Мәгълүм булуынча, быел чәчүлек мәйданнары узган елдагыдан 56 мең гектарга арттырылып, 3 миллион 150 мең гектарга җитәчәк. Шуның 2 миллион 46 мең гектарын сабан ашлыгы культуралары биләячәк, дип планлаштырыла. Билгеле ки, куелган максатка ирешүдә Хөкүмәт ярдәменең ни дәрәҗәдә булуы мөһим. Русия Хөкүмәтенең узган елның сентябрендәге карарына ярашлы, федераль бюджеттан төбәкләргә акча бары тик алар үзләре кабул иткән күрсәткечләргә ирешкән очракта гына бирелә. Планлаштырылган индикаторлар үтәлмәгәндә, төбәкләр федераль казна биргән средствоны үз бюджеты исәбеннән кайтарырга тиеш булачак. Димәк, Башкортстан аграрийлары кабул ителгән Дәүләт программасындагы һәр күрсәткеч өчен көрәшергә тиеш дигән сүз. Һәм бу быелгы язгы кампания алдыннан җаваплылыкны тагын да көчәйтергә кирәклегенә басым ясый.
— Авыл хуҗалыгы җитештерүендә республиканың көньяк урман-дала зонасына игътибарны күбрәк бирүебез очраклы түгел, — диде конференциядәге чыгышында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Илдар Тимергалин. — Узган елда тулай авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең 28 проценты әлеге зонага караган 11 районга туры килде. Шулай ук, ашлыкның — 30, көнбагышның — 25, бәрәңге һәм яшелчәнең 23 проценты алар өлешенә туры килә. Биредә игенчелек һәм терлекчелекне яңа технологияләр нигезендә үстерү мөмкинлеге зур. Әлеге вакытта республикадагы сыер малының — 30, сөт җитештерүнең 26 проценты көньяк урман-дала зонасы районнарына туры килә. Үткән елда аграр тармакка бүленгән сумманың өчтән бер өлеше, ягъни 2 миллиард сум чамасы акчаның шушы зонага караган районнарга бирелүе, шулай ук сезгә, ярдәм белән беррәттән, таләпләрнең дә көчлерәк булуын күрсәтә.