-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 апрель 2015, 23:06

Шәһәрдә авыл базарларына урын табылырмы?

Республикада шәхси ихаталарда җитештерелгәнне арадашчысыз сату юнәлешендә җитди чаралар билгеләнә.Көннәр җылына башлауга авылда җанлылык та артты. Табигать уяну бакча-басу эшләрендә генә чагылмый. Авылга якын базарларда шәхси ихаталардан ит, сөт, йомырка сатучылар ишәйде. Олы юл трассалары буендагы авылларда исә беренче карлугачлар күренүгә, шулай ук, “бизнесмен” әби-апалар чыгып басты. Берәүләре үз гаиләсеннән артып калганын сатса, икенчеләре фәкать керемне үстерү максаты белән сәүдә итә. Әмма бүген, крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар продукциясенә ихтыяҗ зур булуга карамастан, аларның үзләре җитештергәнне сәүдәгә алып чыгарга мөмкинлекләре чикле.

Аларның күбесе алыпсатарлар “ярдә­меннән” файдалана. Әлеге категориядәге хуҗалыклар җитештергәннең уннан бер өлешен үзләре сата алган очракта да, мөгаен, республика кибетләрендә чит өлкәләрдән китерелгән ит-сөткә урын да калмас иде. Иң мөһиме — керемнең төп өлеше алыпсатарларга түгел, ә хәләл көче белән үз хуҗалыгында җитештерүче крестьянга эләгер иде.
Узган ай йомгаклары буенча берничә санга игътибар итик. Былтыр республикада җитештерелгән сыер малы итенең — 72,3, сарык итенең — 92,6 һәм сөтнең 62,8 проценты шәхси ихаталарга туры килә. Боларның күпме өлешен генә крестьяннар үзләре базарга алып чыгып сата алды икән? Кызганыч, әмма бу очракта, кем әйтмешли, статистика “дәшми”.
“Кызыл таң” гәзитендә бу проблема соңгы елларда күп тапкыр күтәрелде. Хәер, “югарыда”да хәбәрдар түгелләр дип булмый. Ил күләмендә дә хәл шулайрак, югыйсә. Узган елда, мәсәлән, Русия буенча сыер итенең — 61,1, бәрән итенең — 72 проценты һәм сөтнең күп өлеше авыл ихаталарына туры килә. Күренүе­нчә, илдә азык-төлек бәйсезлегенә ирешү һәм импорт продукциясен үзебезнекенә алыштыру турында сүз алып барганда, аграр предприятиеләр янәшәсендә крестьян һәм фермер хуҗа­лыкларына игътибарны бермә-бер көчәйтү таләп ителә. Дәүләт субсидияләренә артык өмет итә алмаслар, әмма үстергәнне, җи­тештергәнне сатуда тәгаен булышлык күрсәтүне көтә крестьян. Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитетында узган киңәшмәдә сүз шул хакта барды.

Олы юл трассалары буендагы авылларда исә беренче карлугачлар күренүгә, шулай ук, “бизнесмен” әби-апалар чыгып басты. Берәүләре үз гаиләсеннән артып калганын сатса, икенчеләре фәкать керемне үстерү максаты белән сәүдә итә. Әмма бүген, крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар продукциясенә ихтыяҗ зур булуга карамастан, аларның үзләре җитештергәнне сәүдәгә алып чыгарга мөмкинлекләре чикле.


Республикада авыл хуҗалыгы пред­приятиеләре, бигрәк тә кече һәм урта малтабарлык субъектлары, җитештергән продук­циянең үтемле булуы нәрсәдән тора? Шул ук вакытта тулай җитештерүдә зур урын тотучы фермер һәм крестьян ихаталары читтә калмасмы? Ниһаять, республикада проблема дәүләт әһәми­ятендә күтәрелә һәм аның, элеккеләреннән аермалы буларак, кәгазьдә генә калмавына ышанасы килә. Әлбәттә, авыл ихаталарына игътибар көчлерәк булырга тиеш, әмма, республикада сәүдә базарында үзебезнең җитеш­терүчеләрнең өстенлек алырга тиешлеге хакында сүз барганда, аларның проблемаларын бер-берсеннән аерып булмый. Республикада кооперацияне үстерү һәм күмәртәләп бүлү үзәкләре оештыру мәсьә­ләсенең дәүләт дәрәҗәсендә күтәрелүе дә раслый моны.
— Җитештерү һәм сату белән шө­гыль­ләнүче кооперативлар булдыру­ның өстенлеге шунда: арытаба сатуга чыгару өчен биредә продукциянең зур партиясен формалаштырып һәм туплап була. Икен­чедән, аларга саклагычларны бергә төзү һәм продукцияне күмәкләп эшкәртү мөм­кинлеге үсә һәм өченчедән, төрле финанс һәм ресурсларны туплау өчен уңай­лырак, — диде киңәшмәдәге чыгышында респуб­ликаның Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Рөстәм Камалетдинов. — Мондый коопе­ратив­ларның кулланучылары — күмәртәләп алучы сәүдә компанияләре, республика сәүдә челтәрләре, кибетләр, базарлар һәм, әлбәттә, гади сатучылар. Бу эшне системага салу авыл продукциясен тизрәк һәм арадашчысыз, крестьянга күбрәк керем калдырып сатарга мөмкинлек бирәчәк.
Чиновникның тәгаен тәкъдимнәре дә игътибарга лаек. Ул җитештерү һәм сәүдә кооперативларын эшкәртүче һәм логистик структуралар өчен уртак булган зур саклагычлар булган төбәкләрдә төзергә кирәк, дигән фикердә. Аерым муниципаль районнарда эшне теге яки бу төр продукция җитештерүгә махсуслашкан хуҗалык­лардан башларга кирәктер, мөгаен. Әйтик, Туймазы районы бәрәңге һәм яшелчә үстерүчеләре белән танылса, миякәлеләр балык һәм бал белән дан тота. Урал аръягында елкы һәм сыер ите, кымыз җитештерүчеләр күп. Республиканың төньяк-көнчыгышында бәрәңге яхшы уңа, әмма аны сату начар оештырылган. Махсуслашучы хуҗалыклар кооперативларга берләшкән очракта, билгеле, уртак проблемаларны хәл итү күпкә җиңеләячәк.
Шул ук вакытта...
Узган елда республикада 1,2 миллион тонна бәрәңге үстерелде. Аның 96,7 проценты шәхси ихаталарга туры килә. Тармак министрлыгы мәгълү­матларына караганда, “икенче икмәк”нең яртысына ихтыяҗ юк. Шул ук вакытта, ел дәва­мында Башкортстанга чит илләрдән һәм башка тө­бәк­ләрдән дистәләрчә мең тонна бә­рәңге кертелә. Сәбәбе — үзебездә саклагычлар җитешмәүдә. Республиканың 20 районында һәм биш шәһәрендә урнашкан бәрәңге саклагыч­ларның гомум куәте 41,1 мең тоннадан артмый.
Узган елда республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы күмәртәләп бүлү үзәкләрен оештыру проектын гамәлгә ашыра башлады. Бу башлангычны илдә яңалык дип булмый. Саратовта, Казанда һәм башка шәһәрләрдә андый үзәкләр башкачарак исемдә йөртелә. Күмәртәләп бүлү үзәкләре тиешле инфраструктурага ия булырга, продукцияне кабул итүдә һәм саклаудагы таләпләргә ветеринар һәм фитосанитария кануннарына җавап бирергә тиеш.
Рөстәм Камалетдинов сүзләренә караганда, башкала янәшәсендә мондый үзәк оештыру өчен Уфа районында, “Урал-М” федераль трассасы буенда 318 гектар җир участогы бүленгән. Аның 60 гектарын үзәк үзе алып торачак. Эшкәртү, сәүдә итү һәм хезмәт­ләндерү мәйданчыклары, склад­лар­ның гомум мәйданы 86 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Жуково авылына якын мәйданда төзелеш эшләренең генераль планы расланган.
— Республикада әлеге һәм шундый берничә үзәк төзү авыл хуҗалыгында җитештерүне арттыруга гына түгел, ә сәүдә базарында үзебезнең экологик яктан чиста продукцияне күбрәк тәкъдим итәргә мөм­кинлек бирәчәк, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтай комитеты рәисе Рәсүл Госманов. — Үзәкне төзүгә гомум инвестицияләр күләме 3,4 миллиард сумга җитәчәк.
Шунысы да мәгълүм булсын: күмәртәләп сату үзәкләренең урындагы җитештерү­челәргә өстенлек биреп эшләве соңгы­ларына табышны күбрәк алырга булышлык итәчәк. Яшелчә-җимеш үстерүчеләр, мәсәлән, үзләренең продукциясен бирегә тапшыргач, моңа кадәр саклау белән бәйле булган югалтуны 20 процентка кадәр киме­тәчәк. Үзәкнең үзендә — 100, ә компаниянең читтәге вәкилләрен исәпкә алганда, ике меңнән артык яңа эш урыны булачак. Әлбәттә, “кара әйләнештә” булган авыл продукцияләре дә легальләш­те­реләчәк.
Саратовта хуҗасы дәүләт булган ике зур базар эшли. Крестьян һәм фермер хуҗалыклары биредә урын өчен түләмичә сәүдә итә. Продукция бәяләрен бер сатучы да үз теләге белән күтәрә алмый. Авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Азат Җиһаншин сүзләренә караганда, республикада әле андый базар юк һәм аны булдыру өчен финанс җитешми. Әмма быел республикада яшелчә саклагыч төзүчеләргә максатлы тотынылган чыгым­нарның 20 процентына кадәрен субсидияләү каралган.
Совет чорында республикада районара базарлар уңышлы эшли иде. Хәзер алар Туймазы һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә генә сакланып калган. Башкалары сатылган, икенче максатларда файдаланыла. Кайчандыр алардан башка сәүдә системасын күз алдына да китереп булмый иде. Әйтергә кирәк, комитетта каралган мәсьәлә, чынлап та, депутатлар контролендә калып, ахырына кадәр хәл ителсә, моңа кадәр үз ихатасында “бикләнеп” яшәгән авыл кешесенә дә ир­тә­гәсе көннең хезмәттә үтәчәгенә стимул бу­лыр иде. Җитештерү­челәргә кооперативларга берләшү, республикада күмәр­тәләп бүлү үзәкләре оештыру кирәклеге турында ачыктан-чык сөйләшү парламент залында гына калмасмы — монысы якын айларда күренер.
Читайте нас: