Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәсе баш агрономы Татьяна Лисицына бу вазыйфада язгы чәчүне тәүге тапкыр каршылый. Әмма тармакта егерме еллап тәҗрибәсе булган белгеч кыр эшләренә әзерлек торышын анык күзаллый.
— Быелгы кыр эшләренең шактый катлаулы шартларда үтәчәге сизелеп тора, — ди Татьяна Ивановна. — Моның сәбәпләре күптөрле. Әмма кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгачагыбызга шикләнмим, моның өчен бездә чәчү материалы да, техник куәтләр дә җитәрлек.
Бөртекле сабанашлык культураларын районда 34 мең 421 гектарда чәчү планлаштырыла. Сызма техник культуралар 20 мең гектарга якын мәйданны биләп, шуның 7503 гектарында шикәр чөгендере үстереләчәк. Мал азыгы культураларына исә 21 мең гектардан артыграк мәйдан бирелә.
Әлеге максатка ирешү өчен хуҗалыкларда ныклы җирлек булдырылган. Атап әйткәндә, 7376 тонна иртә бөртеклеләр орлыгы тупланган — бу таләп ителгән күләмдә. Бөртеклеләрнең элита орлыгы 280 тонна тәшкил итә. Таләп ителгән шикәр чөгендере орлыгын кайтарту буенча хуҗалыклар алдан килешүләр төзегән. Күпьеллык мал азыгы культуралары мәйданнарын яңарту максатында — 65 тонна, ә берьеллык үлән чәчү өчен 220 тонна үлән орлыгы хәстәрләнгән. Хәзерге вакытта орлык материалын чәчү стандартларына җиткерү буенча эш дәвам итә, эшкәртү өчен химик препаратлар туплана. Тоташ алганда, үсемлекләрне саклау чаралары 73 тонна күләмендә таләп ителә, шулардан орлык агулау препаратлары — 3 тонна, гербицидлар — 68 тонна, инсектицидлар 2 тонна тәшкил итә.
Үткән еллар тәҗрибәсе күрсәтүенчә, басучылыкта химик минераль ашламалар кулланмыйча мул уңышка исәп тотып булмый. Шушы максатта быел аларны элеккедән артыграк сатып алу күздә тотыла, ул физик авырлыкта 2800 тонна тәшкил итәчәк, өстенлек катлаулы ашламага бирелә.
Районда уҗым культуралары зур гына мәйданны били, үткән ел, мәсәлән, 14 мең гектарда — арыш, 3 мең гектарда — уҗым бодае, 488 гектарда тритикале чәчеп калдырылган. Белгечләр уҗым мәйданының яхшы кышлавын билгели: 4675 гектарда уҗымнар — яхшы, 10600 гектарда канәгатьләнерлек дәрәҗәдә. Шул ук вакытта борчылырга да урын бар, мәсәлән, 2485 гектарда уҗымның торышы шәптән түгел. Димәк, кайбер басуларны бозып чәчәргә туры киләчәк.
Язгы кыр эшләрен башкару планына ярашлы, быелгы мөһим кампаниягә район буенча 441 авыл хуҗалыгы агрегаты җәлеп ителәчәк, шуның 147сен — дым каплатуда, 111 агрегатны культивациядә куллану күздә тотыла. Бөртеклеләр чәчүне — 112, сызма культуралар чәчүне 89 агрегат алып барачак.
Раевка шикәр заводы эшчәнлегенә бәйле, районда шикәр чөгендере күпләп үстерелә, дип билгеләгән идек. Бу культураны зур мәйданда игүче хуҗалыклар арасында “Колос-Агро” җәмгыяте аерым урын тота. Аның сөренте җирләре 7800 гектар тәшкил итә, быел шуның 2300 гектарында шикәр чөгендере үстерү күздә тотыла. Технологиягә ярашлы, бу мәйданнарның зур өлешендә туфрак көздән эшкәртеп калдырылган, таләп ителгән күләмдә ашлама кертелгән.
Хуҗалык җитәкчесе Радик Гәрәев әйтүенчә, быел биредә бөртеклеләр мәйданы үзгәрешсез калдырылып, 4200 гектар тәшкил итәчәк, моннан тыш, 300 гектарда — көнбагыш, 200 гектарда кукуруз үстереләчәк. Гомумән, хуҗалык күптармаклы санала, сыер маллары 700 баш тирәсе, шуның 540 башы — савым сыерлары. Шуңа да “Колос-Агро” районда иң күп сөт җитештерүче хуҗалык буларак билгеле. Биредән эшкәртүчеләргә көн саен 4,2 тонна сөт озатыла. Терлекчелек тармагын үстерү максатында хуҗалыкның чәчү әйләнеше структурасында быел мал азыгы культураларына өстенлек бирелә.