+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 март 2015, 21:19

Төбәкнең таянычы

Кушнаренко районының Яңа Гомәр авылы зур түгел: аның катнаш урманга терәлгән киң, матур бердәнбер урамында барлыгы 80 өй, 115ләп кеше гомер итә. Авылда өч фермер хуҗалыгы бар. Күптән түгел шуларның берсе эшчәнлеге белән якыннанрак таныштык.

Зөфәр Газизов җитәкләгән крестьян-фермер хуҗалыгының нигез ташы моннан алты ел элек салынган.
— Әтиләребез гомер буе хезмәт салган, үзебез озак еллар эшләгән “Алга” хуҗалыгы таркалгач, баштагы мәл­ләрдә аяк астыбыздагы җир убылгандай, күнегелгән тормыш-көн­күрешебезнең асты-өскә кил­гәндәй тоелды, — ди Зө­фәр Әнәс улы. — Хезмәт яшендәге авылдашларымның күпчелеге эш эзләп Себер якларына чыгып китәргә мәҗбүр булды. Иген үстерүче, басу тәрбияләүче калмады, шуңа бәйле мал асрау да бик авырлашты.
Энем Венер белән уйлаштык-уйлаштык та, килеп туган шартларда крестьян-фермер хуҗалыгы оештыру дөрес карар булыр дигән уртак фикергә килдек. Моның өчен, әлбәттә, коры теләк кенә аз булуын яхшы аңлый идек, шуңа, җиң сызганып, башлангыч капитал туплау эшенә керештек. Энем шул максатта Себергә эшкә урнашты, мин исә иске ”КамАЗ” машинасы сатып алып, аны төзәтеп, йөкләр ташый башладым. Үзебезнең 13 гектар пай җиребез бар иде, шуңа кушып, район хакимияте 45 гектар бирде, янә 12 авылдашымның пай өлешләрен килешү нигезендә арендага алдым. Бүгенге көндә 130 гектар җир эшкәртәбез.
“Газизов” крестьян-фермер хуҗалыгының тора-бара техник куәте арта. Бүген Зөфәр Әнәс улының үз куллары белән заманча итеп төзелгән гаражында “КамАЗ” машинасын, өч ашлык җыю комбайнын, ике “ДТ-75”, бер “Беларус” тракторын һәм бихисап җир эшкәртү җайлан­маларын күрергә була.
Алтын куллы Газизовлар барлык төр авыл хуҗалыгы техникасын да, хәтта двигатель­ләрне дә үзләре төзәтә. Район хуҗалык­ларыннан нинди дә булса техника ремонтлауны үтенеп килүчеләр булып тора, фермерлар аларга кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтүдән баш тартмый икән.
— Энем Венер белән 22 яшьлек улым Илмир һәр эштә алыштыргысыз ярдәмче­ләрем, — ди Зөфәр Әнәс улы. — Алар икесе дә вахта ысулы белән Себердә эшли: бер ай анда, бер ай авылда хезмәт сала. Бер генә чәчү һәм урып-җыю кампаниясе дә алардан башка үтми. Минем тагын бер бик булдыклы, уңган эшчем бар. Авылдашым, киң профильле механизатор Илшат Шаһиев хакында әйтүем. Ул — техниканың һәр төре белән уртак тел таба белүче, трактор-машинаның ничек гөрелдәвеннән үк дөрес “диагноз” куярга сәләтле оста. Һәр эшкә җаваплы каравы өчен дә хөрмәт итәм мин аны.
Газизовларның фермер ху­җалыгы, нигездә, игенчелек белән шөгыльләнә. Бодай, арпа, карабодай үстерәләр. Җыеп алынган уңыштан пайчыларга да тиешле күләмдә өлеш чыгаралар. Яңа Гомәрдә Зөфәр Әнәс улы хакында бары тик җылы сүзләр генә ишетергә мөмкин. Фермер кышын тракторы белән авыл урамнарын кардан чистартса, язын бәрәңге бакчаларын сөрә, көзен исә салам китерә. Гомумән, яше-карты ярдәм сорап килсә, беркемнең дә үтенечен кире какмый ул, көченнән килгәнчә булыша.
Зөфәр Әнәс улының тормыш иптәше Ирина күрше Иске Тукмаклы авылындагы мәктәптә инглиз теле укыта. Эшкә киткәнче, ихатадагы ике сыерны саварга да, 30 баш сарыкны карарга да, кош-кортка җим салырга да өлгерә ул. Кичен мәктәптән кайткач та бетмәс-төкәнмәс йорт мәшәкатьләренә чума.
Ирина һәм Зөфәр Газизов­ларның уртанчы кызлары Айсылу 11нче сыйныф укучысы, ә төпчекләре – 6 яшьлек Алия Иске Тукмаклы балалар бакчасына йөри.
— Туган авылымның килә­чәге хакында борчылмый гына уйлана алмыйм, — ди Зөфәр Әнәс улы. — Күзгә күренеп кечерәя бит авылым. Авылдаш­ларымның күбесе — лаеклы ялдагы кешеләр, яисә җәйгелеккә шәһәрдән кайтып яшәүчеләр. Яңа Гомәрдә мәктәп бетерелү дә күңелне кырды. Балалар күрше авылга йөреп укый.
Мал асраучылар саны да елдан-ел кими. Алты ел элек, безнең фермер хуҗалыгы эш башлаганда, үстергән уңышы­бызның күп өлешен авылдашларым алып бетерсә, хәзер игенчелек продукциясен кемгә сатарга белмибез. Алыпсатарлар килә, әлбәттә. Тик алар күпме тир түгеп үстерелгән игенне бик арзан хакка алып китәргә омтыла шул. Ашлыкны, без, җир эшкәртүчеләрне, бөлдермәслек, дөрес хак белән, кабул итү үзәкләре барлыкка китерелсә, яхшы булыр иде.
Әңгәмә барышында Зөфәр Әнәс улы крестьян-фермер хуҗа­лыгын зурайту, арендага тагын 150 гектар җир алып, терлекчелек тармагы белән җитди шөгыльләнү турында хыял итүен әйтте. Нәкъ менә шул максат белән элекке колхозның хуҗасыз таркалуга дучар булган ферма бинасын да, ашлык саклау амбарын да сатып алган ул.
— Тик хәзер мал чалу махсус җиһазландырылган цехларда гына башкарылырга тиеш. Без, авыл кешеләренең эшенә аяк чалу түгелме соң бу? — дип борчылуын белдерде ул. — Моңа кадәр хәләл көчеңне түгеп үстергән малыңны үз ихатаңда суеп, ветеринардан тиешле белешмә алып, итне сатып, акча юнәтеп була иде. Хәзер авыл кешесе малын чалыр өчен, машина яллап, әллә ничә чакрым ераклыктагы цехка алып барырга, әлеге эшне башкарган өчен кемгәдер акча түләргә тиеш була бит. Мондый шартларда авылда мал асраучыларның тагын да азаячагы көн кебек ачык.
Зөфәр Әнәс улы җир эшкәртү, иген үстерү – бер­дәмлек, күмәк көч таләп итә торган эш дигән фикерне куәтли. Килеп туган шартларда фермерларга, шәхси ихата хуҗа­ларына үстергән, җитештер­гән продукциясен сату өчен махсус кооперативларга берләшүнең заман таләбе икәнлеген дә инкарь итми ул, тик бу проект­лар­ның кайчан тормышка ашачагы гына аның кебек җир эшкәртү­челәр өчен әлегә билгесез булып кала.
...Тиздән шатлык-борчулары, бетмәс-төкәнмәс эш-мәшә­кать­ләре белән тагын бер чәчү сезоны башланачак. “Газизов” крестьян-фермер хуҗа­лыгы аны яхшы әзерлек белән каршы ала: бөтен трактор-машиналары, тагылма җайланмалар басуга чыгу өчен үз сәгатен көтә. Чәчү вакытында Газизовлар елның-елындагыча ике сменада эшләячәк. Илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә кечкенә булса да өлеш кертүне изге бурыч итеп саный игенчеләр династиясен дәвам итүчеләр.
Читайте нас: