктәп, балалар бакчасы, ФАПтан башка эш урыннары юк. Шуңа да яхшы гына хезмәт хакы вәгъдә иткән оешмага килергә теләүчеләр күп була.
— Бездә якынча 25 кеше эшли, күбесе Яңа Актанышбаштан, шулай ук күрше Куян, Редькино авылларыннан да килеп эшләүчеләр бар. Җитештерү тулы куәткә барганда эш өч сменада оештырыла. Тәүлегенә уртача 20 мең метр багет, ягъни 50 метрдан торган 400 төргәк әзерләнелә, — дип цех белән таныштыра Камил Рәшит улы.
Яңа Актанышбаш егете Ленар Гәрәев та биредә эшли. Авылларында шушындый кечкенә завод ачылуга ул бик шат. Эш авыр түгел, уңай шартлар тудырылган, җылы, якты, рәхәтләнеп эшләргә генә кала, ди ул.
“АктанышПромСтрой” җәмгыятен оештыручы егетләр шәһәрнеке булса да, авылны якын иткәннәр. Иганәчелек белән дә теләп шөгыльләнәләр. Әйтик, балалар бакчасына йөрүче нәниләргә Яңа елга бүләкләр әзерләгәннәр, авыл мәчетенә пластик тәрәзәләр куйганнар, тарттырып түшәмнәр эшләгәннәр, авылда яңа обелиск төзүгә дә акча бүлгәннәр, былтыр көз Курый авылында гарасат узгач, авыл халкына ярдәм иткәннәр. Авыл Советы алардан бик канәгать. Җирле казнага салым кертүдән бигрәк, дистәләгән кешене эшле иткән өчен шат алар. Гадәттә, эшне шәһәрдән эзләргә, 25-30 чакрым йөреп эшләргә мәҗбүрбез, ә монда эш авылга үзе “килде”, диләр.
— Авыл Советының янгын сүндерү машинасы өчен егетләр шушы бинадан урын бүлде, аны тиешенчә итеп эшләде, ишек куйдылар. Машина хәзер җылыда, суы туңар дип куркасы юк. Мин шуның өчен аларга бик рәхмәтле, югыйсә, бу безнең өчен зур проблема иде. Клуб, балалар бакчасын үз канаты астына алдылар, — ди Шушнур авыл Советы җитәкчесе Фәридә Ганиева.
Менә шулай, шәһәр белән авыл бер-берсенә ярдәм итеп, бер-берсен тулыландырып яши. Бу очракны шәһәрнең авылга якын булуының уңай мисалы, дип авыз тутырып әйтергә була.