-1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 апрель 2015, 21:53

Акча бар, эшлә генә

Федераль ярдәм һәрьяклы акланган, ышанычлы һәм киләчәктә мөһим нәтиҗәләр белән билгеләнәчәк проектларга гына юнәлтеләчәк.Хәбәр ителүенчә, 17 апрельдә Башкортстанда эш сәфәре белән Русиянең авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров булды. Сәфәр барышында ул Кырмыскалы районындагы “Артемида” токымчылык хуҗалыгы эше белән танышты. Уфа районының Цюрупа исемендәге агрофирма басуында тукталып, язгы кыр эшләре барышы белән кызыксынды. “Алексеевский” совхозында бозау һәм сөтчелек фермаларын, теплица хуҗалыгын карады. Көннең икенче яртысында исә Уфада Николай Федоров катнашлыгында сөт терлекчелеген үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте.

Гомумән алганда, Русиянең авыл хуҗалыгы министры республикада тармак эшчәнлегенә югары бәя бирде.
— Республиканың куәтләрен исәпкә алып, Башкортстанда күпкә ирешергә мөмкин. Биредә кешеләр җиргә ябышып ята. Җиңел тормыш эзләп шәһәргә китүчеләр дә сирәк. Мондый төбәк­ләр илдә сирәк, мин бу сүзләрне мәсьәләне яхшы белүче кеше буларак әйтәм, — диде Николай Федоров.
Шул ук вакытта, федераль министр билгеләвенчә, эшләгән кешегә ил казнасыннан тиешле ярдәм дә мотлак булачак.
— Дүрт ай элек аграрийларга өстәмә ярдәм күрсәтү максатында кабул ителгән дәүләт программасына ярашлы, төбәкләргә йөзәр миллион, хәтта миллиард сумлык субсидияләр тәкъдим итәбез. Моның өчен 650 миллиард сум бүленә. Әлбәттә, бу акчаларның нәтиҗәле файдаланылуын телибез, ә моның өчен инициативалар кирәк. Без сездән яңа сөтчелек фермалары төзү башлангычы белән чыгучыларны көтәбез. Традицион яр­дәм күрсәтүдән тыш, инвестиция проектының 20 проценты — федераль, 5 проценты төбәк бюджетларыннан финансланачак, — диде моңа бәйле Николай Федоров.
Аңлашыла, ил җитәкчелеге­нең аграр тармакны үстерүгә шушы рәвешле аерым игътибар юнәлтүе анык максатларны күз уңында тота. Атап әйткәндә, һәр юнәлештә дә ил­нең азык-төлек хәвефсез­леген тәэмин итү бурычы куела. Һәм Николай Федоров билгеләвенчә, күрелүче чаралар нәтиҗәсендә без шушы югарылыкка якынлашабыз. Мәсәлән, ашлык, бәрәң­ге, ши­кәр, үсемлек мае күләме буенча без бу чикне үтеп киткән булсак, балык продукциясе буенча җитеп киләбез. Федераль министр билгеләвенчә, ит һәм ит продуктлары җитештерү күләме буенча да без быел хәвеф­сезлек чигенә чыгарга тиешбез. Киләчәктә исә, гомумән, Русияне итне төп экспортлаучы дәүләт­ләрнең берсе югарылыгына күтәрү максаты куела. Һәм, Николай Федоров билгеләвенчә, әлеге максатка ирешүдә федераль үзәк, тәү чиратта, Башкортстан кебек көчле төбәкләргә таяна.
Әйткәндәй, моңа бәйле ул республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов башлангычы белән Башкортстанда берничә ел нәтиҗәле тормышка ашырылучы “500 ферма” программасына да югары бәя бирде. Аның асылы белән республиканың авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко таныштырды. Ул белдергәнчә, бүгенге көнгә әлеге программага 212 авыл хуҗа­лыгы предприятиесе кушылган, 304 терлекчелек бинасы нигез­дән үзгәртеп корылган, 5600 баш токымлы терлек сатып алынган. Программаны эшкә кушу нәтиҗәсендә югары сортлы сөт җитештерү күләме 40 проценттан 71 процентка кадәр арткан. Программада катнашучы хуҗалыкларда савым күрсәтке­че 11 процентка үскән. Бу исә гомум республика күрсәткечен дә яңа баскычка күтәргән. Моңа кадәр бер сыердан елына уртача 3925 килограмм сөт савылса, хәзер ул 4364 килограммга җиткән. Шул ук вакытта, федераль министр билгелә­венчә, бу да чик булырга тиеш түгел.
— Бүгенге хәл-шартларда без елына һәр сыердан 5,5-6 мең килограмм сөт саву максаты куеп эшләргә тиешбез, — диде ул бу җәһәттән.
Бүген республикада сөт җитештерүдә югары күрсәткеч­ләргә, нигездә, акыллы эш итү­дән бигрәк, сыерлар саны исә­бенә ирешелүен чыгышында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов та сызык өстенә алды.
— Әйе, Башкортстан бүген сөт җитештерүдә илдә әйдәүче төбәк булып тора. Әмма моңа еш кына сан исәбенә ирешелә. Биредә безгә күп нәрсәгә өйрә­нергә кирәк әле. Шул исәптән, акчаларны җәлеп итәргә дә. Бу җәһәттән федераль бюджеттан бүленүче 650 миллиард сумның кимендә 20 миллиард сумы безнең өлешкә тияргә тиеш, дигән фикердәмен, — диде Рөстәм Хәмитов.
Хәер, Рөстәм Зәки улының Башкортстан җитәкчесе вазыйфасында тәүге көннәрдән үк федераль үзәк белән тыгыз хезмәт­тәшлек булдыруга юнәлтелгән дәүләт стратегиясе бу җәһәттән үзенең анык нәтиҗәләрен бирә дә инде. Бу яклап караганда, федераль министрның махсус Уфага килеп, тармак үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрүе үзе үк моңа ачык дәлил. Ягъни, безне санлыйлар, хөрмәт итәләр, таяналар һәм исәплә­шәләр. Шул ук вакытта, төбәккә федераль казнадан субсидия­ләр күләме дә артканнан-арта. Мәсәлән, узган атнада гына ил Хөкүмәте сайтында ит терлекчелеге өлкәсендә авыл хуҗа­лыгын үстерүгә икътисади әһә­миятле төбәк программаларына дәүләт ярдәме турында күрсәт­мәсе дөнья күрде. Аңа ярашлы, Башкортстан әлеге максатта 38,3 миллион сум ярдәм алачак. Бу исә ит юнәлешендәге сыерлар санын 109 мең башка җит­керү мөмкинлеге бирәчәк.

Башкортстан инвалид балаларны укыту өчен белем бирү оешмалары төзергә федераль субсидияләр биреләчәк Русия субъектлары исәбенә керде. Һәм бу максатта бүленгән акчалардан Идел буе федераль округында иң зур өлешне дә Башкортстан алачак.


Янә дә шул: федераль казнадан мондый ярдәм бер авыл хуҗалыгы өлкәсендә генә күзә­телми. Әйтик, Башкортстан инвалид балаларны укыту өчен белем бирү оешмалары төзергә федераль субсидияләр бире­ләчәк Русия субъектлары исә­бенә керде. Һәм бу максатта бүленгән акчалардан Идел буе федераль округында иң зур өлешне дә Башкортстан алачак. Безнең төбәккә 152 миллион 652 мең сум каралган. Шушы хакта күрсәтмәгә ил Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев кул куйды. Респуб­ликаның Мәгариф министрлыгыннан белдерүләренчә, әлеге акчалар 155 гомуми белем бирү мәктәбендә каршылыксыз мохит булдыруга, белем бирү учреж­дениеләренә махсус җиһазлар алуга юнәлтеләчәк.
Йомгаклап нәрсә әйтергә була? Николай Федоровның чыгышыннан аңлашылуынча, илдә бүген акча бар. Әмма ул чын-чыннан эшли торган, киләчәктә мөһим нәтиҗәләр белән билге­ләнәчәк җитди проектларны тормышка ашыруга гына юнәлте­ләчәк. Күп сөйләп, бармакны бармакка сукмаган “эшем ияләре” аларга дәгъва итә алмаячак. Бу җәһәттән Башкортстанга зур өмет һәм ышаныч баглана. Әлеге ышанычны лаеклы дәрәҗәдә аклап, илнең җитештерү тармагын яңа үсеш баскычына чыгаруда әйдәп бару көн таләбе генә түгел, безнең мөһим дәүләт бурычы да булып тора.
Читайте нас: