+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 апрель 2015, 21:44

Алга карап артка китмәбезме?

Ни сәбәпле Nо-till технологиясе республикада галимнәр теләгән тизлектә таралмый?Белгечләрнең быел яз гадәттәгедән иртәрәк киләчәк дигән фаразы акланмады, күрәсең. Апрель уртасы җитүгә карамастан, республикада басуда эшкә тотынган хуҗалыклар күренми. Ә менә көннәр кинәт җылытып китмәс дип беркем дә гарантия бирә алмый. Ул чагында авылда, чынлап та, көнне төнгә ялгап эшләргә туры киләчәк. Шул ук вакытта, быел җәйнең игенчелек өчен ни дәрәҗәдә уңайлы булачагын фаразлавы да авыр. Галимнәр фикеренчә, Башкортстанда корылык кабатлану ихтималы 42 процент тәшкил итә. Республиканың игенчелек өчен хәвефле зонага керүен исәпкә алсак, уртача уңыш алу гаять зур матди ресурслар сорый. Әйткәндәй, корылыклы елларда республика хуҗалыклары 70 процентка кадәр уңышны алып җиткерми, дигән фикердә Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, профессор Хәлил Сафин.

Әйтергә кирәк, елның ничек килүенә карамастан, республикада авыл хуҗалыгы культуралары эшкәртүдә берничә технология кулланыла. Хуҗа­лык­ларның күбесе, туфрак эшкәртүдә комбинацияләрдән торган алымны куллана. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, җир традицион һәм өстән минималь сөрелә. Соңгы елларда Башкортстанда Nо-till системасы да кулланыла башлады. Бу — чәчүлек мәйданын сөрмичә һәм эшкәртмичә чәчү дигән сүз.
Быелгы кебек фаразлар үзгәреп торган елда бу технологиягә ныграк игътибар бирергә һәм республикада андый мәйданнарны артты­рырга кирәк дигән фикердә галимнәр.
Әлеге алымның үзен­чәлеге һәм өстенлеге нәрсәдә? Рес­пуб­ликаның Авыл хуҗа­лыгы министрлыгында узган киңәшмәдә сүз шул хакта барды.

No-till технологиясен байтак еллар кулланган хуҗалыклар тәҗрибәсе, эш нәтиҗәләре начар түгел. Туфракны сөрмичә һәм эшкәртмичә чәчү, беренче чиратта, җирдә дымны күбрәк саклап калуга булышлык итә, эрозия белән бәйле процесслар кими, туфракта органик матдә — гумус катламы арта һәм продукциянең үзкыйммәте 20-30 процентка кадәр кими.


Nо-till технологиясе көздән басу культураларыннан бу­шаган мәйдан­нарны сөреп эшкәртмичә, орлыкны камыл төбенә чәчүдән гыйбарәт. Әмма бу алым тәүге берничә елда агротехник чара­лар­га гадәт­тәгедән күбрәк акча таләп итә. Гадирәк итеп әйткәндә, ашламаны күбрәк кертергә һәм махсус техника са­тып алырга туры киләчәк. Баш­кортстанда әлеге алымны куллануга һәм аны пропагандалауга аграр галим, фән докторы Хәлил Сафин зур көч салды. Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, әлеге көндә төрле климатик зоналарда Nо-till технологиясе буенча эшкәртелгән мәйданнар 2250 мең гектар тәшкил итә.Әбҗәлил райо­нының “Красная Башкирия”, Стәрлетамак районының “Рощинский” хуҗалыгы, Мәләвез районының “Ашкадар” коо­перативы, Күгәрчен районының “Тәвәкән” аграр предприятиесе, байтак еллар элек шушы юнәлештә эш башлап, бүген бу өлкәдә тәҗрибә мәктәбенә әверелде.
— Nо-till технологиясе турында бәхәсләр зур. Әмма аны беркем дә мәҗбүри куллану бурычы куймый, — диде киңәшмәдә тармак министры Николай Коваленко. — Шул ук вакытта, бу системаны байтак еллар кулланган хуҗалыклар тәҗрибәсе, эш нәтиҗәләре начар түгел. Туфракны сөрмичә һәм эшкәртмичә чәчү, беренче чиратта, җирдә дымны күбрәк саклап калуга булышлык итә, эрозия белән бәйле процесслар кими, туфракта органик матдә — гумус катламы арта һәм продукциянең үзкыйммәте 20-30 процентка кадәр кими. Әмма бу комплекслы чаралар — чәчү әйләнешенең саклануы, туфрак составын яхшыртучы культуралар куллану һәм, шулай ук, химик эшкәртү, камыл төбенә чәчү үзенчәлекләрен төгәл үтәүне таләп итә.
Читайте нас: